Русиядә өченче һәм аннан соң туган һәр балага бер миллион сум акча түләргә тәкъдим итәләр

Иллюстратив фото

Моны Иҗтимагый пулат тәкъдим итә. Бу чара туучылар санын нык арттырачак, дип саный пулат вәкилләре. Күптән түгел Русиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 6,3 процентка кимүе хәбәр ителгән иде.

Русиядә өченче балага һәм аннан соң туачак һәр сабый өчен берешәр миллион сум түләргә тәкъдим итәләр. Иҗтимагый пулат Русия Дәүләт шурасына шундый мөрәҗәгать юллаган, дип яза "Известия".

— Мондый чараның Приморье краенда тормышка ашырыла башлавы игълан ителгән иде. Әмма 30 яшьтән өлкәнрәк булган һәм бала тудырырга сәләтле хатын-кызларның саны кимүне исәпкә алып, без бу аны федераль чара буларак бөтен төбәкләргә дә кертүне тәкъдим итәбез. Белгечләр бәяләмәсенә күрә, әлеге чара ярдәмендә ел саен өстәмә рәвештә 100 меңнән артык бала туачак, — дип аңлаткан Русия иҗтимагый пулатының демография, балаларны һәм гаиләләрне яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко. Моңа чыгымнар елына 300 миллиард сумнан да артмаячак, дип искәрткән ул.

Моннан тыш, Иҗтимагый пулат вәкилләре йөкле хатын-кызларга түләнә торган айлык пособиене яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Тәкъдимнәр арасында өченче яки аннан соңгы баласы туачак әниләргә түләүләрне арттыру, аларга ана капиталына машина сатып алырга рөхсәт итү кебекләре дә бар.

Күп балалы гаиләләргә баласы университет яки колледжга кергәндә куллана алу өчен 250 мең сумлык субсидия бирүне дә карыйлар.

Фәнни-иҗтимагый экспертиза институты хисапларынча, барлык бу чаралар ярдәмендә 2024 елга кадәр 1,6 миллион бала туарга мөмкин.

Русиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 6,3 процентка кимүе хәбәр ителгән иде. Алты айда барлыгы 635,2 мең бала туган, әмма бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 42,9 меңгә, ягъни 6,3 процентка аз диелә.

Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты вәкиле Ирина Калабихина фикеренчә, тормыш дәрәҗәсе түбәнәюгә һәм яшьләрдә иртәгәсе көнгә ышаныч кимүгә китерердәй теләсә нинди үзгәрешләр туучылар санына да йогынты ясый.

Гайдар исемендәге икътисади сәясәт институтының фәнни хезмәткәре Игорь Ефремов исә 2023 ел башында туучылар саны тагын да азрак булачак дип фаразлый, ул моңа Украинага сугыш башлавы өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрнең нәтиҗәсе сәбәпче булачак дигән фикердә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!