"Рубин"га татарлык җитми". Җанатаралар милли төсмер өстәмәкче

"Рубин" җанатаралары Илназ Исмәгыйлев һәм Сәйдәш Мифтахов

"Рубин" футбол такымы турында Telegram-да татарча канал алып баручылар аңа миллилек җитмәве турында сөйләде. ТАИФ активлары СИБУР кулына күчкәч, "Рубин"ның юкка чыгу куркынычы да ихтимал дип исәпли алар.

Күптән түгел "Рубин" футбол такымы турында Telegram-да "Рубинкаем" дип аталган яңа канал эшли башлады. Аны такымның җанатарлары Сәйдәш Мифтахов һәм Илназ Исмәгыйлев оештырган. Төркемдә алар "Рубин" уеннарына татарча күзәтү ясыйлар, үзләренең видео шәрехләрен калдыралар, спорт статистикасы белән уртаклашалар. Әлегә Telegram каналга язылучылар күп түгел – якынча 50-60 кеше укып бара.

Cоңгы елларда "Рубин" такымы җанатаралары арасында төрле гаугалы хәлләр булды. "Ак Барс", "Уникс" такымыннан аермалы, футбол клубы Татарстан байрагын инкарь итеп килде. Үз вакытында "Рубин Ультрас" фан-клубы Русия империясенең тыелган кара-сары-ак төстәге байрагын күтәреп, "Русские вперед!" шигарен кычкырып җан ата иде. Әлеге җанаталарга каршы "ТатРубин" төркеме оешты. Соңгы елларда аларда активлык кимеде. Менә хәзер "Рубинкаем" барлыкка килде.

БУ ТЕМАГА: Татарстан байрагы: ни өчен "Ак Барс" үз итә, "Рубин" — юк?

"Рубинкаем" каналы авторлары Азатлыкка футбол такымына татарлык җитмәве, "Ак Барс" хоккей такымының үрнәк булуы, татар футболчылары җәлеп ителмәве һәм ТАИФны йоткан СИБУР кулына калган такымның юкка чыгу куркынычы хакында сөйләде.

"Рубин" турында татарча берни юк"

Сәйдәш Мифтахов – 21 яшьлек IT белгече. Кукмара районында туып үскән, Мәскәүдә Югары икътисад мәктәбен тәмамлаган. Хәзерге вакытта Сколково университетында магистратурада белем ала. Казанда яши.

Илназ Исмәгыйлев - 27 яшьлек математика укытучысы. Яшел Үзән һәм Казанда үскән. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Белем бирү үзәгендә математика дәресләре бирә.

Ике егет тә үзләрен футбол җанаталары дип атый. "Рубинкаем" каналын ачуны алар такым турында татар телендә мәгълүмат аз булу белән аңлата.

Сәйдәш Мифтахов

— Рубин" турында татарча бернәрсә дә юк. "Ак Барс" хоккей такымының татар телендә үз аккаунты бар. Татарча контент булмау безнең ачуны китерде. Минем аз булса да вакыт бар. Хәзер Мәскәүдән Казанга күченеп кайттым. "Рубин" уеннарын стадионда карыйм. Минем теләк – берәр ел шуның белән шөгыльләнергә һәм бу төркемне кызыксынган башка кешегә калдыру. Безнең "Рубин" турында контент булдырасыбыз килә. Үзем SMM белгече дә, контент менеджеры да түгел, – ди Сәйдәш Мифтахов.

Илназ Исмәгыйлевка үз вакытында Төркиядә белем алуы йогынты ясаган.

— Мин үзем Төркиядә укыгач, бар әйберне төрекчә аңлатуларын, төрекчә комментар булуын күрдем. Татарстанда да телеканал, радио эшли, ләкин ни сәбәпледер аларны татарча алып бармыйлар. Шуңа күрә без моны оештырып җибәрергә тиеш дип санадык.

"Рубин" Татарстанга йөзе белән борылмаган"

"Рубин" такымында җанатарлар темасы һәрвакыт бәхәсле тема булып калды. "Рубин Ультрас" фан-клубы үз вакытында урыс милләтчеләре идеясе белән эш итте. Татарстан байрагын инкарь итү генә түгел, хәтта 2016 елда Татарстан байрагы тоткан җанатарны "Русские вперед" дип кычкырганга каршы сүз әйткән өчен стадионнан бөтенләй чыгарып җибәрүләре турында видео таралган иде. Шул ук вакытта Татарстан ширкәтләре хисабына яшәүче "Ак Барс" хоккей такымында хәл бөтенләй башкача: республика байрагы, дәүләт туграсы, яшел төстәге киемнәр кулланыла, татарча җырлар да яңгырый.

