Башкорт теле NLLB-200 күптелле тәрҗемә моделе исемлегенә кергән. Яңа ясалма интеллект 200 тел арасында туры тәрҗемә ясый. Бу хакта башкорт теле активисты Айгиз Кунафин "Башинформ"га сөйләгән.
Башкорт Википедиясен алып баручы волотерларның язган мәкаләләре NLLB-200 исемлегенә керергә ярдәм иткән диелә.
"Күптән түгел Википедия мәкаләләрен тәрҗемә итү өчен югарырак сыйфатта эшләүче NLLB-200 моделе дә өстәлде. Телләр исемлегендә башкорт теле дә бар. Эш шунда, ясалма интеллект Википедия мәкаләләренең текст базасында, шул исәптән башкорт теле нигезендә дә эшләнгән. Шул рәвешле, Башкорт Википедиясе ясалма интеллектка ярдәм иткән", дигән ул.
Башкорт Википедиясенең идарәчесе Рөстәм Нурыев сүзләренчә, бүген Башкорт Википедиясе дөнья телләре арасында язмалар саны буенча 91 урынны били. Барлыгы 60 меңнән артык мәкалә язылган. Тәрҗемә ителгән язмалар саны буенча Башкорт Википедиясе 20 урында тора. 194 мөхәррир әлеге интернет-энциклопедиянең эчке тәрҗемә итү моделе нигезендә барлыгы 16 мең мәкалә тәрҗемә иткән. NLLB-200 моделе бу эшне камилләштерергә ярдәм итәчәк, дип ышана Нурыев.
Бүген Татар Википедиясендә 417 меңнән артык мәкалә эленгән. Язмалар саны буенча дөнья телләре арасында ул 33 урынны били.
"Викимедиа" хәрәкәте активисты Фәрхәт Фәткуллин Википедиянең башкорт бүлеге, татар бүлегенә караганда, мәкаләләрнең сыйфаты буенча алдарак бара дип сөйләгән иде. Моны ул "вики-әбиләрнең актив эшләве" белән бәйләп аңлатты.
2022 ел башында Башкортстанның википедиячеләре туган тел көне уңаеннан форум уздырды.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң Википедиягә басым башланды. Быелның 1 мартында Роскомнадзор "Русиянең Украинага бәреп керүе 2022" мәкаләсе чыгу сәбәпле, Русиядә Википедияне тыелырга мөмкин дип әйтелде .
20 июльдә Роскомнадзор Википедиядә Русия-Уркаин сугышына багышланган мәкаләләрнең бетерелмәве сәбәпле, интернетта эзләү хезмәтләренә Википедиягә Русия кануннарын бозучы ярлыгы тагарга мәҗбүр итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!