Башкорт атына институт кирәкме?

Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале

Башкортстанда башкорт аты институты төземәкчеләр. Атчы фермерлар моңа шикләнеп карый, ләкин галим фикеренчә, бу кирәкле эш, чөнки башкорт токымлы ат юкка чыгу чигендә.

Июль ахырында Башкортстанның Баймак районында беренче тапкыр "Башкорт аты" фестивале узды. Республика башлыгы Радий Хәбиров, биредә чыгыш ясап, башкорт аты институты булдыру тәкъдиме белән чыкты. Бу тормышка ашарлыкмы? Башкорт токымлы ат, гомумән, бармы? Татар аты токымына патент алганнан соң бик зур бәхәсләр купкан иде, әлеге тема тынамы? Азатлык Башкортстанда токымлы атлар үрчетүдәге проблемнар турында белеште.

Башкорт аты институтын Чишмә районында төзергә җыеналар. Ул токымны саклау, атчылык, кымыз җитештерү, кымыз белән дәвалану юнәлешләрендә эшләргә тиеш булачак.

"Башкорт аты" фестиваленә төрле төбәкләрдән һәм федераль дәрәҗәдәге институтлардан галимнәр, белгечләр чакырылган иде. Бүгенге көндә иң төп проблем дип башкорт токымының төгәл генә документлары булмау, килеп чыгышы фәнни расланмау аталды. 1990 елда башкорт аты токымы махсус реестрга кертелгән, ләкин бүгенге галимнәр әлегә тикшерәсе әйберләр күп ди. Ат турында башкорт эпослары бар, Наполеон сугышында башкортлар шул атта Парижга кадәр барып җиткән дип тә сөйлиләр, ләкин аның башкорт аты булу-булмавының фәнни дәлилләре кирәк. Токым исәбе тиешенчә алып барылмый, токым китабы юк, шул сәбәпле бәхәсләр дә барлыкка килә. Андый каршылыкларның берсе Татарстанда "татар аты"на патент алынгач бигрәк тә кызып китте. Башкортстан белгечләре Татарстанны башкорт атларын "татарлаштыруда" гаепләде. Чынлап та, "татар аты" авторларының берсе — Башкортстанның Иглин районында яшәүче фермер Хәсән Идиятуллин. Гаепләүләрнең зур өлеше аңа кагылды, башкорт атларын сатты дип әйтүче галимнәр дә булды.

БУ ТЕМАГА: Татар атлары аерым токым буларак рәсми теркәлде

"Башкорт аты турында Мортаза Рәхимовка ике тапкыр яздым"

Моңа Идиятуллинның үз җавабы бар: кем беренче — шул ала. "Татарстан вәкилләре миңа килеп киңәшләште, ә мин — татар, һәркемгә үз милләте якынрак. Мин аларга үз киңәшләремне бирдем, юлын күрсәттем. Ә Башкортстаннан сораучы булмады. Мортаза Рәхимов президент булган чакта аңа да ике тапкыр аңлатып язып карадым, ләкин җавап булмады. Бу инде "салкын сугыш" иде", дип сөйләде Идиятуллин Азатлыкка. Идиятуллин элек Башкортстан президенты вазифасына сайлауда үз намзәтен чыгарган иде. Бу аңа карата хакимият тарафыннан мөнәсәбәтне тискәре якка үзгәртте.

Хәсән Идиятуллин

Ул чиста башкорт аты юк дәрәҗәсендә дип саный. Урал артында хәзер торгызмакчылар, ләкин анда барысы да кушылып беткән атлар, аларны нәселле ат дип атап булмый ди. Бу уңайдан ул Совет берлеген искә ала.

— 70 елда 80 токым барлыкка китерелде дип сөйләделәр безгә. Ә бу чорда калган илләрдә бер токым да барлыкка килмәгән. Аңлашыла ки, СССРда бер яңа токым да булмаган, алар барысы да кушылмалар гына. Алай булмаса, бүген Русия тавык токымнарын да Германиядән алмас иде. Кая югалган тегеләре? Югалмаган, алар булмаган, — дип сөйли фермер.

Аның сүзләренчә, бүген башкорт аты өчен яңа, дөрес стандартлар ясарга кирәк.

— Башта кушылма ясап бетерделәр дә, хәзер шуларга стандарт ясадылар, болай булмаска тиеш, — ди ул.

Хәсән Идиятуллин атларының генетикасын Кембридж университеты галимнәре тикшергән һәм ул атлар шушы җирлектә берничә мең ел элек яшәгән атларның нәсел дәвамчылары дигән нәтиҗәгә килгән.

"Башкорт атына документ алу Татарстан белән араларны якынайтачак"

Рәсүл Ахияретдинов

Башкортстанның Кушнаренко районында яшәүче фермер, татар атында Хаҗ юлының бер өлешен узган Рәсүл Ахияретдинов институт төзүгә шикләнеп караса да, башкорт атына документлар алынса, шат кына булыр идем ди.