Сәйдәш Мифтахов "Рубин" уеннарында бүген дә Татарстан байрагы сирәк җилферди ди.

— Татарстан байрагы еш кулланылмый. Бер-ике тапкыр, әйтик, республика көнендә әләмне җилфердәтеп алалар. Бу да кызык өчен генә эшләнә.

Мифтахов сүзләренчә, "Рубин"да җанатарлар белән эшләү, халыкны җәлеп итү, шул исәптән үзләрен Татарстан такымы буларак күрсәтү корылмаган. Моны ул такымның җитәкчесе Рөстәм Сәймановның бу эшкә бизнес проект буларак каравында да күрә.

Илназ Исмәгыйлев

— Теләсә-кайсы эш башкарганда синең үз йөзең булырга тиеш. Алайса сине истә калдырмыйлар. Мин Мәскәүдә татар булуым белән аерылып тордым. Спорт такымы әлеге уникаль якларын кулланырга тиеш. Бу кешеләрне җәлеп итү өчен кирәк. Ни өчен туристлар Казан шәһәрен ярата? Казан – ул татар элементлары булган урыс шәһәре. Чәкчәк, өчпочмак халыкны җәлеп итә. Бу турыда бөтен кеше белә һәм шул сәбәпле дә шәһәрне күрергә тели. "Рубин", "Ак Барс", "Уникс" өчен бу аерылып тору өчен бер мөмкинлек. Аны дөрес кулланган очракта, спорт такымнары фан базасы, абруйлык, маркетинг ягыннан зур файда алалар. Хәзерге вакытта без "Рубин"га бернинди таләпләр куя алмыйбыз, чөнки ул хосусый такым. Сәйманов ничек тели, шулай эшли ала.

"Рубин"-"Родина" уенын алыйк. Анда кеше кертү, билет сату белән проблем булды. Кассаның бер-ике тәрәзәсен генә ачканнар да ике чакрымлык чират җыелган. Кешеләргә ашамлык җитмәгән.

Бу яктан караганда, "Ак Барс" халык өчен эшли. Хоккей яратмаган кеше өчен дә кызыктырырдай әйбер күп. Хоккейдан туеп тәнәфес вакытын көтеп утыручылар да бардыр, чөнки концертлар оештыралар, балаларның битләрен бизиләр. Минем "Рубин"да мондый күренешне күргән булмады. "Рубин" Рөстәм Сәймановның проекты булгач, такым аның өчен бизнес проект буларак күзаллана дип уйлыйм. Җанатарлар белән эшләү аңа өстенлекле эш булмаска мөмкин, яки шөгыльләнүче кешесе юк. Такымның еллык бюджеты 1,5-2 млрд сум тәшкил итә. 60 мең сумга эшли алырдай белгечне табу кыен түгел. Соңгы 6-7 елда моңа игътибар бирелмәде. Шуңа күрә Татарстан һәм татар бренды читтә кала.

БУ ТЕМАГА: "Татар теле башка телләрдән ким түгел, аның спортта да яшәргә хакы бар"

Илназ Исмәгыйлев "Рубин" уеннарында Татарстан дәүләт символларына җанаталарда ихтыяҗ булуын күрә.

— "Родина" такымына каршы уенда Татарстан гимны уйнады. Һәр кеше "Рубин" байрагын тотып торды. Хәтта Русия гимны уйнаганда беркем дә байрак күтәрмәде. Әмма Татарстан гимны вакытында башка күренеш иде.

"Ак Барс"ның формасында Татарстан туграсы төшерелгән. "Рубин"да республика символлары бик аз. Анда "ТАИФ-НК"ның ак барсы тора. Әмма ул яхшы күренми. Формада елан төшерелгән. Мин Казан кешесе булсам да, зилантны якын күрмим. "Ак Барс" безне яхшырак берләштерә.

Җанатарлар да аны якынрак күрә. Рубин – ул ниндидер асыл таш, Казан такымы булса да, Татарстан, татар дөньясы белән бәйле түгел.

"Рубин"ның җанаталар белән эшләү тиешенчә куелмаган. Әйе, алар зур чаралар үткәрәләр. Күптән түгел 600 кешене җыйдылар. Ел дәвамында бу эш авыр бара. Соңгы тапкыр стадионга керергә капкалар җитмәде, ашау җитәрлек булмады, кемнеңдер бармагын сындырдылар. Әгәр алар Татарстанга йөзе белән борылсалар, күбрәк кеше җыя алырлар иде дип уйлыйм мин.

