6. Казан кунаклары (казанские гости)

Казань – не только столица татар всего мира, а ещё и популярный туристический город. Чаще всего здесь любят проводить время летом, поэтому сегодня поговорим на тему летнего туризма в Казани и изучим полезные фразы. Киттек!

Представим, что вы впервые приехали в Казань. Познакомьтесь с фразами, которые наверняка встретятся вам в столице Татарстана:

Your browser doesn’t support HTML5

Рәхим итегез!

  • Рәхим итегез! – Добро пожаловать!
  • Без бик шат! – Мы очень рады!
  • Тәмле булсын! – Приятного аппетита!
  • Хәерле юл! – Счастливого пути!
  • Казан – меңъеллык шәһәр. – Казань – тысячелетний город.
  • Башкалабыз кунаклары –​ гости столицы
  • Сак булыгыз, ишекләр ябыла. – Осторожно, двери закрываются.

А теперь перейдем к основной лексике нашего урока:

Your browser doesn’t support HTML5

Лексика урока

  • киң урамнар – широкие улицы
  • күпер – мост
  • манзара – вид, панорама
  • манара – башня
  • истәлекле урыннар – достопримечательности
  • тарихи бина – историческое здание
  • шәһәр үзәге – центр города
  • табигать һәйкәле – памятник природы
  • Кирмән – Кремль, крепость
  • бистә – слобода, поселок
  • милли китапханә – национальная библиотека
  • җәяүле – пешеход

Задание с новыми словами. Составьте предложения:

Гүзәл – активный гид, экскурсовод по Казани. Мы попросили у нее рассказать про топ-5 мест, которые несомненно должны посетить гости нашей столицы.

Казан Кирмәне
Казан Кирмәне - Казанның иң борынгы тарихи урыннарының берсе. Ул Казансу елгасы ярындагы калкулыкта урнашкан. Монда тарихи, археологик һәм архитектура һәйкәлләре саклана: Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, ханнар төрбәсе һәм башкалар. Казан Кирмәненнән Казансу елгасына һәм каршы ярга гүзәл манзара ачыла.

  • ханнар төрбәсе ханская усыпальница
  • каршы яр – противоположный берег
Казансу яры
Казан Кирмәннән соң, юлны Казансу яры буенча дәвам итәргә була. Монда күптөрле кафе-рестораннар, күңел ачу урыннары эшли. Җәен велосипед, самокат, скейтбордта йөрергә бик уңайлы. Ә кышын ярның буеннан-буена шугалак ясыйлар һәм кешеләр тимераякта йөриләр. Барлык кирәк-яракны арендага алырга мөмкин. Ярның икенче башында яңа ачылган Урам экстрим-паркы бар.

  • күңел ачу – развлечение
  • буеннан-буена –​ вдоль, по всей длине
  • кирәк-ярак –​ все необходимое
Милли китапханә
Зур кызыл байракны хәтерләткән Милли китапханә бинасы шулай ук Казансу ярында урнашкан. Китапханә берничә ел элек кенә ачылды, ләкин шәһәр халкы да, башкала кунаклары да монда йөрергә ярата. Бер бина эчендә уку заллары, күргәзмә залы, театр мәйданчыгы, каһвәханә, китап кибете эшли.

  • байрак –​ флаг
  • күргәзмә – выставка
Иске Татар бистәсе
Иске Татар бистәсе – Казанның тарихи үзәге, Кабан күле ярында урнашкан. Бистәдә узган гасырлардан сакланган урамнар, төрле төстәге агач йортлар, мәчетләр, тарихи биналар бар. Хәзерге көндә аларда кафе, ресторан, кунакханәләр, музейлар эшли. Кабан күле тирәли җәяүлеләр өчен юл эшләнгән. Анда озаклап йөрергә, күлдәге кошларны күзәтергә була.

  • узган гасырлар –​ прошлые века
  • хәзерге көн –​ в настоящее время, в наши дни
  • тирәли –​ вокруг
Зәңгәр күлләр
Зәңгәр күлләр – Казанның читендә урнашкан табигать һәйкәле, өч күлдән торган система. Күлләрнең суы һәрвакыт үтә күренмәле һәм чиста. Алар җәй көне җылынырга, ә кышын катырга өлгерми, чөнки җир асты чишмәләреннән зур күләмдә су чыга.

