Мәскәү оккупацияләгән Херсон өлкәсен Русиягә кушу өчен "референдум" оештыра

Херсон. 20 май, 2022 ел.

Әлегә бу чараның кайчан уздырылачагы төгәл әйтелми.

Херсон өлкәсенең Мәскәү билгеләгән җитәкчелеге төбәкне Русиягә кушу турында "референдум" уздырырга әзерләнә башлавын хәбәр итте.

"Без референдумга әзерләнәбез, һәм без аны уздырачакбыз. Херсон өлкәсе карар кабул итәчәк һәм Русиягә кушылачак" дип хәбәр иткән оккупацияләнгән җирләрдә Мәскәүдән куелган хакимият башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов. Ул Telegram-да төбәктә яшәүчеләр "Европа бозыклыкларына һәм мәхәббәтнең илаһи көчен кире кагуга түгел, традицион гаилә кыйммәтләренә һәм безнең уртак тарихыбызга кире кайтырга тели" дип язган.

Әлегә чараның кайчан уздырылачагы төгәл әйтелми. Элегрәк Стремоусов "референдум" көзен узарга мөмкин дип әйткән иде.

1 июньдә Кремль сүзчесе Дмитрий Песков, Донбассның "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләренең, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең булачак статусын, Русия гаскәрләре оккупацияләгән җирләрдә яшәүчеләр үзләре хәл итәчәген белдергән иде.

2022 елның 21 февралендә президент Владимир Путин Донбасстагы вазгыять турында фикер алышу өчен Русия Иминлек шурасының чираттан тыш утырышын җыйды. Иминлек шурасы әгъзалары бертавыштан фетнәчел Донецки һәм Луһански төбәкләренең бәйсезлеген таныды. Шул ук көнне Путин бу хакта фәрман имзалады. 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Сугыш барышында Русия гаскәрләре һәм фетнәчеләрнең хәрби бүлекләре Украинаның көнчыгышындагы һәм көньягындагы җирләрне басып алды.

Донбассның бер өлеше һәм Кырым 2014 елның языннан бирле Украина хакимиятләре контролендә түгел. 2014 елда Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) Русия хәрбиләре уздырган, Русия медиасы "референдум" дип атаган шундый чара нәтиҗәсендә Русия Кырымны аннексияләде. Андый "референдум" нәтиҗәләрен дөньяның барлык илләре дә диярлек танымый.

Мәскәү исә аннексияне тарихи гаделлекне торгызу дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!