Татарстан икътисадының 30 процентына куркыныч яный. Бу хакта 22 июльдә республика премьер-министры Алексей Песошин Татарстан хөкүмәтендә узган оператив штаб һәм Русия думасының икътисади сәясәт комитетының уртак утырышында белдерде. Ул Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләрнең киләсе ярты елда республиканың җитештерү тармагы өчен кыенлыклар тудырачагын сөйләде.
"Бездә булган фаразларга күрә, икенче яртыеллыкта импорт җиһазлары һәм чимал китерүгә, логистикага, экспортка һәм сәнәгать ширкәтләренең тулы куәтенә эшләвенә, инвестицион проектларны тормышка ашыруда йогынты ясаучы җиһазларны китерүгә куркыныч яный. Бу федераль исемлеккә кергән, икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларның яртысына диярлек яный (60 оешманың 26сына). Алар республика икътисадының 30 процентын тәшкил итә. Анда 105 мең кеше эшли. Бу әле моңа бәйле булмаган башка тармакларны исәпләмәгәндә", диде ул.
Песошин сүзләренчә, Русиягә карата кертелгән санкцияләр беренче чиратта Татарстанның химия тармагына, резин һәм пластик эшләнмәләренә, автотранспорт җитештерүенә йогынты ясаган. Бу республика җитештерү өлкәсенең 28 процентын алып тора. Моннан тыш, сәүдә өлкәсендә дә кимү күзәтелгән. Ул Татарстан икътисадының 4 процент өлешен тәшкил итә. Санкцияләр сәбәпле чит ил контрагентларына түләүләр кыенлыклары да туган.
Хөкүмәт башлыгы сүзләренчә, бүген Татарстанда 15 мең кеше тулы булмаган эш көне тәртибе белән эшли, 3 мең кешенең эше тукталган.
Хәзер Татарстан Русия төбәкләрендә һәм "дустанә булган" дәүләтләрдә яңа базар эзли диелә.
Песошин фикеренчә, Татарстан сәнәгать оешмаларының эше якын арада тукталмасын өчен, федераль дәрәҗәдә өстәмә карарлар кабул итәргә кирәк.
24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады. Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар республика бюджетының кытлыгын тагын да арттыручы үзгәрешләре кертте, бюджет кытлыгы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә, 37,1 млрд сумга җитте. Белгечләр ТАИФны йоткан СИБУРның республикадагы нефть-химия заводларына авырга туры килә дип белдерде. "Алабуга" махсус икътисади зонасында Ford үз эшен туктатты. КамАЗ йөк машиналарын чыгару нык кимеде.
Икътисадчы Наталья Зубаревич сүзләренчә, алга таба Татарстанда иске нефть скважиналары ябылачак.
Сугыш башланганнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ илләренә эш сәфәрләрен ешайтты. Соңрак президент идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров санкцияләр шартларында Татарстанга тышкы икътисадын корырга кирәк дип белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!