Беларуста "дәүләт иминлеге"н саклау өчен ватандашларның чит илгә чыгуын чикләргә тәкъдим итәләр

Польша-Беларус чигендә мигрантларга каршы дивар

Мондый чикләүләр кемнәргә кагылырга мөмкин дигән мәгълүмат бирелми. 

Беларус хөкүмәте илдән чыгу тәртибенә үзгәреш керткән канун өлгесен әзерләгән. Парламентның көзге сессиясендә каралачак әлеге документка "Зеркало" басмасы игътибар иткән.

Канун өлгесенә ярашлы, Беларус дәүләт иминлеге комитеты читкә чыгулары "дәүләт иминлеге мәнфәгатьләренә каршы" булган кешеләргә илдән чыгуны чикләргә мөмкин. Мондый тыю ярты елга кадәр вакытка кертелә алачак. Документта сүз нинди кешеләр турында баруы һәм аларны бу категориягә нәрсә нигезендә өстәячәкләре турында мәгълүмат юк.

Элегрәк илдән чыгу "профилактик исәптә" булган кешеләргә генә чикләнергә мөмкин иде.

Моннан тыш Беларустан "идарә тәртибенә каршы хокук бозучыларга" карата административ эшләр ачылган кешеләргә дә чыгу тыелачак. Элегрәк мондый тыю бары тик административ штраф салынган һәм аны түләмәгән кешеләргә генә кагыла иде.

Беларусның эчке эшләр органнары һәм саклану көчләре хезмәткәрләре өчен илдән чыгу бары тик аларның җитәкчелеге рөхсәте белән генә мөмкин булачак. Аларга шулай ук "дәүләт иминлек мәнфәгатьләрен тәэмин итү" максатыннан илдән чыгарга мөмкинлек бирмәскә мөмкиннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!