The New York Times: Русия Украинага каршы сугышта көненә 500ләп хәрбиен югалта, алар – яраланучылар һәм һәлак булучылар

Белгечләр Русия гаскәренең шактый зәгыйфьләнүен, хәтта Донецки өлкәсен тулысынча алырга көчләре җитмәвен искәртә.

Украинага каршы сугышта көн саен Русиянең 500 хәрбие һәлак була яки яралана, дип яза Америка күзләве мәгълүматларына сылтама белән The New York Times.

Стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәгенең халыкара иминлек програмнары мөдире Сет Джонс сүзләренчә, бу югалтулар Русия гаскәрен шактый зәгыйфьләткән һәм аның сугыш кырындагы гамәлләренең нәтиҗәлелеген киметкән.

Русияләрнең хәтта Донецки өлкәсен тулысынча алырга да көчләре җитми, дип искәрткән ул.

Маккейн институты мөдире Эвелин Фаркас исә Русия хакимиятләре бөтен көчләрен куеп үз гаскәренә өстәмә кешеләр җәлеп итәргә тырыша дигән фикердә.

"Алар кешеләрне бөтен җирдән тартып китерә. Әмма, киңкүләм мобилизация үткәрмәсәләр, ә мин сәяси яктан әлегә моның ихтималын күрмим, алар җиңеләчәк", дигән ул.

НАТОның Европадагы берләшкән көчләре баш хәрби җитәкчесе булган элеккеге генерал Филипп Бридлава сүзләренчә, Русия гаскәре шул кадәр күп хәрбиен югалткан ки, кайбер бүлекчәләр хәтта әсир төшкән украиннарны Русия ягында сугышырга мәҗбүр итмәкче булган.

"Хәрбиләр җитмәү зур проблем, ә тагын да җитдирәк проблем – булганнары да җитәрлек дәрәҗәдә әзерлекле түгел", дигән ул.

24 февральдә Путин Украинага каршы сугыш башлады. Русия саклану министрлыгы үзенең югалтулары турында соңгы мәгълүматны 25 мартта бирде: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде.

Украина баш хәрби штабы исә сугыш башыннан алып Русиянең 43 меңнән артык хәрбие һәлак булды дип белдерә. Гадәттә низагта катнашучы тарафлар үз югалтуларын киметеп, дошманныкын арттырып күрсәтә. Сугыш барган шартларда Азатлык бу мәгълүматны бәйсез тикшерә алмый.

Азатлык ачык чыганаклардан Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!