Мордовия колониясе тоткыннарын "ДНР" өчен акча җыярга мәҗбүр иткәннәр

Иллюстратив фото

Алар шәхси хисапларыбыздан "ДНР" өчен 500 сум салдыруны сорыйбыз дип гариза язарга мәҗбүр ителгән диелә. Хокук яклаучылар 500 сум тоткыннар өчен зур акча, кайберләренең айлык хезмәт хакы шул кадәр, дип искәртә.

Мордовиянең Ударный бистәсендәге 4нче төзәтү колониясе тоткыннарыннан фетнәчел Донецки "халык республикасы"на тапшыру өчен акча җыйганнар. Тоткыннар шәхси хисапларыннан "ДНР" өчен 500 сум акча алып салдыруларын сорап гариза язарга мәҗбүр ителгән. Бу хакта "Русь Сидящая" фондына нигез салучы, хокук яклаучы Ольга Романова хәбәр итә.

"Колониядә утыручы өчен 500 сум – зур акча. "Бу кемнеңдер ярты айлык хезмәт хакы, кемнеңдер бер айлык. Әнә, Навальный зур хезмәт хакы – 5 мең сум алам дип яза, һәм бу дөрес сүзләр. Гадәттә бу ставкада унар кеше эшли, җитмәсә каты эшлиләр, ә берсе генә рәсмиләштерелә", дип яза Романова.

Күптән түгел ул Русиянең тикшерү изоляторларындагы шикләнелүче һәм гаепләнүчеләрне Украинага каршы сугышырга җибәрә башлаганнар дип сөйләгән иде. Романова әйтүенчә, аңа Мәскәү янындагы берничә тикшерү изоляторындагы очраклар билгеле.

Gulagu.net проектына нигез салучы Владимир Осечкин да мондый тәҗрибә барлыгын раслый. Аның әйтүенчә, проектның кайнар элемтәсенә Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Петербурда, Рязаньда, Тверь һәм Брянскидагы шундый очраклар турында мәгълүмат килеп ирешкән.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Путин моны Украинаны "денацификацияләү" һәм коралсызландыру кирәклеге белән аклады.

Русия пропагандасы Украинага каршы башланган сугышны Донбасс халкын яклау ихтыяҗы белән аңлатырга тырыша. Азатлык әлеге тезисның ялган булуы турында язды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!