Русия гаскәренең Бучада тыныч халык үтерелгәннән соң танылу алган, Украинага каршы сугышта катнашучы 64нче мотоукчы бригадасыннан соңгы айларда 700 контрактчы хәрби китәргә теләк белдергән. Шулай да аларның җитәкчеләре хәтта хәрби килешүенең вакыты чыкканнарны да Украинадан чыгармый. Бу хакта "Важные истории" яза, хәрбиләр үзләре басма белән элемтәгә чыккан.
Хәрбиләр җитәкчеләренең талаулар белән шөгыльләнүеннән зарланган, тыныч халыкка атарга боерык бирүләрен сөйләгән.
Күптән түгел "Важные истории" Киев янындагы Андреевка авылындагы вакыйгалар турында тикшеренү чыгарган иде.
Басма шул исәптән Даниил Фролкин исемле контрактчы белән дә сөйләшкән, ул да 64нче бригадада хезмәт иткән булган. Фролкин хәрби хезмәттән китә алган, әмма аның хезмәттәшләре аларга моны рөхсәт итмәүләрен сөйләгән. Контрактчыларның хәрби хезмәттән китү турындагы рапортларын канәгатьләндермәүчеләрнең берсе дип бригада җитәкчесе урынбасары, подполковник Андрей Прокуратны атыйлар.
Алданрак Фролкин аны тыныч халыкны атып үтерергә кушкан боерыклар бирде дип гаепләгән иде.
"Важные истории"ның берничә әңгәмәдәшчесе дә Фролкинның сивилләргә атарга куштылар дигән зарларын һәм талаулар турындагы сүзләрен раслаган.
Әлегә Русия саклану министрлыгы "Важные истории" язмасына карата фикер белдермәде.
БУ ТЕМАГА: Русия оккупациясеннән соң Буча урамнарында мәетләр таралып ята (фотодәлилләр)Элегрәк Украинага каршы сугышта катнашырга теләмичә, хәрби килешүен өзәргә җыенган сугышчыларга басым очраклары турында хәбәр ителгән иде. Аерым алганда, Луһански өлкәсендә Русиянең шундый унлап хәрбиен сак астында тотулары әйтелде.
Русия хакимиятләре "махсус операциядә" бары тик офицерлар һәм контракт төзегән сугышчылар гына катнаша дип ышандыра. Украинадагы хәрби хәрәкәтләр рәсми яктан сугыш түгел, димәк килешү нигезендә хезмәт итүчеләр "махсус операциядә" катнашмавы турында да, хәрби хезмәттән вакытыннан алда китү турында да рапортлар бирергә хокуклы.
Хабаровски өлкәсенең 64нче мотоукчы бригадасы хәрбиләре 2022 елның мартында ул чакта оккупацияләнгән Бучада иде. Украина хакимиятләре һәм Халыкара җинаять мәхкәмәсе Русия гаскәрләренең сивилләрне үтерү, талау һәм башка җинаятьләр кылуы ихтималын тикшерә.
Рәсми Мәскәү Русия хәрбиләре Украинада сивилләргә һөҗүм итми, ә Буча, Бородянка һәм Ирпеньдәге күпләп үтерүләр һәм җәфалаулар турындагы дәлилләр – махсус төшерелгән ялган һәм провокация ди.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!