"Важные истории" Украинаның Киев өлкәсендә яшәүчеләрне үтерүгә катнашы булган солдатларга шалтыраткан, бер хәрби моны таныган

Буча, Киев. 2 апрель 2022 ел

Украинаның Киев өлкәсендәге Андреевка авылында Русия окупациясендә булганнан соң 13 мәет табылган, 40 кеше хәбәрсез юкка чыккан. Җирле халык исә оккупациядә вакытта күпсанлы талаулар турында сөйли. Басма бу сугыш җинаятьләренә катнашы булырга мөмкин хәрбиләрне тапкан һәм алар белән элемтәгә чыккан.

Русия Украинага һөҗүм итеп өч көн узгач, Киев өлкәсенең кайбер торак пунктлары белән беррәттән Макаров районының Андреевка авылын да оккупацияләде һәм анда 27 февральдән апрельгә кадәр калды.

"Важные истории" язуынча, сугышка кадәр бу авылда 1,5 мең кеше яшәгән. Андреевка Русия окупациясендә булганнан соң авылда атып үтерелгән 13 мәет табылган, аларның үлеменә Русия хәрбиләренең катнашу булуы бар.

Басма Андреевкадагы талауларга һәм хәтта үтерүләргә катнашы булырга мөмкин хәрбиләрне тапкан.

Хәрбиләрнең берсе – 51460 гвардиянең гаскәр бүлекчәсендә хезмәт итүче ефрейтор Данил Фролкин Украинага ничек керүләрен, Андреевка авылында яшәүче тыныч халыкны ничек талауларын һәм үтерүләрен сөйләгән. Ул боерыклар биргән, солдатларны үлемгә дучар иткән хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атаган. Бу – хәзерге вакытта Украина әсирлегендә булмаучы Русия гаскәренең сугыш җинаяте кылуын беренче тапкыр шулай ачыктан-ачык тануы дип искәртелә язмада.

Авылда яшәүчеләрне кайвакыт хәтта әсирлеккә алмаган, мәхкәмә булмаган килеш, тикшереп тә тормыйча аталар иде, дип сөйләгән җирле халык басма журналистына.

Кире чигенгәндә урыс хәрбиләре Андреевкадагы кайбер биналарны ут төртеп яндырган, бу биналарда сугыш кирәк-яраклары сакланган, аларны үзләре белән алып чыгып китә алмагач, шулай эшләгәннәр диелә. "Слiдство. Iнфо" басмасы да февраль ахырында русияләрнең авылда сугыш кирәк-яраклары саклана торган келәтләр булдыруын раслый.

Шул ук вакытта басма чыганагы ут төртелгән йортларда мәетләрне: һәлак булган Русия солдатларын да, үтерелгән җирле халыкны да яндырган булулары бар дип фаразлаган. Үтерелгән 13 кешедән тыш Андреевкада әле дә 40тан артык кеше хәбәрсез югалган булып санала диелә.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле әледән-әле русияләрнең Украинада кылган сугыш җинаятьләре турында хәбәр ителә.

Март ахырында Русия хәрбиләре Бучадан киткәннән соң, шәһәр урамнарында дистәләгән кеше мәете табылган иде. Шулай ук үтерелгән кешеләрнең күбесе күмәк каберлекләргә күмелгән диелде. Көнбатышның кайбер җитәкчеләре Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде.

Мәскәү Русия хәрбиләре Украинада сивилләргә һөҗүм итми, ә Бучадагы, Бородянка һәм Ирпеньдәге күпләп үтерүләр һәм җәфалаулар турындагы дәлилләр – махсус төшерелгән ялган һәм провокация ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!