"Кроношпан" Башкортстанда умарталыкларга якын урманнарны кисмәскә вәгъдә итә

Иллюстратив фото

Радий Хәбиров ширкәт өчен урман кишәрлекләре сайлап бирергә кушкан иде. "Кроношпан" республиканың Архангел, Иглин, Благовещен, Нуриман кебек районнарындагы зур урман кишәрлекләрен кисмәкче. Умартачылар моңа каршы чыкты.

"Кроношпан" урманнар киселүгә борчылучы Башкортстан умартачыларына җавап биргән, бу хакта Mkset басмасы яза. Хөкүмәтнең безгә "теркәлгән умартачыларның һәм аеруча саклана торган җирләрнең, милли паркларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып" бирәсе урман кишәрлекләрен арендага алачакбыз дип белдергәннәр ширкәттә.

"Кроношпан" Башкортстандагы традицион эшчәнлек төрләренә хөрмәт белән карый һәм теркәлгән умарталыкларга якын җирләргә дәгъва итмәячәк", диелә белдерүдә. Ширкәт мондый умарталыклар турында мәгълүмат сорап Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итүен дә искәрткән.

"Кроношпан" агач эшкәртү өчен дәүләтнеке булган урман кишәрлекләрен арендага алырга ниятли. Әмма ширкәт табигатькә һәм экологиягә зарар китерми генә кулланып була торган кишәрлекләрне сайлый" диелә ширкәт белдерүендә.

Шулай ук "Кроношпан", тиеш булмаса да, урман утырту белән шөгыльләнүен, 2015 елдан башлап 100 меңнән артык агач утыртуын, бу агачларның биштән бере юкәләр булуын хәбәр иткән. Башкортстандагы урман кишәрлекләрен арендага алгач та бу эшчәнлеген дәвам итәчәгенә ышандырган.

Әмма республиканың Умартачылар берлегендә "Кроношпан"ның агач утыртуына шикләнеп карыйлар диелә.

"Без аңа катгый рәвештә каршы киләбез. Алар ел саен өчәр мең үсенте утыртып, чаралар оештырса да. Әмма умартачылыкка бүген нектар кирәк. Ә бу утыртылган өч мең үсентенең иң күп дигәндә бер меңе үсеп китәчәк. Иң күп дигәндә шул бер меңенең күпмедер өлеше 60 яшенә җитәчәк. Шуннан соң гына алардан бал җыярга мөмкин. Бүген умартачы 60 ел көтә алмый. Чәчәк атуын иртәрәк башлый, ә нектары соңрак бүленеп чыга" дип әйткән иҗтимагый оешманың рәистәше Иван Вавилов.

Күптән түгел Башкортстан умартачылары агач эшкәртүче "Кроношпан" эшчәнлегенә ризасызлык белдергән иде. Узган ел ахырында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ширкәт өчен урман кишәрлекләре сайлап бирергә кушкан иде. "Кроношпан" республиканың Архангел, Иглин, Благовещен, Нуриман кебек районнарындагы зур урман кишәрлекләрен кисмәкче. Барлыгы 45 мең һектар турында сүз бара диелде.

Тик җирле умартачылар урман кисү ниятләренә каршы. "Кроношпан" – Уфага якын булган районнардан кишәрлекләр карый, әмма бу урманнарда умартачылар өчен әһәмиятле юкә агачлары үсә.

  • Австриянең Kronospan Holdings East Limited ширкәте 2012 елда Уфада агач эшкәртү заводы төзү турында республика белән инвестиция килешүе төзегән иде. 2013 елда аны төзү эшләре башланды. 2013 елда җәмәгатьчелекнең каршылык чаралары нәтиҗәсендә төзелеш туктап торды, ләкин 2014 елда завод дәүләт эксперизасы үтеп, төзелеш дәвам итте. 2015 елда ул эшли башлады.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!