Башкортстан дәүләт җыены туристлардан акча җыемы алу турындагы канун өлгесен хуплады

Башкортстан парламенты бинасы

2018 елдан башлап бу җыемнар тәҗрибә буларак Русиянең дүрт төбәгендә – Краснодар, Ставрополь, Алтай краенда һәм аннексияләнгән Кырымда алына. Тәҗрибәне башка төбәкләргә дә кертеп, туристлардан җыем алу мөмкинлеге бирү өчен Русия думасы документны төбәкләрдәге парламентларга җибәргән.

Бүген, 2 августта Башкортстан парламенты туриситлардан курорт җыемы алу турындагы федераль канун өлгесен карады. Депутатлар документны хуплаган. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

2018 елдан башлап бу җыемнар тәҗрибә буларак Русиянең дүрт төбәгендә – Краснодар, Ставрополь, Алтай краенда һәм аннексияләнгән Кырымда алына. Тәҗрибәне башка төбәкләргә дә кертеп, туристлардан җыем алу мөмкинлеге бирү өчен Русия думасы документны төбәкләрдәге парламентларга җибәргән.

Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев әйтүенчә, канун өлгесе бөтен төбәкләрдә дә туристлардан җыем алуны күз уңында тотмый, ә аларга мондый карар кабул итергә мөмкинлек бирә.

Канун өлгесе концепциясенә ярашлы, туристик җыем түләүчеләр дип яшәү урыннарына урнашкач 24 сәгатьтән дә озагракка калган балигъ булган кешеләр санала.

Җыемның күләме сезонга, урнашкан җиргә карап үзгәрергә мөмкин, әмма 100 сумнан артыграк була алмый. Кайбер категориядәге кешеләр аны түләүдән азат ителә.

Июнь башында Уфада Башкортстанда туризмны үстерүгә кагылышлы парламент тыңлаулары узды. Республика хакимиятләре 2020 елдан төбәккә килүче туристлар саны кисәк артуын әйтте. Республиканың туризм министры Рөстәм Афзалов соңгы ике елга рәсми саннар китерде. Аларга ышансаң, 2020 елда Башкортстанга 2,9 миллион турист, ә узган ел 3,5 миллион турист килгән. Хакимиятләр 2022 елга Башкортстанга 5 миллион кешене җәлеп итү максаты куйган.

Шулай да республиканың Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев бу саннарны шикләнеп кабул итте. "3,5 миллион турист дигәннән тәэсирләндем Рөстәм Әхмәткәримович (Афзалов – ред.). Республика аша үтеп кенә киткән кешеләр дә исәпкә алынган күрәсең. Пандемия елы иде, кунакханәләр буш торды. Чаралар булганда гына тула иде", диде ул.

Уфада яшәүче Гүзәл Равилова туристларга Башкортстанда кайда барырга киңәш итүе турында Азатлыкка да сөйләгән иде. Аерым алганда мондый урыннар арасында Шүлгән таш мәгарәсе, Ирәмәл тавы, Морадым тарлавыгы, Атыш шарлавыгы, Якты күл һәм Айгир тавы бар.

"Башкортстанның туризм потенциалы бик зур, аңа дәүләт, эшмәкәрләр ягыннан күбрәк игътибар кирәк, ә туристлар тәртиплерәк, чистарак булсын иде", — дигән иде Гүзәл Равилова.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!