Тукай районының Кызыл Байрак авылында яшәүчеләр глэмпинг төзелешенә каршы чыккан

Иллюстратив фото

Авылның иң матур табигать урыннары урнашкан җирләрне билгесез зат сатып алып, анда глэмпинг төзергә җыена диелә. Авыл кешеләре төзелеш эшләре барышында авыл елгасын томалауларына, урманнардагы агачларны кисүләренә, бу урыннарны койма белән тотып алып, халыкка анда керүне тыюларына зарлана.

Тукай районы Сабантуе уза торган Кызыл Байрак авылы буасыз калырга һәм матур табигатьле урыныннан колак кагарга мөмкин, дип саный авылды яшәүчеләр. Алар прокуратурага күмәк хат язган, дип хәбәр итә Chelny-biz басмасы.

Хат язучылар әйтүенчә, бу урыннарны глэмпинг ясау өчен билгесез затлар сатып алган.

"Тукай районының Кызыл Байрак авылын Татарстан хакимиятләре районның иң матур табигатьле урыннарыннан берсе дип таныды, район сабантуе күп еллар бу урында уза, бәйрәмгә якын-тирәдәге барлык торак пунктлардан кунаклар килә. Безнең авылның бердәнбер урамын ике яклап та урманнар һәм кечкенә инешләр уратып алган, бу инешләр башлангычларын Кызыл Байрак буасыннан ала. Авылда яшәүчеләре бу урыннарны олылый һәм халыкныкы булган бөтен табигать объектларын хөрмәт итә" диелә хатта. Мөрәҗәгатьне язучылар бу урында җирле халык ял итә иде, балык тота, пикниклар уздыра алдылар, аның чисталыгын саклап тордылар дип искәрткән.

Шулай да хәзер бу урынны билгесез затлар сатып алуы, коймалап куюы, Кызыл Байрак буасыннан башланган елганың агымын томалавы әйтелгән. Шулай ук авыл халкына урманга бару, буада балык тоту да тыелган.

"Тирәнелга елгасының агымын томалап табигатькә зур зыян салалар, чөнки ул башка буаларны су белән баета иде, моның аркасында әлеге табигать объектлары юкка чыгу куркынычы алдында. Бу экологик проблемнар чыгара, чөнки әлеге табигать объектларында күп кенә хайваннар һәм кошлар яши" диелә хатта.

Авыл кешеләре ачыклавынча, халык ярата торган бу урында глэмпинг төзелеше бара. Активистлар агачларны кисәләр дип тә зарлана, алар "халыкныкы булган җирләрдә" бу төзелешкә каршы булуларын белдергән.

Хатны 60тан артык кеше имзалаган. Алар Тукай районы прокурорыннан җирле хакимият һәм җирләрнең яңа хуҗасы гамәлләрен тикшерүне сораган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!