Кытай БМОның Кеше хокуклары югары комиссары Мишель Бачелеттан мөселманнар яшәгән Синҗан төбәгендә кеше хокукларын бозулар турында хисапны җәмәгатьчелеккә чыгармауны сорый. Кытайның бу турыда мөрәҗәгать хаты белән Reuters танышкан.
Хокук яклау оешмалары Пекинны Синҗанда яшәүче уйгыр мөселманнарның хокукларын бозуда гаепли. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, аерым алганда Кытай хакимиятләре уйгырларны нигезсез тоткарлый һәм төрмәләргә, мәҗбүри хезмәт урыннарына яба. Кытай бу гаепләүләрне кире кага.
Белгечләр төркеме Кытайда уйгырларны эзәрлекләү турында БМОның әлеге хисабын өч елдан артык әзерләгән. Бачелет аны үз вазифасыннан киткәнче, 2022 елның август ахырына кадәр җәмәгатьчелеккә чыгарачагын белдерде.
"Кытай дипломатлары язган хатта Синҗан турындагы хисапка "җитди борчылу" чагыла. "Без Югары комиссар ханымны бу бәяләмәне чыгармаска өндибез", диелгән документта.
Кытай хатны башка ил дипломатлары арасында тараткан һәм имзалауны сораган. Өч дипломат документны алуын раслый. Кытайның БМОдагы дипломатик миссиясе вәкиле хат җибәреп-җибәрмәүләре турындагы һәм аның эчтәлеге хакындагы сорауларга җавап бирмәгән. Шулай да ул күптән түгел йөзләп илнең Кытайны Синҗанга кагылышлы мәсьәләдә хуплавын әйткән һәм бу илләр "кеше хокуклары дигән сәбәп белән Кытайның эчке эшләренә тыкшынуга каршы чыктылар" дип искәрткән.
Ике дипломат фикеренчә, тыгыз икътисади элемтәләр аркасында, кайвакыт илләргә Кытайны хуплаудан баш тарту авыр.
Reuters агентлыгы хатның ничә имза җыюын ачыклый алмаган.
Мишель Бачелетның Кытай язган хатны алып-алмавы да билгеле түгел. Комиссар 2022 елның маенда Синҗанда булды.
Эш сәфәре нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында ул Кытайда кеше хокуклары бозылуны танымады. Соңрак Бачелет Синҗанда булганда тоткын уйгырлар һәм аларның туганнары белән сөйләшә алмавын әйтте. Моннан тыш, төбәк буйлап йөргән вакытта аны даими рәвештә хөкүмәт түрәләре озата барган.
Кытай тышкы эшләр министрлыгының матбугат сәркатибе исә Бачелет сәфәре барышында "имин һәм тотрыклы җәмгыяте булган чын Синҗанны күрде" дип хәбәр итте.
2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Көндәлек түбәнсетүләр, эзәрлекләүләр, киңкүләм стерильләштерүләр, уйгурларның балаларын дәүләт ятимнәр йортына урнаштырулар һәм мәдәниятләрен, диннәрен, телләрен юк итү өчен күптөрле чаралар кулланулары турында даими хәбәр ителә.
АКШ Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.
Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!