Мордовиядәге татар хәрәкәтенә нигез салучы һәм милли эшләрдә даими катнашучы, мөселманнарны яклауда да өлеш кертүче Ирек Биккинин 30 июльдә Казанда Дөнья татар конгрессының VIII корылтаенда катнашмаячак. Апрель аенда корылтайга вәкил буларак сайланган булса да, күптән түгел интернетта "Z" тамгасына каршы посты өчен штрафка тартылганнан соң Биккининга корылтайда катнашмаячагын белдергәннәр. Моны аңа корылайга сайлаган Мордовиядәге Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаев әйткән.
Мордовия Аксакаллар шурасыннан Казанга корылтайга өч кеше барырга тиеш. Бикмаев һәм Биккинин корылтайга делегатлар, ә Рәшидә Ипкаева милләткә керткән өлеше өчен конгресс кунагы буларак барачак дип хәл ителгән. Казанга Ирек Биккинин машинасында барырга килешәкәннәр һәм моны татар конгрессына да хәбәр иткәннәр.
БУ ТЕМАГА: Мордовиядән хокук яклаучы Ирек Биккининны "Z" хәрефен тәнкыйтьләве өчен штрафка тартканнар7 июльдә Биккининны "ВКонтакте"да "Z" тамгасын тәнкыйтьләп фикер белдергәне өчен Мордовиянең Ләмберә район мәхкәмәсе 30 мең сум штрафка тартты. Ул Русия гаскәрен дискредитацияләү (Административ канун бозулар кодексының 203.3нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә гаепле дип тапкан). Карар әле гамәлгә кермәгән. Биккинин бу карарны Мордовия югары мәхкәмәсенә шикаять иткән.
Ирек әфәнде әйтүенчә, бу карардан соң Бикмаев аңа Татар конгрессы корылтаенда катнашмаячаксың дигән.
1982 елда татар тарихын өйрәнә башлаган, 1989 ел башында Казанда Татар иҗтимагый үзәге корылтаенда катнашып, Мордовиядә аның бүлекчәсен булдырган, 1991 елда Мордовия "Якташлар" оешмасын оештыруда катнашкан, һәм 1992 елда Казанда Дөнья татар конгрессын оештыручылар арасында булган һәм аннан соңгы корылтайларда катнашкан Биккининның бары административ җәза өчен генә чарада катнаштырылмавы сораулар тудыра. Азатлык бу хакта аңлатма алыр өчен Аксакаллар шурасы рәисе Шамил Бикмаевка шалтыратты.
Аның белән бер машинада бармыйм, чөнки аннары мине дә аңа теләктәшлек белдерә дип әйтергә мөмкиннәр
— Ирек Биккинин 10 майда интернетта безнең Русия танкларындагы, хәрби техникадагы "Z" тамгасын тәнкыйтьләгән... Аңа 30 мең сум штраф салдылар. Мәхкәмә карары бар. Шуннан миңа "Син шундый кешене Казанга корылтайга алып барасыңмы?" дип әйттеләр. Мин Дөнья татар конгрессы хезмәткәре Марс Тукаевка барысын да хәбәр иттем. Алар хәл итсен.
Апрель аенда, әле Ирек Биккининның "ВКонтакте"дагы язуына кадәр, вәкил булып сайлануы турында карар кабул ителде. Ул корылтай делегаты булып кала, аны беркем төшермәде. Бары аның белән бер машинада бармыйм, чөнки аннары мине дә аңа теләктәшлек белдерә дип әйтергә мөмкиннәр. Конгресстан да миңа "кемне җибәрдең" дип әйтергә мөмкиннәр.
Шуңа мин аңа корылтайга үз машинамда йөртүчем белән барам, ә син бару-бармавыңны үзең кара дип әйттем, — ди Бикмаев.
Азатлык мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, Дөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакировка һәм аның урынбасары Марс Тукаевка да шалтыратып карады, әмма алар телефоннарын алмады.
Дөнья татар конгрессының корылтае Казанда 30 июльдә ачыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!