Гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләрне яклау үзәге (ул Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы каршында оешкан) тикшеренү чыгарды. Белгечләр Русиядә 2011-2019 елда чыккан мәхкәмә карарларын анализлаган һәм гаилә әгъзасы тарафыннан үтерелгән хатын-кызларның кайсы төбәкләрдә күбрәк булуын ачыклаган.
Үтерү яки үлемгә китергән авыр тән җәрәхәтләре ясау маддәләре нигезендә чыгарылган 81 136 хөкем карарын өйрәнгәннәр. Белгечләр үтерелгән хатын-кызларның ел саен диярлек 66 проценты ир-ат туганы яки пары кулыннан вафат булган дип нәтиҗә ясаган.
Тикшеренүдән күренгәнчә, Башкортстанда тугыз ел эчендә 555 хатын-кыз гаиләдә көч кулланудан үлгән. Ул төбәкләр арасында икенче урында тора. Беренче урында исә Мәскәү (574 хатын-кыз). Татарстан исә бу исемлектә 11нче урында тора, республикада гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән диелә.
Белгечләр анализлаган хөкем карарларын гына алганда да, 2011 елдан 2019 елга кадәр Русиядә туганы яки пары кулыннан 12 209 хатын-кыз үлгән. Бу Әфганстанда 10 ел дәвам иткән сугышта үлүчеләр саныннан бераз гына кимрәк, рәсми мәгълүматларга күрә, Әфган сугышында совет гаскәренең 14 427 хәрбие һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!