Татарстан депутатлары төбәкләрнең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза бирү тәкъдимен Русия думасына юллауны хуплады

Канун өлгесенә ярашлы, интернетта төбәкләрнең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәтелсә, провайдерлар сайтны томаларга тиеш булачак.

Бүген, 14 июльдә, Татарстан Дәүләт шурасы Русия төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза бирү турындагы федераль канун өлгесен хуплады. Республика тәкъдиме Русия думасына юлланачак.

Канун өлгесен 76 депутат хуплап тавыш бирде. Татарстанның тәкъдимен Русия думасына җиткерү республикадан сайланган Айрат Фәрраховка йөкләнде.

Канун өлгесен Дәүләт шурасы депутаты Александр Чубаров тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бүген төбәкләр мондый җәза билгеләүгә вәкаләтле түгел. Русия төбәкләренең дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәтү канун бозу булып саналмый. Шул рәвешле, Дәүләт шурасы Русия административ кодексынның 20.1 маддәсенә төбәк дәүләт символлары турында язарга кирәк дип белдерде.

Депутатларда бу мәсьәлә сорау уятмады. "Сораулар юк, хуплыйбыз", дигән тавыш килде залдан.

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы депутатлар тагын бер федераль канун өлгесен хуплады. Русия төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән мәгълүмат интернетта чыккан очракта, провайдерлар аны томаларга тиеш булачак.

Русиядә интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар һәм "фейк" яңалыкларны томалау өчен җәза бирү турында канун 2019 елда кабул ителде.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнә. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала. "Фейк" хәбәрләр өчен җәза күләме 30 мең сумнан башлап 1,5 млн сумга кадәр билгеләнгән.

МБХ-медиа мәгълүматына ярашлы, 2019 елда гына да "хакимиятне хөрмәт итмәү" өчен 63 эш ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!