Русиядә мәктәпләр беренче сентябрьгә тырышып әзерләнә. Сүз гадәти уку елы башына әзерләнү турында түгел, сыйныф сәгатьләрендә дәүләт пропагандасын киң җәелдерүгә әзерлек турында бара. Эш шунда ки, мәктәпләргә Украинадагы сугышны һәм соңгы айларда булган вазгыятьне аңлату өчен методик кулланмалар һәм күрсәтмәләр төшерелде.
Мондый күрсәтмәне Казан мәктәпләрендә дә алдылар. Берничә дистә файлдан торган кулланмаларда Украинадагы сугышны балаларга ничек аңлатырга (Русия хакимияте позициясеннән), НАТОның киңәюе, украиннар "фашизмы", Русиянең Бразилия һәм Мьянма кебек илләр белән беректәш булуы һәм башка пропаганда уйдырмалары аңлатыла.
Бу файллар методик әзерлек ягыннан шаккатыра. Күпбитле аңлату файллары, видеолар, укытучыларга әзер презентацияләр... Моннан тыш Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе дүшәмбе саен укытучыларга "Мөһим әйбер турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дип аталган онлайн-марафон үткәрә, анда да укучылар белән бу турыда сөйләшү әһәмияте аңлатыла.
"Мәктәп сәясәттән азат булырга тиеш"
Казан мәктәпләренең берсендә татар телен укыткан укытучы (ул җитәкчелек тарафыннан басымнан куркып, үз исемен атамаска сорады, Азатлык ул укытучының чын исем-фамилиясен белә, аның уку йортында эшләү фактын раслады) бу күрсәтмәләрне мәктәп мөдире урынбасары җибәрүен әйтте. Бу күрсәтмәләр мәгариф идарәсеннән килгән диделәр, киләсе уку елыннан килгән бөтен материалларны сөйләргә кирәк булачак. Яңа уку елында һәр атна гимннар тыңлау-җырлау һәм менә бу лекцияләр укудан башланачак, укытучыларга җәй буе бу материалларны өйрәнергә, сөйләргә әзерләнергә куштылар, ди ул. Бу файлларны бөтен сыйныф җитәкчеләре өйрәнергә тиеш.
Җитәкчелек безгә тәкъдим иткән материаллар – чеп-чи пропаганда, күрше илгә һәм аның халкына нәфрәт уяту
— Мин бу "яңалыкларны" бик авыр кабул иттем. Мәгариф өлкәсе, укыту сәясәттән тулысынча азат булырга тиеш. Илдә булган сәяси вакыйгалар турында сөйләшми булмый, әлбәттә, ләкин җитәкчелек безгә тәкъдим иткән материаллар – чеп-чи пропаганда, күрше илгә һәм аның халкына нәфрәт уяту. Бу мәктәптә булырга тиеш түгел, мин һич тә моның белән килешә алмыйм, — дип сөйләде безгә татар теле укытучысы.
Ул мәктәп идарәсенә каршы чыгып караган, ләкин аңа "бу мәҗбүри" дип әйткәннәр. Чарасызлыктан ул сыйныф җитәкчелегеннән баш тартырга теләгән, бу очракта аны сәгать санын киметеп, яшәргә яраклы хезмәт хакыннан мәхрүм итәчәкләр дип кисәткәннәр.
Дөресен сөйләрмен инде мин, башкача булдыра алмыйм
— Нишләргә белмим дә, мин хаклык тарафдары, бу әйберләрне укучыларга сөйли алмаячагымны беләм. Дөресен сөйләрмен инде мин, башкача булдыра алмыйм, ләкин бу очракта берәр укучы мине яздырып, аннан "дискредитация" дип мине эзләрлекләрләр дип куркам, — ди ул.
