"Печән базары": Украинадагы сугыш аркасында татар осталарының эше катлауланды

"Печән базары", Казан, 30 июль 2022

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы аркасында татар дизайнерларының эше дә катлауланды. Чимал кыйммәтләнде, йә бөтенләй килми башлады. Татар эшмәкәрләре Русиядә чыккан чималга күчәргә мәҗбүр.

30 июльдә Казанда Кабан күле буенда "Печән базары" заманча шәһәр мәдәнияте фестивале һәм дизайн-маркет узды. Быел ул унынчы тапкыр оештырылды. Беренче фестиваль 2013 елда халык шагыйре Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап, Казанның Нурулла мәчете каршында оештырылган иде. Инкыйлабка кадәр бу мәчет "Печән базары мәчете" дип йөртелгән. Быел фестивальдә 100дән артык татар һәм башкорт дизайнеры катнашты. Алар фестивальгә Татарстан, Башкортстан, Төмән, Мәскәүдән һәм Чуашстаннан килде.

Ярминкәдә заманчалаштырылган татар милли киеменнән тыш, татарча өстәл уеннары, белем бирүче уеннар, балалар китаплары, татар яулыклары, чигелгән сөлгеләр, Төмән әбиләре тегеп чиккән түбәтәйләр, зәркән бизәнү әйберләре, сувенирлар, чын күннән һәм тукымадан эшләнмәләр, Болгар дәүләте һөнәрчеләренең төп кәсебенең берсе булган керамик эшләнмәләр, интерьер әйберләре сатып алырга мөмкин иде.

"Печән базары", Казан, 30 июль 2022

Оештыручылар фикеренчә, "Печән базары" үз максатына иреште, соңгы елларда татар милли бизәкле әйберләр күбәйде, милли киемдә йөрүчеләр барлыкка килде, хәтта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та татарча камзул киеп йөри. Ун ел элек 12 татар дизайнеры катнашкан булса, соңгы елларда аларның саны 400дән артты, ди фестивальне оештыручылар. Чараны уздырып, Казанның шул тарихи урынына игътибар җәлеп ителгәнгә күрә, "Нурулла" мәчетенә аның тарихи "Печән базары мәчете" исемен кире кайтаруга ирешелде. Ун ел эчендә "Печән базары" Казанда, Чаллыда, Әлмәттә һәм хәтта Омскида да оештырылды.

Татар дизайнерлары Азатлыкка сөйләгәнчә, быел ярминкәдә кеше күп катнашса да, сатып алучылар бермә-бер кимегән. Моны алар Русия Украинада алып барган сугыш аркасында, кешеләрдә акча кереме кимү сәбәпле дип аңлатты. Моннан тыш, Европа илләре Русиягә карата керткән санкцияләр аркасында, татар дизайнерларының эше дә катлауланды.

"Казан сөлгесе" дип аталган чигүле алъяпкыч, яулык, мендәр тышы, сөлге, өстәл җәймәсе, тоткычлар һәм башка чигелгән әйберләр җитештерүче Гөлнара Нурмөхәммәтова әйтүенчә, элек алар тамбурлы чигү машиналарын Украинадан алып кайткан булган, хәзер бу юллар ябылган.

Гөлнара Нурмөхәммәтова

"Ул машиналар әле совет заманында ук Украинада җитештерелә иде. 2014 елга кадәр аларны Русиягә кайтару бик җиңел иде, әмма быел Украина аларны Русиягә гомумән сатмый башлады. Хәзер андый машиналарны Кыргызстан белән Үзбәкстаннан гына алып кайтып була. Әмма безнең Украинада чыккан машиналар ватылса, нишләрбез", ди ул.

IDEL брендын булдырган эшмәкәр Альбина Мингалиева мамыктан бәйләнгән киемнәр җитештерә. Ул Украинада сугыш башланганнан соң чималга бәяләрнең артуы турында сөйләде. "Элек без мамык җепне Төркиядә ала идек, әмма долларның кискен артып китүе аркасында мамык бәяләре дә артты. Шуңа күрә без Русиядә җитештергән йонга күчәргә мәҗбүр булдык. Безнең яңа коллекция тулысынча Русиядә җитештерелгән йон җептән тегелгән", дип сөйләде Мәскәүдән килгән эшмәкәр.

"Печән базарына" килгәндә, Альбина әйтүенчә, ул аңа эшен башлап җибәрү өчен зур этәргеч булган. "Беренче елларда мин ярминкәдә гади сатып алучы буларак кына катнаштым, ләкин аннары үзем дә нидер эшли алам дип уйладым һәм татар орнаментлы свитерлар җитештерә башладым", дип сөйләде ул Азатлыкка. Альбина шулай ук "Печән базары" фестивален елына бер генә тапкыр уздыру бик аз дип саный. "Аны елына берничә тапкыр уздырырга кирәк, чөнки татар бизәкле киеменә ихтыяҗ бар", дип өстәде ул.

Казанда унынчы тапкыр "Печән базары" фестивале узды

Кибетләрдә керамик савытлар ясау өчен югары сыйфатлы балчык та юкка чыккан – Германия аны Русиягә кертүне тыйган. Һөнәрчеләр сүзләренчә, хәзер алар Гжель шәһәрендә һәм Донбасста җитештерелгән балчыкка күчәргә мәҗбүр була, әмма ул балчык эшкә ярармы, әлегә билгесез, ди алар.

