"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары Зөлфәт Габдуллинны вазифасыннан алу ихтималына протест белдереп, мәдрәсә шәкерте, режиссер Әминә Миндиярова Мөселман яшьләре форумында каралган бүләктән һәм акчадан баш тарта. Бу хакта ул үзе Азатлыкка сөйләде.
Болгарда уза торган мөселман яшьләре форумында грантларга гариза язу остаханәсе узды. Барлыгы 91 проект булып, финалга аларның 17се узды. Миндиярованың хиҗап турында "Фаш итү" ("Разоблачение") спектакле проекты икенче урын алды.
— "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә вазгыять аркасында мин, барлык шәкертләр исеменнән, җитәкчелек карары белән ризалашмыйча, бүләктән һәм аның өчен каралган акчадан баш тартам. Мин Зөлфәт Габдуллин мәдрәсә мөдиренең беренче урынбасары булып калуын таләп итәм, — дип белдерде режиссер Азатлыкка.
Аның сүзләренчә, Габдуллин мәдрәсәнең татар теленнән урыс телендә укытуга күчүенә каршы чыккан, укуга кабул ителгән кызлар санын киметү белән ризалашмаган, уку өчен бәянең символик булып калуын саклап кала алаган.
— Рөстәм хәзрәт (Хәйруллин, "Гаилә" мәчете имамы — Азатлык) мәдрәсә җитәкчесе булуы турында карар имзаланса, Зөлфәт остаз мәдрәсәнең мәнфәгатьләрен яклауда юридик хокук югалтачак, — ди Миндиярова.
БУ ТЕМАГА: "Мөхәммәдия" шәкертләре мөгаллимне вазифасында калдыру өчен көрәшәШушы көннәрдә интернетта "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдиренең беренче урынбасары Зөлфәт Габдуллинны вазифасыннан алалар, моңа юл куярга ярамый дигән хат таралды. Аны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең элекке укучылары язган диелде.
Рәсмиләр бу хәбәрне кире какты, ләкин шәкертләр һәм мөселман блогеры Рәсүл Тәүдирәков "утсыз төтен булмый" дигән фикердә.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Азатлыкка белдерүенчә, бу имеш-мимешләр генә, Зөлфәт хәзрәтне вазифасыннан алу турында сүз бармый, киресенчә, аның янына тагын бер урынбасар алу мәсьәләсе карала. "Мөхәммәдия" зур комплекска әйләнеп килә, мәдрәсәгә янкорма төзелә, эшләр арта, шуңа күрә идарә итүгә тагын бере кешене алу турында уйлар күптән бар", диде ул. Тагын бер урынбасар буларак "Гаилә" мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин намзәте карала.
"Татарстан мөселманнары диния нәзарәте чит фикерне кабул итми торган бер дәүләт органына әйләнгән. Утсыз төтен булмый, димәк әлеге хәзрәткә карата чыннан да ниндидер капкын корылган", дип сөйләде Рәсүл Тәүдирәков үзенең каналындагы видеода.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе белән бәйле шау-шулар әледән-әле чыгып тора. 2016 елда мөдир Наил Яруллин урынына мөфти Камил Сәмигуллин килүе дә җәмәгатьчелектә аптыраш тудырды.
Мөхәммәдия мәдрәсәсе
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!