Татарстан коронавируска күмәк иммунитет ягыннан Русиядә арттан дүртенче урынга төшкән

Республикадагы ковид-һоспитальләрдә 8 процент ятак кына кына буш.

Татарстанда күмәк иммунитет 6,9 процент дәрәҗәсенә төшкән. Республика Русия төбәкләре арасында арттан дүртенче урында. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов "Татар-информ"да матбугат очрашуында белдерде.

Күмәк иммунитетның түбән булуын Лопушов ревакцина ясатучыларның аз булуы белән аңлатты.

"Узган тәүлектә республикада 831 кеше вакцина ясатты. Бу вакцина кадата торган пунктларга көненә уннан азрак кеше килгән дигән сүз. Кызганыч, бүгенгә 337 мең кеше генә ревакцина ясатты. Прививка ярты ел саен кадалуын исәпкә алганда, бу сан 1 млн 200 мең булырга тиеш. Халыкта вакцинага карата шундый мөнәсәбәт булганга күрә, күмәк иммунитет 6,9 процент тәшкил итә. Соңгы өч айда ул төшә бара. Бу безне борчый", диде ул.

Хәзер Татарстанда 18 ковид-һоспитальдә 460 ятак бар. Шуларның 8 проценты гына буш. Авыручылар арткан очракта, өстәмә һоспитальләр эшкә җигеләчәк. Бүгенгә 345 кеше стационар, 1 450 кешеу амбулатор дәваланда. Шулай ук 48 бала хастаханәдә, 227е өйдә савыга.

"Әгәр вазгыять начарайса, битлек режимын кертергә, халык күп җыела торган чараларны бетерергә туры киләчәк. QR-код тарихын беләсез, җәмәгать транспортында тикшерүләрне хәтерлисез. Бу кеше хакына эшләнә... Чикләү чаралары эпидемиологик вазгыятькә карап кертелә", диде ул.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор Татарстанда әлегә өстәмә чикләүләр кертү мәсьәләсе каралмый диде.

Узган тәүлектә Татарстанда 47 кеше коронавирус йоктырган. Рәсмиләр мәгълүматына ярашлы, пандемия башыннан республикада 1 996 кешенең үлеме, 150 393 кешенең савыгуы теркәлгән.

Соңгы атнада Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны артты. Узган тәүлектә 11 422 яңа очрак, 39 үлем теркәлгән. Хәзерге вакытта Русиядә күмәк иммунитет 12,3 процент тәшкил итә.

Моңа кадәр Татарстанда барлык коронавирус чикләүләре гамәлдән чыгарылды. Март аенда мәҗбүри вакцина ясату бетерелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!