***

Ярминкәдән тыш "Печән базары" фестивалендә театраль тамаша, кино һәм концерт оештырылды. "Ачык университет" берләшмәсе "Заманча татар мәчете нинди булырга тиеш?" дигән әңгәмә-лекция, "Онытылган/оныттырылган шәхесләр: әдәбият, журналистика, фән" лекциясе, "Тәртип" радиосы белән берлектә "Ислам & Милләт" сорау-җавап рәвешендәге сөйләшү, "Идел буе һәм ислам: дин кабул итү турында 4 кыйсса" лекциясе уздырды. Монда Казанда яңа төзеләчәк Җәмигъ мәчете турында фикер алыштылар.

"Печән базары" фестивалендә фикер алышу

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең эскизын ясау бәйгесендә җиңүче дип табылган архитектор Айвар Саттаров әйтүенчә, бүгенге көндә салынган мәчетләр киләчәк буыннарга калачак һәм киләчәк буын шушы мәчетләргә карап, безнең турында фикер йөртәчәк – без ничек яшәгән, нәрсә яраткан, нәрсә белән кызыксынган, шуңа күрә Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете заманча, иҗтимагый үзәк булырга тиеш. Мәчетнең исеменә килгәндә, Дөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы, тарихчы Илнар Гарифуллин фикеренчә, татар яшьләре "Олуг Мөхәммәт" исемен хуплап чыгарга тиеш. "Ул Казан ханлыгына, татар дәүләтенә нигез салучы булганга күрә, без аның исемен хуплап чыгарга тиешбез", диде ул лекция ахырында.

Моннан тыш, күмәкләшеп җыр иҗат итү өчен "Ничек җыр язарга?" дигән мини-лаборатория дә эшләде, төрле экскурсияләр узды. Быел махсус "Печән базары" өчен аудиогид булдырылды. Аудиогид Иске бистә буйлап түләүсез экскурсия итеп эшләнгән, анда бистәнең тарихы, анда яшәгән кешеләр һәм биналар турында сөйлиләр. Ул фестиваль вакытында гына түгел, Кабан күле буенда һәм күлдә ял итүчеләр өчен бу чарадан соң да эшләячәк. Габдулла Кариев театры артистлары катнашында "Фәтхулла хәзрәт-2022" дип аталган театрлаштырылган экскурсия да узды – Фатих Әмирханның танылган әсәре каһарманы Фәтхулла хәзрәт 2022 елда мәрткә китеп йоклавыннан уянып, "Печән базары" фестивале вакытында XXI гасыр мәдрәсәсе шәкерте белән бергә Иске бистә буйлап йөрде. "Печән базары" фестивале кино карау һәм концерт белән тәмамланды.

Белешмә: "Печән базары" фестивале

  • Беренче фестиваль 2013 елда Нурулла мәчете каршында оештырылды. Казан мэриясе ул вакытта юл хәрәкәтен вакытлыча ябуга каршы чыкты, шуңа күрә татар яшьләре форумы чараны Татар бистәсенә күчерде.
  • 2014 елда "Печән базары" Казандагы туристик сезонның ачылышына туры килде. Татар яшьләре форумы "Ялкын" журналы редакциясе белән берлектә "Уку паркы" проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код — XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен эшләнде.
  • 2015 елда "Печән базары" фестиваль дәрәҗәсен алды. "Печән базары" кысаларында Һарри Поттер китабының беренче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителде, "Кисекбаш" дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше, рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) күргәзмәсе дә оештырылды. Шул үк елны "Печән базары" кысаларындагы "Исән!фест" рок-фестивале узды.
  • 2016 елда фестиваль кысаларында "Минем Татар бистәсе" дигән экскурсия үтте, Гыйлем" фәнни газеты тәкъдим ителде. "Печән базары" чараларында җиде меңләп кеше катнашты.
  • 2016 елда "Нурулла" мәчетенә рәсми рәвештә "Печән базары мәчете" исеме кайтарылды.
  • 2017 елда Иске бистәдә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле "Печән базары" фестивале Черек күл паркында узды.
  • 2018 елда "Печән базары"нда беренче тапкыр Башкортстан дизайнерлары катнашты. Чара шулай үк Черек күл паркында узды.
  • 2018 елда "Печән базары" беренче тапкыр Чаллыда үтте. Шул үк елны "Печән базары" заманча татар мәдәнияте фестивале Омски шәһәрендә оештырылды. Фестиваль вакытында себер татарларының тарихы, этнографиясе, фольклоры белән бәйле төрледән-төрле юнәлешләр каралды.
  • 2019 елда "Печән базары" яңа татар мәдәнияте фестивале беренче тапкыр ике көн дәвамында узды.
  • 2020 елда "Печән базары"нда Татарстан суверенитетының 30 еллыгын искә алдылар. Шул үк елны "Печән базары" кысаларында "Милли кием көне" узды. Чара ике көн дәвам итте.
  • 2020 елда Әлмәттә беренче тапкыр "Печән базары" узды. Анда 20дән артык татар дизайнеры эшләре тәкъдим ителде. 2013 елдан бирле узып килүче "Печән базары" фестиваленең төп концепциясе — татар милли киемен популярлаштыру. Әлмәт кешеләре бәйрәмгә милли күлмәкләрдән һәм татарча бизәнү әйберләрен киеп килергә тырышты.
  • 2021 елда "Печән базары" фестиваленә 400дән артык гариза килде. Анда башкорт дизайнерлары да катнашты. Фестиваль ике көн дәвамында узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!