Үзбәкстанның Тышкы хезмәт мөһаҗирлеге агентлыгы Русиядә эшләргә киткән ватандашларын эш сайлаганда сак булыга чакыра, аларны Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкиннәр дип кисәтә дип яза Азатлык радиосының үзбәк хезмәте.
"Кайбер яңалык каналлары Үзбәкстан һәм Кыргызстан ватандашларын Русиягә югары хезмәт хакы алып эшләргә чакыра торган игъланнар тарата. Бу игъланнарның төп максаты – кешеләрне Русия һәм Украина арасындагы низаг зоналарына җәлеп итү. Шуңа ватандашларыбызны чит илдә эшләү тәкъдим ителгән рәсми булмаган игъланнарга ышанмаска чакырабыз", диелә агентлык хәбәрендә.
Оешма Үзбәкстанның Җинать кодексындагы "Яллану" маддәсе нигезендә биш елдан ун елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар дип кисәткән.
Күптән түгел "МедиаХаб" иҗтимагый фонды редакциясе үзенең YouTube-каналында тикшерү чыгарган иде. Анда әйтелгәнчә, Үзәк Азия илләрендә, аерым алганда Кыргызстан һәм Үзбәкстанда яшәүчеләрне Русия төбәкләрендәге шәхси сак оешмаларына эшкә җыялар дип белдерелә. Мондый игъланнар социаль челтәрләрдә чыга. Чынлыкта исә, тикшеренү авторлары сүзләренчә, алар Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә алына һәм аларга Украинага каршы сугыәкан өчен ай саен 240 меңсум түләргә тәкъдим итәләр.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!