Безнең белән сөйләшкән укытучы сүзләренчә, аның мәктәбендә башка укытучыларның күпчелеге бу пропаганда белән килешә. Аерым сөйләшкән бер хезмәттәше "сугыш вакытында илеңне тәнкыйтьләргә ярамый, хәзер авыр заман, хакимиятне хупларга кирәк" дигәнрәк фикер әйткән. Сугышка һәм пропагандага каршы укытучылар булса да, алар дәшми, курка, эшләре өчен борчыла, ди ул.
Татар теле укытучысы моңарчы мәктәптә бик яратып эшләп килгән, укучылар белән дә уртак тел тапкан. Хәзер ул нишләргә белми, мондый шартларда мәктәптә каласым килми, ди.
Бик күп укучыдан "анда бит фашистлар, анда биолабораторияләр, НАТО безгә яный" дигән сүзләрне ишетәсең
— Иң куркытканы – укучылар арасында да күп баланың бу сугышны хуплавы. Бер яктан, яшь буын телевизор карамый дип уйлыйсың, ләкин чынбарлыкта бик күп укучыдан "анда бит фашистлар, анда биолабораторияләр, НАТО безгә яный" дигән сүзләрне ишетәсең. Каршы булучылар да бар, әлбәттә, араларында Навальный митингларына чыккан яшьләр дә бар, ләкин минем укучылар арасында күбесе сугышны яклый дигән хис туа. Һәм хәзер укытучылар да аларга Украинага каршы сугышның дөрес булуын сөйләргә тиеш булып чыга, — дип сөйләде ул Азатлыкка.
Сыйныф җитәкчеләренә килгән күрсәтмә булуын Азатлыкка башка мәктәптә укыткан бер инглиз теле укытучысы да раслады. Ул безнең сорауларга җавап бирмәде, кыска гына моны "укучыларның баш миләрен юу" дип бәяләде.
"Украинада урыс теле өчен кыйныйлар"
Азатлык мәктәпләргә таратылган кулланмаларны игътибар белән өйрәнеп чыкты. Алар нигездә тулысынча Русия телевидениесе пропагандасын һәм киң таралган уйдырмаларны кабатлый.
"Төп тезислар һәм фактлар" дип аталган документтан кайбер бүлек темалары:
- Дәүләт нацизмы, урыс телендә сөйләшүчеләрне эзәрлекләү һәм үтерүләр
- Көнбатыш илләре Украинаны Русиягә һөҗүм итәргә әзерләп килгән
- Украина белән манипуляция бара, аны Русияне нәфрәт итәргә мәҗбүр итәләр
- Русия армиясе, украин шовинистларыннан аермалы буларак, бары тик хәрби объектларга һөҗүм итә, тыныч халыкны яклый
- Ил сугыш алып барганда, син йә аның белән, йә дошман ягында. Хыянәтчеләрне хәзер аеруча җиңел күреп була
Кулланмаларда шактый агрессив терминология кулланыла, Русия гаскәре һәм сәясәтчеләре каһарман итеп сурәтләнә. НАТОның киңәюе турында 38 битлек текст файлы әзерләнгән, ул инфографика һәм схемалар белән баетылган. Бу файлда Путинның мәгълүм тезислары кабатлана.
"Тарихи материаллар" бүлегендә укучыларга 32 слайдтан торган һәм матур бизәлгән презентация тәкъдим ителә. 9-11нче сыйныф укучыларына юнәлгән бу файлда Путинның 2022 елның 21 февралендә ясаган мөрәҗәгатен тыңларга, аны анализларга тәкъдим ителә. Совет чоры Украинасы слайдында елмайган сурәтләр, матур төсле бизәлеш, ул чактагы уңышлар китерелә, ә менә бәйсез Украина слайдында аклы-каралы моңсу фото һәм бернинди уңышлар күрсәтелми. 2014 ел инкыйлабына аеруча зур игътибар бирелә.
Тагын берничә файл "фейклар тарату"га багышланган. Анда төрле телеграм-каналлар һәм медиа ресурсларында чыккан хәбәрләр һәм аларны "фаш итү" тәкъдим ителә. Кайбер хәбәрләр Русия саклану министрлыгы тарафыннан "фаш ителә", шул рәвешле укучыларга "чынбарлык" аңлатыла икән.
