Украинага каршы сугыш башлавы өчен Көнбатыш Русиягә чикләүләр керткәч, ил хакимиятләре сер бирмәгән булып кыланды. Март аенда Русия президенты Владимир Путин "Бу санкцияләр Русиягә файдага гына булачак" , дип белдергән иде.
Апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та санкцияләрне мактады. "Иллюзияләр белән яшәп, зәгыйфь урыннарыбызны күрмәгән булуыбыз аңлашыла. Әмма моның плюслары да бар. Гел әйтеп киләм: иң мөһиме, бу санкцияләрне биш елдан да иртәрәк бетермәсеннәр, юкса без тагын җиңел юллар табачакбыз" диде ул.
Тик җитештерү тармагында эшләүчеләр инде санкцияләрнең нәтиҗәләрен сизә дә башлды.
Күптән түгел ит комбинатлары тәкъдим итә торган сатып алу бәяләре түбән булганга, Русия фермерлары терлекләрен иткә тапшырудан баш тарта башлавы хәбәр ителгән иде. Дәүләт ит җитештерүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Сергей Юшин әйтүенчә, итне күпләп сатып алу бәясе төшү рубль кыйммәтләнү белән бәйле. Шул сәбәпле алга таба чит илдән кертелгән чимал тагын да артачак, ди ул. Фермерлар киләчәктә бәянең артуына өметләнә шуңа хәзергә терлекләрен иткә тапшырудан баш тарта диелә.
БУ ТЕМАГА: Русия фермерлары терлекләрен иткә тапшырудан баш тартаАзатлык Татарстанда терлек асраучы, ит эшкәртү белән шөгыльләнүчеләр һәм башка фермерлар белән бу вазгыять һәм санкцияләрнең йогынтысы турында сөйләште.
Зәй районының Ирнә авылында яшәүче фермер Марат Зыятдинов фермерларда Русиядә эчке җитештерүне үстерү күп елларга сузылыр дип фаразлый. Ул 12 гектар җирләрдә сарымсак орлыгы үстереп сата. Санкцияләрнең йогынтысы инде сизелгән. Русия Украинага сугыш башлагач, Германиянең Bayer ширкәте җитештерә торган Украинада лицензияләнгән "Тотрил" гербициды сатудан юкка чыккан. Хәзер басуларына сыйфаты ягыннан начаррак башка бер гербицид сиптерергә мәҗбүр калган, "шуңа басулар быел чүпле", ди ул. Шул ук вакытта фермер гербицидларга бәянең нык артуын әйтә.
— Басудагы бөтен үсемлекне дә юк итә торган, чәчү алдыннан кулланыла торган гербицидлар (алар чүп үләннәрен тулысынча юк итү өчен кирәк) уртача 2,5 тапкырга кыйммәтләнде, мин аны бер литрын 400 сумга сатып ала идем, хәзер ул 1100 сум тора. Шуңа күрә орлыклар бәясе дә кыйммәтләнде, мәсәлән мин үзем җитештергән сарымсак орлыгының бер килограммын былтыр 250 сумга сата идем, быел 300 сумга сатачакмын, чөнки гербицидлар кыйбат, безнең дә эш чыгымлы ди ул.
Зыятдинов санкцияләр игенче генә түгел, терлекче фермерларга да үз йогынтысын ясады дигән фикердә.
Ракет төзүне булдырабыз бит, ә авыл хуҗалыгы техникасын чит илнекен кулланабыз
— Бездә бит күп сөт бирә торган сыерлар юк, аларны Нидерландтан, Маҗарстаннан кертәләр иде. Минем бер танышым да чикләүләр ныклап керер алдыннан көчкә Маҗарстаннан сыерлар кайтартып кала алды. Санкцияләр чит ил техникасы белән эшләүчеләргә дә бәргәндер. Чөнки басуларга карасак – бөтенесе читтән кертелгән, комбайны да, тракторы да. Ракет төзүне булдырабыз бит, ә авыл хуҗалыгы техникасын чит илнекен кулланабыз. Моны үзебездә дә җитештереп була, дәүләт ярдәм итсә, һәм моның белән шөгыльләнсәләр, әлбәттә, ди ул.
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы: Авыл хуҗалыгы турында түрәләр, фермерлар, белгечләр уйланаТукай районы Биклән авылында яшәүче фермер Рафис Билдановның 150 баш үгезе бар. Ул итчелек белән шөгыльләнә. Русия фермерларының терлекләрен иткә тапшырырга атлыгып тормавы дөрес хәлдер, чөнки үзем дә үгезләремне терлек җыеп йөрүчеләргә бирмим, ди ул.
— Алар бит өч сумга алып биш сумга сатмаса, керем ала алмаячак. Ә фермер ник арзанга сатарга тиеш – күпме хезмәт кергән, күпме чыгымы булган. Хәзер терлек асрау җиңел эш түгел, бик чыгымлы, хәтта файданы нык әз китерә торган шөгыль. Мин терлек ризыгын үзем әзерлим: 80 гектар басуда печән үстерәм. Аның бер өлешен сатып, ашлык сатып алам. Бер үгез якынча 6-7 центнер авырлыкта була. Әгәр аны мин тере килеш сатсам, 70 мең сум эшлим, ә үзем суеп сатканда – 100 мең сум, хезмәтемне әрәм итеп, нишләп тере килеш тапшырыйм, – дип сөйләде ул.