БУ ТЕМАГА: "Рубин"га дигән акчага авылны яшәтегез, бәрәкәте күбрәк булыр

"Ак Барс" яхшы уен күрсәтә, шуңа да иң элек "Рубин"га яхшы уен күрсәтергә кирәк. Икенчедән, флешмоблар оештырырга, татар теленә, Казанга юнәлгән чаралар ясарга кирәк. Гомумән, "Рубин" ясаган видеолар күбрәк русиялеләр өчен кызык. Бәлки Татарстанга актуаль итеп эшләргәдер. Өченчедән, татар уенчылары булса да яхшы булыр иде.

"Рубин"да ни өчен татар футболчылары аз?

Бүген Русия такымнарында татар исемле уенчылар аз түгел. Әмма "Рубин"да татар фамилияле өч кенә футболчыны күрергә була. Бу – Камил Муллин, Ленар Фәттахов, Артем Исмәгыйлев.

— Белмим, нигәдер бездә татар уенчылары юк, - ди Илназ Исмәгыйлев. – Хәзер Ленар Фәттахов уйный башлады. Камил Муллин килде. Ләкин алар әллә ни күренми, күрсәтелми. Татар футболчыларын туплау кирәкме? Белмим. Үзләрен башка урында яхшырак күрсәтсә дә яхшы. Монда үсә алмасалар, димәк, башка урында уйнарга тиешләр. "Рубин" академиясеннән уенчылар бик авырдан үсә. Татарстанда манежлар да ясадылар, ләкин нәтиҗәсе күренми.

— Испаниянең баскалар илендә "Атлетик Бильбао" такымында баскалар уйный. Аны тәэмин итәр өчен көчле академия булырга тиеш. Футбол академиясе, Татарстан егетләренә зур спортка барып җитәргә мөмкинлек тудырырга кирәк. Әгәр "Рубин" күп еллар көчле футбол такымы булырга теләсә, бу бик мөһим, - дип өстәде Мифтахов.

БУ ТЕМАГА: ТАИФ белән СИБУР берләшүдән Татарстан нәрсә ота, нәрсә югалта?

"СИБУР "Рубин"нан котылу юлларын эзләр"

Быел "Рубин" такымы Русия премьер лигасыннан төшеп калды. Хәзер ул түбәнрәк лигада – ФНЛда чыгыш ясый. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң "Рубин"да чыгыш ясаган чит ил уенчылары китте. Үз вакытында "Рубин"ның "Барселона" такымын җиңүе Казанга көчле пиар булды. Бүген футбол такымы Татарстанның спорт дөньясында бик аз урын алып тора. Моңа өстәп "Рубин"ның ТАИФ активларын сатып алган СИБУР кулына төшүе дә билгесезлек уята. Татарстан спорт такымы чит олигархларга кирәкме? Мондый уйлар Сәйдәш белән Илназда да туган.

— Миндә курку да, шик тә бар, - ди Илназ Исмәгыйлев. – Бүген "Рубин"ны Татарстан түгел, читтәге кешеләр тота. Алар өчен уңыш, җиңүләр кирәк. Оттыра башласа, акча да азрак килә башлар, бәлки. Уены күркәм булса, нәтиҗәсе дә, акчасы да булыр.

— СИБУРга бу кирәкле эш микән – әйтеп булмый, - ди Сәйдәш Мифтахов. – Быел Рөстәм Сәйманов финансларның 70 процентын саклап калып булды диде. ФНЛ өчен бу зур акча, моңа 6-7 такым тотып буладыр. Акча ягыннан проблемнар күренми. Әмма бу озакка барырмы, СИБУР ярдәм итәрме – әйтеп булмый. Монда курку бар. "Манчестер Сити" һәм тагын 11 такымга ия булган гарәп консорциумы "Рубин"ны сатып алырга теләде дигән хәбәр таралган иде. Бу турыда февраль вакыйгаларына кадәр сөйләшү булган. Татарстан такымы Европа дәрәҗәсендә көчле такым булырга тиеш дип исәпләнгән. Февраль вакыйгалары бар нәрсәне үзгәртте. СИБУР бу пассивтан котылу юлларын эзләр кебек. "Рубин"га башка иганәчеләр эзләргә кирәк булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!