Санкцияләр шартларында Татарстан Иран белән якынаерга җыена

Иранның акчалары

Татарстан түрәләре икътисади элемтәләрне арттырыр өчен Идел, Чулман елгаларыннан Хәзәр диңгезе аша логистика урнаштырырга җыена.

Татарстан делегациясе биш көнлек эш сәфәре белән Иранга барган. Сәфәрдә республикадан 8 министрлык, 33 ширкәт вәкиле катнашкан. Республика рәсмиләре килешү төзеп, ислам республикасы белән сәүдәне арттыру юллары турында сөйләшкән. Бу хакта бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан "Төньяк-Көньяк" халыкара транспорт юлы аша Иран портларына үз логистикасын булдыру мәсьәләсен өйрәнгән.

"Татарстан белән Иранны Хәзәр (Каспий) диңгезенә агучы Чулман, Идел елгалары берләштерә. Бу бары 3 мең километр. Әгәр кораблар төзесәк һәм Ираннан тауарларны ташучы логистика булдырсак, үзебезнең эчке тулаем продуктын (ВВП) арттыра, технологияне һәм белемне үстерә алачакбыз. Хәтта ираннар монда килеп эшләрлек дәрәҗәдә оештыра алабыз", диде ул.

Министр Иран белән логистика оештырып, "Төркия тарафына авышкан" Азәрбайҗанны да Русиягә "кайтарырга" һәм Татарстан белән элемтәләрне арттырырга кирәк, ди. "Әгәр без аларга җиләк-җимеш, гранат сатарга мөмкинлек бирсәк", эшне оештырырга була дип саный ул.

Соңгы өч елда Русия белән Иран арасында сәүдә әйләнеше ике тапкырга арткан. 2019 елда ул 2,6 млрд доллар тәшкил итсә, 2021 – 5 млрдка җиткән. Ачык чыганаклардагы мәгълүматларга ярашлы, 2017 елда Татарстан белән Иран арасындагы сәүдә 25 млн доллар булган. Татарстан Иранга агач эшләнмәләре, каучук, резина, нефть химиясе тауарларын саткан. Шулай да бу республиканың тышкы сәүдә әйләнешенең аз урынын алып тора. 2021 елда чит илләр белән сату итү 17,5 млрд доллардан артып китте. Аның төп өлешен Европа илләре тәшкил итте.

Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләрдән соң Татарстан икътисады кыенлыклар кичерә башлады. Республика нефть химиясе эшләнмәләрен азрак сата башлады, "Алабуга" икътисад зонасы авырлыклар кичерә. Бу шартларда Татарстан президентының БДБ илләренә сәфәрләре ешайды. Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы белән очрашып, сәүдәне арттыру турында сөйләште. 23 мартта Үзбәкстанга эш сәфәре булды. Ташкентта ул президент Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты, "Чирчик" химия сәнәгате технопаркы төзелешен башлап җибәрүдә катнашты. Аңа кадәр Татарстанга Казакъстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев килде. Ул "КАМАЗ" һәм "ТАНЕКО" заводлары эшчәнлеге белән танышты.

19-21 майда узган KazanSummit җыенында нигездә БДБ һәм ислам илләре катнашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Русиягә Иран тәҗрибәсен кулланырга чакырды.

Татарстан президенты хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың чит илләрдәге һәм Русия төбәкләрендәге вәкилләрен җыеп, Татарстанга санкцияләр шартларында тышкы икътисади эшчәнлекне үзгәртеп кору турында сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!