Херсон өлкәсенең оккупацион хакимиятләре "референдум"ның кичектерелүен раслады

Херсон. 20 май, 2022 ел

Херсон. 20 май, 2022 ел

Аны “иминлеккә бәйле вазгыять аркасында” уздырмый торалар диелә. Элегрәк бу "референдум"нар сентябрьдә узарга мөмкин дип хәбәр ителгән иде. Әмма август ахырында Херсон янында украин гаскәрләре һөҗүмгә күчте.

Украинаның Русия хәрбиләре басып алган Херсон өлкәсендә Русиягә кушылу турындагы "референдум"ның кичектерелүен расладылар. Аны "иминлеккә бәйле вазгыять аркасында" уздырмый торалар. Бу хакта Херсонның Мәскәүдән куелган хакимият башлыгы урынбасары Кирилл Стремоусов белдергән.

"Тавыш бирүгә әзерләндек, якында референдум уздырырга теләгән идек, әмма хәзерге хәлләр аркасында, әлегә туктап торырбыз дип уйлыйм. Без алга чапмыйбыз һәм халыкны ашату, иминлеген тәэмин итү кебек төп бурычларны үтибез", дигән ул, бу хакта ТАСС яза.

Стремоусов Украина вице-премьеры Ирина Верещукның янаулары "референдум" уздыруга комачауламаячак, дип белдергән. Элегрәк Верещук оккупацияләнгән җирләрдәге "референдум"нарда катнашкан кешеләрне моның өчен милекләрен тартып алып 12 елга кадәр төрмәгә ябарга мөмкиннәр, дип белдергән иде.

"Форсаттан файдаланып, Ирина Верещукка әйтәсем килә. Ирина Верещук, сезнең Херсон өлкәсенә бернинди катнашыгыз да юк. Бу азат ителгән җир, һәм сезнең әлеге янауларыгыз – мәгънәсез кычкыру гына", дигән ул.

Август ахырында Херсон янында украин гаскәрләре һөҗүмгә күчте.

Июнь ахырында Херсон өлкәсенең Мәскәү билгеләгән җитәкчелеге төбәкне Русиягә кушу турында "референдум" уздырырга әзерләнә башлавын хәбәр иткән иде. Чараның кайчан уздырылачагы төгәл әйтелмәде. Элегрәк Стремоусов "референдум" көзен узарга мөмкин дип әйткән иде.

Август ахырында Украина күзләве Русия түрәләре тавыш бирүне уздыруга әзерлекне төгәлләде дип хәбәр итте. Әмма Вашингтонның Сугышны өйрәнү институты 26 августта чыгарган хисапта, бу "референдум"нарның элегрәк фаразланганча 11 сентябрьдә узуы икеле диелә.

Украина президенты Владимир Зеленский, Русия басып алган җирләрдә референдумнар үткәрсә, бу аңа Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга юл ябачак. Билгеле вакытта Русия хакимиятенә мондый сөйләшүләр кирәк булачак, дип кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!