— Башкорт атының бүгенге көндә токым китабы дигән документы юк. Атның кайдан барлыкка килүе билгеле түгел. Моңарчы мондый эш алып барылмады. Әгәр Радий Хәбиров моны китереп чыгара алса, шул ук Хәсән Идиятуллин яки башкалар белән киңәшләшеп, башта токым китабы булдыруга ирешсәләр, яхшы булачак. Мин моңа каршы түгел, әгәр чынлап та, бер атны аерым алып, менә шушы була ул башкорт аты дип дәлилли алсалар, безгә, татарларга да җайлырак булыр иде. Ат чабышларында татар яки башкорт атына җан атып утырасым килә. Бу Татарстан белән Башкортстан арасын тагын да якынайтыр иде. Ат турында күпме бәхәс алып барабыз бит инде, — диде Рәсүл әфәнде Азатлыкка.

Менә сезгә 2 миллион сум, китерегез миңа чын башкорт аты дим, дәшүче юк

Ул Башкортстанда мондый эш белән шөгыльләнерлек ныклы гына хуҗалык күрми. Хәбиров башлар, берәр хуҗалыкка бераз ярдәм итәрләр, аннары ул берничә елдан китеп барыр, аның урынына килгән кешегә атлар кирәкмәс һәм шуның белән эш ахырына барып җитмәс дип фаразлый. Рәсүл Ахияретдинов та иң беренче чиратта, фәнни эш алып бару кирәк дип саный.

Ат токымын документлаштыру ни өчен кирәк? Рәсүл әфәнде моның белән халык үз җирләренең хуҗасы булуын дәлилли ала, шунлыктан бик мөһим ди.

— Бер 200 ел үтәр, дөньяда ниләр генә булмас, татарларга бу җирләрнең үзенеке булуын аңлатырга туры килергә мөмкин. Шул вакытта ат паспорты, аның генетикасы ярдәмгә килә ала. Бу континетка без хуҗа дигәнне аңлатачак, — ди ул.

БУ ТЕМАГА: "Татар аты — безнең дөньяда хуҗа булу таныклыгы"

"Тагын берничә елдан башкорт аты нәселен торгызып булмаячак"

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, гомере буе атларны өйрәнү белән шөгыльләнгән Ираида Әхәтова Азатлыкка сөйләвенчә, башкорт аты институты булдыру бик кирәкле гамәл.

Ираида Әхәтова

— Чөнки 1990нчы елларда токымлы атлар үрчетү эше дәүләттән хосусый кулларга күчкәч, бу өлкәгә бик зур зыян салына. Күп хуҗалыкларда токым документлары югалды, селекция дөрес алып барылмый, токымның селекция нигезе таралды. Зоотехник-селекционерлар вазифалары бетерелде. Тагын берничә елдан атларның генеологик структурасын һәм токымлылыгын торгызу мөмкин булмаячак, — ди Әхәтова.

Ул яңа төзелүче институтка зур өметләр баглый. Башкорт токымлы атларның селекция ревизиясен уздыру, токымлы атлар үрчетүче фермаларга селекция планы бирү, токымлы атларны читкә чыгаруны контрольдә тоту, кадрлар әзерләү, атларны куллану даирәсен арттыру, токымны югары спорт нәтиҗәләренә ирешердәй итеп үстерү институтның беренчел эшчәнлеге булырга тиеш дип саный ул.

Токымны саклаучы дәүләт механизмнары булмау башкорт атларының бетүенә китерә язды

Токымлы атлар дәүләт дәрәҗәсендә сакланырга тиеш, шулай булганда аны теләсә кая алып чыгып китмәсләр, кайбер сыйфатларын яхшырту өчен башка токымлы атлар белән кушмаслар иде ди галимә. Токымны саклаучы дәүләт механизмнары булмау башкорт атларының бетүенә китерә язды дип кабатлый Әхәтова.

Ул шулай ук башкорт атының токым китабы юк дигән сүзләрне сафсата дип атады. Токым расланган, дәлилләр китерелгән, бөтен токымлы атларның сыйфатлары кертелгән китап төзелгән, аның икенче томы былтыр дөнья күрде диде ул.

Әңгәмәләр барышында ат токымы турында сөйләшкәндә башкортларның татарларга, татарларның башкортларга карата гаепләүләре яңгырады. Ләкин ахыр чиктә барысы да бу бәхәс тудырырлык тема булмасын иде, ике республика арасында мөнәсәбәтләр җайга салынсын, бу күпкә мөһимрәк дигән фикерне әйтә.

Башкорт аты темасы ныклап 2021 елда күтәрелә башлады. Дөнья башкорт Корылтае Башкорт атын яклау көнен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Корылтай җитәкчесе Галим Якупов башкорт атының үзенә генә хас токым сыйфатлары юкка чыгып бара, аларны саклап калу өчен шундый бер чара кирәк дип белдерде. Соңрак башкорт аты көнен уздыру турында карар имзаланды. Быел аның беренчесе узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!