Бу турыда Татарстан экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр итте дип яза "Реальное время".
Пычрану чыганакларын алга таба зарарлыгы дәрәҗәсенә карап билгеле бер тәртиптә исемлеккә тезәчәкләр. Бу эш Татарстанда язын башланган проектны гамәлгә ашыруның икенче өлешендә башкарылачак.
Проект кысаларында язгы ташу вакытында экологлар көн саен төрле урыннардан су үрнәкләрен алган. Бу суны пычрату чыганакларын һәм аларга каршы көрәш ысулларын ачыклау өчен эшләнгән диелә.
Моннан тыш, Татарстан экология министрлыгының сулыкларны саклау бүлеге башлыгы Вячеслав Долгов сүзләренчә, Казансу өстеннән боралак белән очканда тирә-як мохиткә зыян салучы 500дән артык фактор ачыкланган. Моңа елгага якын урыннардагы чүплекләр, авыл хуҗалыгы корылмалары, суга якын җирләрне сөрү, пычрак су агызу да керә. Шулай ук агачларның коруы һәм ярларның агымсу белән юылуы да зыян китерә диелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!