Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына тиздән биш ай була. "Медиазона" һәм ВВС сугышта Русиянең 4700дән артык хәрбие һәлак булуы дәллиләнүен хәбәр итә. (Украина рәсмиләре инде 38 меңнән артык Русия хәрбиенең үтерелүен белдерә). Биш айга якын барган сугышта Русиянең дәлилләнгән югалтулары икенче Чечня сугышының өч елында һәлак булганнардан артып киткән булып чыга.
Русия бу сугышны "хәрбия операция" дип атау сәбәпле мобилизация игълан ителмәде, ә сугышчылар кирәк. Русия хакимияте үлгәннәр урынына төрле юллар аша яңа кешеләрне сугышка җәлеп итү эшен алып бара.
Татарстан һәм Башкортстанда да ихтыярилардан батальоннар оешты. Ике республикада да икешәр батальон булдырыды. Татарстанныкына "Алга" һәм "Тимер", Башкортстаннарныкына Миңлегали Шәйморатов белән Александр Доставалов исемнәре бирелде. Башкортстаннан инде ике төркем ихтыярилар күптән түгел Украинага сугышка китте. Башта алар хәрби күнегүләр узачак. Татарстаннан "Алга" батальонына керүчеләр хәрби күнегүләргә китте дип әйтелде.
"Важные истории" язуынча, сугышка инде Хезмәт биржасында торучыларны, ягъни эшсезләрне дә кодалый башлаганнар. Аларның барысын да күп акча түләү белән кызыксындырылар. Урта яшьтәге ирләр арасында сугышка китүчеләр ешрак очрый. Соңгы вакытта ихтыяри булып киткән (гадәттә, урта яшьләрдәге) Татарстан кешеләренең һәлак булуы турында хәбәрләр дә артты.
БУ ТЕМАГА: Сугышта үлүчеләр: Татарстан һәм БашкортстанАзатлык Татарстанның Әгерҗе районы Бубый авылыннан ихтыяри булып 22 апрельдә китеп, ике ай сугышып кайткан 41 яшьлек Фәнис Зарифуллин белән элемтәгә керде, әмма ул безнең белән сөйләшергә теләмәде, телефонын куйды. Әнисе Фәридә ханым сүзләренә караганда, ул гел хәмер эчүдә һәм сугыштан кайтканнан бирле әти-әнисе янына да бары бер тапкыр гына килгән.
— Әгерҗенең Биектау авылында яшибез, ул хатыны белән Бубый авылында. Беренче хатыны белән аерылыштылар, бу – икенче хатыны. Беренче хатыны да, үзе дә нык эчте. 14 яшьлек улын һәм 15 яшьлек кызын әниләре эчкәндә күбрәк үзем карыйм. Әгерҗенең социаль яклау бүлегеннән балаларны алып китү белән дә янадылар, ничек тә аларны үземә асрамага (опека) аласы иде, — ди 64 яшьлек Фәридә ханым.
Ул гомере буе сыер саучы булып эшләгән, 55 яшьтә пенсиягә чыккач тагын биш ел фермада каравылда торган.
"Сигезенче сыйныфны бетерүгә фермада сыер сава башласам да, пенсиям 14 мең генә", ди ул. Йортларының да инде 1961 елда ук салынган булуын әйтә.
— Йортны тышлаттырдым, түбәсенә шифер яптык. Малай бер тиен дә акча бирмәде. Бәрәңге бакчасы бар, аны тулсынча утыртмыйм, алты гына сутый утырттым, чөнки үземә генә эшләргә кирәк. Авырга туры килә. Кыяр-помидорлар үсә инде. Үзебезгә җитәрлек барысы да бар. Тавыкларым бар, башка терлек юк. Кыз булыша анысы, әмма аның үзенең өч баласы бар. Алар гаиләсе белән Ижауда яши. Аның тормышы яхшы. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ире пешекче. Абыйсы гына тәртипсез булып чыкты..., — ди ана.
БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан хәрбиенең әнисе: "Улымны күрмәмме дип гел яңалыклар карадым"Фәридә ханым сүзләренчә, улы Фәнисне Украинага үзе оештырып җибәргән.
— Украинага җыендырып җибәргәндә акчасы юк иде, шуңа әни кирәк булды. Беренче тапкыр киткәндә бөтен киемнәрне, ашау-эчүне үз акчабызга сатып алдык. Ирем белән минем пенсия шунда кереп китте. Алмаш киемнәргә кадәр, сабыны, кырына торган әйберләр, ашарга консервлар алдык. Кайткач хисаплашырбыз диде, әмма берни кайтармады. Хәзер акча булгач әни дә, әти дә кирәкми.