Билданов итне сентябрь-октябрь аенда, Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярминкәләрдә сатуын әйтә. Бу чорда ул 30-40 үгезен суеп сата. Узган елга караганда бәяләрне бераз күтәрербез, итнең килограммын 450-500 сумга, сөяксез җирләрен 600-700гә сатарга ниятлим, ди.
— Иткә бәя соңгы ярты елда нык артты, Чаллы базарларында итнең бер килограммы 750-800 сум тора, безнең авылда 450 сум тирәсе йөри, ди ул.
Шул ук вакытта терлекнең үзенә дә бәяләр артты дип аңлата. Билданов үгезләрен бозау чактан алып үстерә, элек бер бозау 18 мең сумга төшкән булса, хәзер кимендә 22 мең сум түләргә туры килә, ди.
БУ ТЕМАГА: Сугыш йогынтысы: Эшсезлек нык артачак, әмма белгечләр аның ничек булачагын фаразлый алмыйБалтач районының Борбаш авылында яшәүче Илшат Гыйлмуллинның казылык ясау цехы бар. Ул аларны ат һәм сыер итеннән, үзе уйлап тапкан рецепт ярдәмендә җитештерә. Җәйге чорда ул көненә 500әр килограмм казылык эшләп чыгара.
Үз продукциясе өчен итне шәхси фермерлардан сатып ала, алар терлеген суеп китерә ди. Шул ук вакытта Тукай районына караганда, Балтачта ит арзанрак тора икән: килосын 300 сумнан бирәләр.
— Әмма барыбер иткә бәя артты: сыер итенең килосы илле сумга кыйммәтләнде, ә атныкы 100 сумга – хәзер 400-450 сум ди ул.
Шул ук вакытта Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә кертелгән санкцияләр дә эшмәкәрнең чыгымнарын нык арттырган.
Безнең бөтен чимал: казылыклар тутырыла торган кабык та, тәмләткечләр дә Европадан кертелә иде
— Бу чикләүләрнең йогынтысы бик зур булды. Чөнки безнең бөтен чимал: казылыклар тутырыла торган тышча-кабык та, тәмләткечләр дә Европадан кертелә торган иде. Мәсәлән 500 метр озынлыктагы казылык кабыгы сугыш башланганчы 8 мең сум тора иде, санкцияләрдән соң бәясе 15 мең сум булды. Бәясе бермә-бер артты диярлек. Аның тәмләткечләре дә, эмульгаторы, өстәмә кушылмалары да читтән кертелә иде. Бу тәмләткечләрне алмаштырырдай кушылмалар Русиядә җитештерелми. Билгеле, алар кыйммәтләнгәч, без дә казылыкка бәяне күтәрдек, сыерныкы да атныкы да бер үк бәядә минем, ярты килограммы 350 сум тора, бер килосы – 700 сум, дип аңлата эшмәкәр.
Суярга терлек сатып алып йөрүчеләр зарлана, терлеккә кытлык чынлап та бар, ди ул.
— Алдагы елларда корылык булды да, ашлыклар бик кыйммәтләнде, кеше терлек санын киметте. Шуңа быел чынлап та терлеккә, иткә кытлык бар диләр, дип сөйли ул.
Санкцияләрдән зыян күрсә дә, Илшат Гыйлмуллин моны "шәп булды", ди.
— Мин бу санкцияләрне тагын да кертсәләр, шәп булыр иде дип уйлыйм, Русия күзен ачып, ниһаять үзе җитештерә башлар иде. Бездә бернинди җитештерү дә калмады. Совет вакытында заводлар булган, эшләгәннәр бит. Шул ук казылык тәмләткечләрен ясауның әллә нәрсәсе юктыр, казылык тутырыла торган "натураль эчәгене" дә Русиядә ясап буладыр. Мәсәлән, мин ала торганы Австриядә җитештерелгән. Әле тагын гранулада сарымсак кушабыз, анысын Кытайдан кертәләр. Санкцияләр вазгыятендә эчке җитештерү артыр дип уйлыйм, чөнки азык-төлек белән Русияне Беларус кына тәэмин итә алмый. Русиянең ничә процент җирендә генә авыл хуҗалыгы бар соң? Русиядә авыл хуҗалыгы юк бит ул. Шулай булгач, бездә продукция дә юк. Эшләсәләр булачак – хәзер ризык җитештерү белән шөгыльләнә башлау өчен иң уңай вакыт. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестәдән башлап, казылыгына кадәр үзебез җитештерә башларга вакыт ди ул.
- 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Европа берлегенең әгъза-дәүләтләре һәм башка илләр Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте. Алар сәясәтчеләргә һәм түрәләргә генә түгел, гади халыкка да нык тәэсир итә.
- Апрель аенда да Азатлык фермерлар белән санкцияләрнең йогынтысы турында сөйләшкән иде. Аерым алганда алар техникага, алмаш детальләргә, ветеринар ярдәм даруларына бәяләр күтәрелүеннән һәм ашлама таба алмауга зарланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!