  • үтә күренмәле – прозрачный
  • күләм – объем

Проверьте понимание текста методом Әйе/Юк:

  • Казан Кирмәнендә ханнар төрбәсе бар.
  • Казансу ярында җәй көне тимераякта йөрергә мөмкин.
  • Милли китапханә бинасы кызы төстә.
  • Кабан күле тирәсендә җәяү йөрергә була.
  • Иске Татар бистәсе Казансу ярында урнашкан.
  • Казан тирәсендә өч Зәңгәр күл бар.

Отлично! Продолжаем работу с текстами. Выполните небольшой тест:

А сейчас небольшая игра: угадаете ли вы главные достопримечательности Казани?

Как известно, большинство татар проживают за пределами республики Татарстан. Но каждый татарин стремится хоть раз в жизни посетить столицу. Вот и наша героиня Гөлнур, которая приехала из Перми, впервые посетила Казань этим летом. Прослушайте её отзыв-монолог.

Your browser doesn’t support HTML5

Гөлнур

Монолог: Гөлнур

Әйе, бу минем Казанга беренче баруым булды. Күптән хыяллана идем. Балачактан Казан турында күп ишетә һәм күп укый идем, үз күзләрем белән күрергә тели идем. Чыннан да, бик матур, чиста, үсә торган шәһәр.

Минем анда туганнарым да, дусларым да юк. Шәһәр үзәгендә кунакханәдә яшәдем. Дүрт көн дәвамында төрле истәлекле урыннарда йөрдем: Казан Кирмәне, Бауман урамы, музей һәм парклар. Иң истә калган урын – Иске татар бистәсе, андагы мәчетләр, Кабан күле, Галиаскар Камал театры һәм… Чәкчәк музее.

Әйе, Казанда шундый музей да бар икән . Анда чәкчәк белән чәй эчтем. Икенче тапкыр Казанга дусларым белән барырга телим.

Найдите следующие фразы в тексте:

  • с детства
  • увидеть собственными глазами –
  • развивающийся город –
  • в течении (...) дней –
  • самое запомнившееся место –
  • в следующий (второй) раз –

Ответьте на вопросы по монологу:

  • Гөлнур Казанга кем белән барган?
  • Гөлнур Казанны каян белгән?
  • Казан нинди шәһәр?
  • Гөлнур Казанда ничә көн булган?
  • Аның Казанда якыннары бармы?
  • Ул тагын Казанга килергә телиме?

Нет, мы не забыли прерваться на грамматику. Сейчас самое время, ведь в начале монолога несколько раз встречается интересный оборот. Давайте его и разберем.

ГРАММАТИКА: продолжительное прошедшее время

Күптән хыяллана идем. Балачактан Казан турында күп ишетә һәм күп укый идем, үз күзләрем белән күрергә тели идем.
(Давно мечтал. С детства много слышал и читал про Казань, хотел увидеть собственными глазами.)

Здесь мы имеем дело с продолжительным прошедшим временем - это процесс, который повторялся в прошлом, похож на английский глагол used to.

Глагол в 3 лице, ед.числа, в настоящем времени + иде + личное окончание

  • ала идек - мы брали
  • карый идең - ты смотрел
  • җырлый идем - я пела
  • тели идегез - вы хотели

В большом городе легко заблудиться. Предлагаем подборку полезных фраз на татарском, если вам вдруг понадобится помощь прохожих или вы сами захотите помочь туристам.

Your browser doesn’t support HTML5

Нужные фразы

Нужные фразы в Казани

  • Гафу итегез – прошу прощения
  • Мин адаштым – я заблудился
  • Миңа ярдәм кирәк иде – мне нужна помощь
  • Бу бина кайда урнашкан икән? – Где расположено это здание?
  • Әйтә алмассызмы? – Не могли бы вы подсказать?
  • Тукай урамы моннан еракмы? – Улица Тукая далеко отсюда?
  • Мәрҗани мәчетенә җәяү барып җитәргә мөмкинме? – Можно дойти пешком до мечети Марджани.
  • Милли ризыкларны кайда ашарга була? – Где можно поесть национальные блюда?

На этом наш урок подошёл к концу. Был ли он полезным? Надеемся, теперь в вашем запасе достаточно слов и фраз, чтобы посетить Казань.

Напоследок пройдите тест для закрепления пройденного материала.

Это был шестой урок нашего специального летнего курса, который выходит в течение лета 2022 года. Зайдите сюда, если хотите увидеть другие уроки курса.

У нашего проекта "Әйдә! Online" есть два больших курса для изучающих татарский язык:

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Вконтакте, Instagram-е, Facebook-е, Тиктоке. ​

Следите за обновлениями в наших соцсетях, скоро выйдет следующее занятие!

БУ ТЕМАГА: 5. Авылда җәй (лето в деревне)