Сугышта ике ай булды. 22 апрельдә китте, июнь азагында кайтты. Шуның өчен барлыгы 226 мең сум күчерелгән. Аның банк хисабының бөтен хәбәрләре миңа килеп бара, чөнки ул минем номерны биргән. Менә ике атнада шул акчаны да эчеп бетерде. Хәзер аның хисабында 700 сумнан бераз артык акча гына калган. Балаларына бары 10 мең сум биргән. Эчкәч теле бик пычрак. Әйтмәгәнен калдырмый. Бер каршы сүз әйтеп булмый. Күңел катты аңа. Ул миңа әллә бар, әллә юк. Элек эчми иде. Чечняда хезмәт итеп кайткач шулай күп эчә башлады. Армиядә вакытта Чечняга эләкте. Аннан кайтканнарга ниндидер өстенлекләр дә каралган икән, әмма аның өчен бит документлар тапшырырга кирәк, ул беркая бармады, берни тапшырмады. Бернинди тернәкләндерү булмады.
Украинадан кайткач безгә бер тапкыр гына килде. Берничә сәгать балалары белән сөйләшеп утырды да, кайтып китте. Шуннан бирле килгәне булмады. Балаларына сугышта бик куркыныч булуын гына сөйлде. "Окопта ятканда күз алдыннан китмәдегез", диде. Ул анда булганда гел телевизор карый идем, хәзер бик сирәк кабызам. Кызыксынмыйм андагы хәлләр белән.
Әниләре айнык булса, балалары өйләрендә тора, эчсә – миңа килә. Без бер авылда яшибез. Менә бүген "әни исерек" дип тагын килделәр. Өстәвенә ирем дә беренче дәрәҗәдәге инвалид. Башы эшләми. Аны да гел карап торырга кирәк, — дип үз тормышын тасвирлый Фәридә ханым.
Аның әйтүенчә, Фәнис Украинага үзе теләп киткән.
Украинага баруны үзе карар итте
— Ул ит комбинатында эшләде. Эше дә юк түгел иде, әмма эчкән эшчене кем яратсын? Аннан исәп-хисап эшләрен дә япмыйча чыкты да китте. Украинага баруны үзе карар итте. Башта хәрби комиссариаттан автобус белән Казанга, аннары Дондагы Ростовка алып кителләр бугай. Калганын инде белмим. Бер иптәш малае Сүриягә барган иде. Башта бу да барам дип йөрде, әмма китә алмады. Әллә шул иптәше әйтәкәнне тыңлаганмы, белмим. Монда безнең Тәберле авылыннан 32 яшьлек берәүнең җәсәден алып кайтып алып кайтып күмделәр. Районнан тагын Эдуард Комаров барды. Алар бергә китеп, Эдуард берничә көн соңрак кайтты, — ди ул.
52 яшьлек сунышчы Комаровның Украинадан кайтуы турында зурлап Әгерҗе районы газеты язды.
БУ ТЕМАГА: "Москва" крейсерында яраланган Чаллы егетенең әнисе: "Җитәкчелек дәшми"Ана әйтүенчә, улы хәзер тагын Украинага китәргә җыена. Бу хакта аңа оныгы әйткән.
Акчасы бетте бит инде хәзер, тагын кирәк
— Акчасы бетте бит инде хәзер, тагын кирәк. Алар бер кечкенә генә өйдә 13 кеше торалар. Хатынының әнисе, әтисе, сеңлесе, сеңлесенең балалары һәм башкалар. Аларга аның акчасы гына кирәк, үзе кирәкми.
Әле аның тагын күчәсе акчасы бар, чөнки 22 мең апрель аена, ә 205 мең сум майга булды. Июнь өчен акча июль ахырында күчәргә тиеш. Әллә банкка барып берәр ничек яптырыйммы икән дип тә уйлыйм. Балалары бар бит. Аларны да мәктәпкә киендерергә күп акча кирәк.
Белүемчә, аларга әле тагын аена өч мең сум акча түләнергә тиеш икән. Анысы өчен хәрби комиссариатка барып кәгазь тутырырга кирәк. Чакырганнар хәрби комиссариатка, ул бармаган, — ди Фәридә Зарифуллина.
Комиссариатка Фәридә ханымны чакырып сөйләшкәннәр, акча күчү-күчмәү турында сорашканнар. Акчаның Мәскәүдән килергә тиешлеген әйткәннәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!