Татарстанда бетләүчеләр арткан

Иллюстратив фото

Бет йоктыручылар бигрәк тә мәктәп укучылары арасында күп диелә.

Татарстанда быел җиде айда бетләүчеләр саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,5 процентка арткан. Бет йоктыручыларның 74 проценты мәктәп укучылары дип хәбәр итә республиканың Роспотребнадзор идарәсе.

Шул рәвешле быел барлыгы 348 кешенең бетләве әйтелә. Аларның 244е – 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары диелә.

Роспотребнадзор уку елы алдыннан әти-әниләргә педикулезны булдырмау чаралары турында да хәтерләткән.

Бу уку елының тагын бер яңалыгы – Русия мәктәпләрендә һәр дүшәмбе марш белән чыгып әләмнәр күтәрү, гимннар җырлау белән башланачак. Түрәләр шул рәвешле балаларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә тели.

Моннан тыш "Разговор о важном" дигән яңа дәрес барлыкка килә. Аны сыйныф сәгатьләрендә укыячаклар. Укытучылар балаларга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын аклап сөйләргә тиеш булачак. Фейклар, Көнбатышның йогынтысы, мәгълүмат сугышы турында да алар аңлатырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!