Для начала изучим лексику по теме:
Лексика урока
- эчемлек – напиток; салкын эчемлек – холодный напиток,
- ашамлык – еда,
- ризык – блюдо; җиңел ризыклар – легкие блюда; камыр/ит ризыклары – мучные/мясные блюда,
- яшелчә – овощи,
- җиләк-җимеш – фрукты,
- чия – вишня,
- карлыган – смородина,
- кайнатма – варенье; кайнат – кипятить, отварить,
- өрек – абрикос,
- кавын – дыня,
- сусыл – сочный,
- яшеллек – зелень ,
- суыткыч – холодильник,
- рәйхан – базилик,
- бөтнек – мята.
Your browser doesn’t support HTML5
Мы выбрали двух героев и задали им одинаковый вопрос: "Җәйге чорда нәрсә ашыйсыз?" (что вы кушаете в летний период?):
Your browser doesn’t support HTML5
- аермасы юк – нет разницы,
- искә төште – вспомнил.
Your browser doesn’t support HTML5
- тупларга – собирать, запасаться,
- өстенлек бирәм – отдаю предпочтение,
- телеңне йотарлык – (букв. язык проглотишь) пальчики оближешь,
- даими сатып алучы – постоянный клиент,
- ташлама – скидка.
Ну а теперь проверим понимание текста методом Әйе/ Юк:
- Ринат җәен дә, кышын да бер үк ризык ашый.
- Ул бәлеш, өчпочмак ярата.
- Ринат чиянең кайнатмасын гына ашый.
- Аның хатыны рагуны итсез пешерә.
- Фәритнең суыткычында яшелчәләр гел бар.
- Ул көн саен моцарелла ашый.
- Фәрит яшелчәләрне авылдан ала, ә җиләк-җимешне базардан.
- Фәритнең базарда ташламасы бар.
Подумайте и ответьте на следующие вопросы:
Чей рацион вам близок? Чей нравится больше? Почему?
Продолжим говорить о летнем питании!
Дания – домохозяйка, традиционно раз в неделю она ходит на овощной рынок недалеко от дома и покупает необходимые продукты на неделю. Предлагаем прослушать и прочитать диалог на рынке.
Your browser doesn’t support HTML5
Җиләк-җимеш һәм яшелчәләр базарында
- Дания. Хәерле көннәр булсын!
- Арсланбек. Исәнмесез! Нәрсәләр кирәк?
- Дания. Помидор белән кыярның яхшыларын сайларга булышыгыз әле. Бу помидорлар каян килгән?
- Арсланбек. Болар Азәрбайҗаннан, бик сусыл һәм итләч. Үзем дә шуларны алам. Аерым ашарга да, салатка да бик тәмле.
- Дания. Бәясе күпме?
- Арсланбәк. Килосы 150 сум.
- Дания. Ярыйсы икән. Ике килограмм алам. Кыярны үзебездә үскәнен бирегез әле. Бер килограмм җитә. Яшел үләннән бүген килгәне бармы?
- Арсланбәк. Әйе, менә бу яшел суган, салат яфраклары, хуш исле кинза иртән генә өзелгән.
- Дания. Ничә сум?
- Арсланбәк. Бер бәйләм иллешәр сумнан.
- Дания. Яхшы, һәрберсеннән берәр бәйләм җитә.
- Арсланбәк. Тагын нәрсә кирәк?
- Дания. Җимешләрдән компот кайнатырга телим. Яртышар килограмм өрек, карлыган, чия бирегез әле.
- Арсланбәк. Яхшы, тагын?
- Дания. Җитте, рәхмәт, башкалардан да карыйм.
Поняли ли вы диалог полностью? Задание на лексику, найдите следующие фразы в тексте:
- помогите, пожалуйста, выбрать –
- сочные и мясистые –
- ароматный –
- сорванные только утром –
- по одному пучку –
- хватит –
А сейчас ответьте на вопросы по диалогу:
- Дания кая килде?
- Дания нинди яшелчәләр ала?
- Помидорлар нинди?
- Дания яшеллекләр өчен ничә сум акча түләде?
- Дания өректән нәрсә ясый?
- Арсланбәк яхшы сатучымы?
Прервемся на грамматику. В диалоге выделены окончания бүлем саны (разделительное числительное), которое образуется путем присоединения окончаний -ар/-әр, -шар/-шәр к числительным, отвечая на вопрос ничәшәр? (по сколько):
корень (заканчивается на гласное) + әр/ар: берәр, тугызар.
корень (заканчивается на согласное) + шар/шәр: икешәр, алтышар.
|
- Һәр төркем көймәдә яртышар сәгать йөрде. (Каждая группа каталась на лодке по пол часа.)
- Урыннар җитми, икешәр утырыгыз! (Мест не хватает, садитесь по двое.)
- Бу текстларны кимендә өчәр тапкыр укыгыз. (Прочитайте эти тексты минимум три раза.)
Задание на аудирование
Наша подруга Кадрия – владелец кофейни в центре города, и она рассказала нам, какие напитки клиенты предпочитают летом. Прослушайте запись:
Your browser doesn’t support HTML5
Новые слова:
- үлән чәе – травяной чай,
- тәкъдим ит – предлагать,
- ширбәт – сироп,
- иң күп алынганы – бестселлер.
[текст аудио доступен внизу материала]
Ответьте на вопросы по аудио:
- Быелгы җәй нинди?
- Салкын эчемлек кайсы?
- Айс-латтега нәрсә өстәмиләр?
- Салкын вакытта сөтсез каһвә эчүчеләр эсседә нәрсә эчәләр?
- Ширбәтне кайсы эчемлеккә өстиләр?
А напоследок предлагаем небольшую подборку советов по питанию в летний период:
Майлы ризыкларны еш ашамагыз.
Яшелчә һәм җиләк-җимешкә өстенлек бирегез.
Тозны киметегез. Тозны әзрәк ашасагыз, суны әзрәк эчәсе килә.
Что же, на этом наш урок окончен. Надеемся, что он был полезным и интересным для вас. Как обычно, предлагаем пройти тест для закрепления пройденного материала:
Это был третий урок нашего специального летнего курса, который выходит в течение лета 2022 года. Зайдите сюда, если хотите увидеть другие уроки курса.
У нашего проекта "Әйдә! Online" есть два больших курса для изучающих татарский язык:
Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Вконтакте, Instagram-е, Facebook-е, Тиктоке.
Следите за обновлениями в наших соцсетях, скоро выйдет следующее занятие!