Казакъстанда татар әлифбасының һәр хәрефенә багышлап мультфильм төшермәкчеләр

Ринат Әбделхаликов

Аны төшерү башлангычы белән Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы идарәсе әгъзасы Ринат Әбделхаликов чыккан Мультфильмнарны интернетта да чыгарачаклар, "Шаян ТВ"дан да күрсәтәчәкләр диелә.

Татар әлифбасының һәр хәрефенә багышлап мультфильм төшерәчәкләр, әлеге тәкъдимне Казакъстанның татар һәм башкорт конгессы идарәсе әгъзасы Ринат Әбделхаликов ясаган. Бу хакта бүген, 3 августта Казакъстаннан килгән татарлар делегациясе белән түгәрәк өстәлдә проектның авторы үзе хәбәр итте, дип яза "Татар-информ".

Аның сүзләренчә, татар теленә өйрәтүче мультфильм тиздән интернетта чыгачак.

"Киләчәктә татар әлифбасының һәр хәрефенә бер серия булыр дип ниятлибез. Төп максатым – мультфильмнар интернетта булсын, чөнки статистика күрсәткәнчә, балаларның 83 проценты балалар контентын телефоннан карый", дигән Ринат Әбделхаликов.

Мультфильмнарны "Шаян ТВ"дан да күрсәтәчәкләр диелә.

"Кайбер контентны кечкенә балалар әле аңламый, ә өлкәнрәкләренә ул инде кызык түгел. Моны туры китерә алу бик мөһим", дип искәрткән автор.

Мультфильмга шигырьне шагыйрь Рәмис Аймәт язган диелә.

Ринат Әбделхаликов фикеренчә, татар телен өйрәнү әлифбадан башланырга тиеш. Татарча җырлар балаларга ошый, алар аны җиңел истә калдыра дигән ул.

Ринат Әбделхаликов 2016 елда Казакъстанда татарлар өчен "Татар авазы" исемле интернет радио оештырган кеше. Ул яңа интернет радионың максатлары, эшләү принцибы турында Азатлыкка да сөйләгән иде.

Казакъстан татарлары Казанга Татар конгрессы корылтаена килгән иде. Быелгы Корылтай татар дөньясында зур шау-шу тудырды, Русиянең Украинадагы сугышын хуплаган резолюция кабул итте. Чит ил татарлары бу карарны күбесенчә хөкем итә, Татар конгрессыннан чыгарга җыенган оешмалар да бар.

Татарстанда татар теле белән бәйле вазгыять катлаулана гына барса да, Быел дөнья татар конгрессы корылтае кысаларында узган фикер алышу мәйданчыкларында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәде. Корылтай програмында бу темага урын табылмаган. Мәгариф темасы милли үзаң тәрбияләү кысаларында каралды.

Әмма шул ук вакытта Татарстан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар елдан-ел кими бара. Биш ел эчендә татар телен укучылар якынча 9 процентка кимегән.

Казанда тел мәсьәләсе тагын да кискенрәк. Соңгы елларда башкалада татар телен өйрәнүчеләр саны 15 процентка азайган.

2017 елда татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр дә кискен кимеде. Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!