Росстат: Татарстан туучылар саны кимү ягыннан Русиядә өченче урынны били

2022 елда республикада демографик упкын 5 меңнән артып киткән.

Быелның гыйнвар-май аенда, узган елның шушы чоры белән караганда, Татарстанда туучылар 9 процентка кимеп, 1 455 балага азрак туган. Русия төбәкләре арасында моннан да начаррак күрсәткеч бары Мәскәү һәм Краснодар краенда теркәлгән. Бу хакта Росстат китергән саннарда әйтелә.

Май аенда Татарстанда туучылар саны 366 очракка кимегән. Узган елның май аенда 3 266 бала туган булса, быел 2 900 сабый дөньяга килгән.

Республикада туучылар саны кимүе башка айларда да теркәлде. Быелның гыйнвар-май аенда, 2021 елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 1 455 балага азрак туган. Татарстаннан начаррак күрсәткеч Мәскәүдә һәм Краснодар краенда теркәлгән. Мәскәүдә елның беренче биш аенда 3 307, Краснодар краенда 1 841 балага азрак туган. Башкортстанда вазгыять яхшырак. Май аенда туучылар саны 86 балага арткан, гыйнвар-май аралыгында – 701гә кимегән.

Шул ук вакытта Татарстанда үлемнәр саны кими диелә. Биш ай эчендә үлүчеләр саны 979 кешегә азрак булган. Әмма демографик упкын 5 376 очракка җиткән.

Май аенда Татарстанда аерылышучылар саны 125 очракка арткан, өйләнешүчеләр 26га кимегән. Башкортстанда хәл катлаулырак, аерылышучылар 375кә арткан, өйләнешүчеләр 110га кимегән.

2020 елда уздырылган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши.

Быелның март аенда Татарстан һәм Башкортстан туучылар саны белән антирекорд куйды. Узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, Русия төбәкләре арасында иң начар күрсәткеч буенча Татарстан икенче, Башкортстан өченче урынга чыккан.

Моңа кадәр Татарстанда халык саны 2050 елга 500 меңгә кимергә мөмкин дигән фараз ясалды. Әлеге фикерне фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова белдерде.

2021 елда Русиядә халык санының табигый кимүе ил тарихында беренче тапкыр 1 миллион кеше тәшкил итте. Соңгы тапкыр халык саны 2002 елда шулай кискен кимегән иде, ул вакытта табигый кимү 686 мең тәшкил итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!