Мәктәпләргә таратылган файлларда видеоматериаллар да бирелә. Аларның берничәсе – Русия телевидениесенең "документаль" фильмнары, башкалары исә – Донбасста яшәүчеләр белән сөйләшүләр. Әлбәттә, барлык сөйләүчеләр дәүләт пропагандасына кирәк сүзләр генә әйтә, Украинаны начар яктан күрсәтеп, Русиягә дан җырлый.
"Мәктәп – хакимият кулындагы көчле инструмент"
Мәктәпләрдә пропаганданы агрессив җәелдерү мәктәпне институт буларак юкка чыгара, мәктәпләр инде мәгариф, белем бирү, тәрбияләү белән түгел, пропаганда белән шөгыльләнә булып чыга, дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.
Балаларның әле тәнкыйди фикер, анализ ясау күнекмәләре юк
— Мәктәпләрдә дәүләт пропагандасын үткәрү – канунсыз һәм әхлаксыз күренеш. Башлангыч, урта сыйныфларда укучы балаларның әле белемнәре күп түгел, тәнкыйди фикер, анализ ясау күнекмәләре юк, аң-зиһеннәре формалаша гына, шуңа күрә алар мәктәптә аңлатканны ничек бар, шулай кабул итәргә мөмкин.
Тарих дәресләре кысаларында да дәүләт пропагандасын аңлату бернинди методикага сыймый, чөнки тарих фәнендә шундый канун бар: 25 ел узмаган вакыйга-күренешләрне тарих буларак өйрәнергә ярамый. Бер буын узгач кына, ул вакыйгаларга бәя биреп була, — дип саный Айсин.
Мәктәпләрдә агрессив пропаганданы җәелдерү – дәүләтнең уку йортларын да яңа "ГУЛАГ" системына кертү күренеше, ди ул. Хәзер белем бирү оешмаларына "шымчылар"ны кертү күренешләре дә күзәтелә, бер университетта конкрет иминлек хезмәтеннән кеше кертелү очрагы бар, ди Айсин. Хәзерге пропаганда хәтта совет вакыты белән чагыштырганда кырысрак бара, ди ул.
Хәзерге Русия режимы гел агрессив рәвештә һөҗүм итәргә, нәфрәт таратырга тиеш
— Болай да деградациягә дучар булган мәгариф системы хәзер менә шул пропаганда аркасында тагын да көчсезләнәчәк. Бу дәвам итәчәк һәм көчәячәк кенә, чөнки бу режимның эчке халәте, табигате. Хәзерге Русия режимы гел агрессив рәвештә һөҗүм итәргә, нәфрәт таратырга тиеш. Мәктәп исә нәкъ хакимият кулында булган көчле инструмент, — дип сөйләде Азатлыкка Айсин.
Русия хакимияте Навальный өндәмәсе белән протестка чыккан яшүсмерләрдән бик курка, аларны яратмый. Шуңа күрә хәзер мәгариф системына зур игътибар булачак, авторитар илдә төп инструмент – пропаганда, каршы булучылар булса – аларга басым ясала, ди сәясәт белгече.
* * *
2022 елның 1 сентябреннән Русиянең барлык мәктәпләрендә "дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында" яңа факультатив курс кертелә. "Мөһим әйбер турында сөйләшүләр" ("Разговоры о важном") дип аталган бер елга сузылган курс "патриотик, әхлакый һәм экологик юнәлештәге" дәресләр циклы дип тасвирлана. Бу дәресләр һәр атна саен (дүшәмбе, беренче дәрес) беренчедән алып унберенчегә кадәр барлык сыйныфларда да үткәрелергә тиеш булачак. Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы хәзер аның кулланмасын барлык төбәкләргә тарата. Яңа кулланмада экология әллә ни күп түгел, аның каравы "патриотизм" һәм "әхлаклылык" төшенчәләре тулып ята.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!