Башкортстанның Әбҗәлил районы Кужан авылында яшәүче әфган сугышы ветераны Галим Абдулгазин белән элемтәгә чыгып, йортына газ кертү өчен сертификат бирәчәкләрен әйткәннәр. Бу хакта Mkset басмасына ветеранның авылдашы, хокук яклаучы Камил Мөхәмәтҗанов хәбәр иткән. "Сибайдан шалтыраттылар, документларны яңадан тапшырырга куштылар, без тапшырдык", дигән ул.
Галим Абдулгазинның проблемы турында берничә көн элек билгеле булды. Ветеран җимерелеп килгән йортта яши, күп еллар торак сертификаты алу өчен чиратта торган, көткән. Ахыр чиктә үзе өй салып чыккан. Хәзер яңа өенә күченер өчен газ кертергә кирәк, әмма аның бу кадәр акчасы юк. Дәүләттән тиешле 100 мең сум ярдәмне исә, кереме 148 сум 49 тиенгә артыграк булуы өчен бирмәгәннәр.
Бу уңайдан юрист Камил Мөхәмәтҗанов авылдашының хокукын яклап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Әлегә дәгъвасын кире алырга җыенмый, башта сертификатны бирсеннәр дип белдергән ул басмага.
Камил Мөхәмәтҗанов Украинадагы сугышта катнашучыларга да киләчәктә мөнәсәбәт шундый булырга мөмкин дип фикер белдергән иде. "Украинада "махсус операция" барганда болай баш тартулары бөтенләй аңлашылмый. "Хәрби операциядә" катнашучыларга да шундый мөнәсәбәт булмасмы?", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!