Татарстанда ел башыннан янгыннарда 80 кеше һәлак булган

Иллюстратив фото

Кичә, 4 августта  Чаллыда биш катлы йортларның берсендәге балконда ут чыкты. Янгын сүндерүчеләр анда 2,5 һәм 4,5 яшьлек ике бала мәетен тапты.

Татарстанда 2022 ел башыннан 2,9 мең янгын чыккан. Янгыннарда 80 кеше һәлак булган, 115 кеше җәрәхәтләнгән, 218 кеше коткарылган.

Кичә, 4 августта Чаллыда биш катлы йортларның берсендәге балконда ут чыкты. Янгынны сүндергән вакытта анда 2,5 һәм 4,5 яшьлек ике баланың мәете табылды.

Chelny-biz басмасы мәгълүматынча, балаларның әнисе аларны калдырып кибеткә, әтисе велосипедта йөреп кайтырга чыккан булган. Чаллының Үзәк районы башлыгы Эдуард Фәттахов әйтүенчә бу фаҗига ун минут эчендә булган.

Фаҗига уңаеннан прокуратура тикшерү башлады, тикшерү комитеты "Саксызлык аркасында үтерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Әлегә янгын сәбәпләре ачыклана диелә

14 июньдә Казанның Гладилов урамында урнашкан Алафузов театрында чыккан янгында да яраланучылар булуы хәбәр ителгән иде. Театрның чормасы яна башлап, соңрак ут түбәгә күчте. Янгынны берничә сәгать сүндерделәр. Бинадан мөстәкыйль рәвештә 80 кеше чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!