Рәсмиләр Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны артачак дип фаразлый

2020 елда Казанда өстәмә инфекцион хастаханә ачылды

COVID-19ның яңа дулкыны башлануын өч атнадан соң көтәләр.

Татарстанда коронавирус йоктыручыларның артуын фаразлыйлар. Бу хакта 11 августта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков "Төбәк идарәсе үзәге"ндә узган җанлы эфир вакытында белдерде.

Аның сүзләренчә, татарстаннар күпләп ял итә торган Төркиядә COVID-19 йоктыручылар артуы борчу тудыра. Мәскәүдә дә авыруларның күбәюе Татарстанга йогынты ясаячак.

"Мәскәүдә авырулар арта башлаганнан соң өч атна узуга безнең республикада да йоктыручылар саны күбәя. Хәзер дә шулай булачак. Без Мәскәүдә авыруларның санын артуын күзәтәбез. Шулай да бу моңа кадәрге дулкыннар белән чагыштырырлык түгел", диде ул.

Жаворонков сырхауханәләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын да хәбәр итте. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы "авыруларның артачагын аңлап эш итә" диде ул.

Моңа кадәр Татарстан коронавируска күмәк иммунитет ягыннан Русиядә арттан дүртенче урынга төшкән диелде. Хәзер аның дәрәҗәсе тагын да түбән – 4,8 процентны тәшкил итә. Күмәк иммунитетның төшүен 1,2 млннан артык кешенең ревакцина ясамавы белән аңлаттылар.

Соңгы бер атнада Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта башлады. Узган тәүлектә 82 яңа очрак теркәлгән, 56 кеше хастаханәгә озатылган. Рәсми мәгълүматларга караганда, пандемия башыннан республикада 1 997 кешенең гомере өзелгән.

Русиядә соңгы тәүлектә 25 815 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. 14 мең кеше савыккан, 52 үлем очрагы теркәлгән. Хәзер Русиядә күмәк иммунитет 8,6 процентны тәшкил итә.

Моңа кадәр Татарстанда барлык коронавирус чикләүләре гамәлдән чыгарылды. Март аенда мәҗбүри вакцина ясату бетерелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!