Патриарх Кирилл һәм Урыс православ чиркәвендәге иң сүзе үтә торган кешеләрнең берсе митрополит Тихон (Шевкунов) Русия думасына 2019 елның ахырында кертелергә тиешле гаиләдә көч куллану турындагы канун өстендә эшләүне томалаган.
Патриарх шәхсән үзе президентка мөрәҗәгать иткәннән соң, бу канун өлгесеннән баш тартканнар, дип яза "Вёрстка" чыганакларына сылтама белән.
Басманың Русия думасындагы әңгәмәдәше сүзләренчә, Русия православ чиркәвенең иерархлары Путинга мөрәҗәгать иткәннән соң, "бөтен консерватив даирәләр" дә канун өлгесенә каршы чыккан һәм бу процесска "патриархаль медиалар", беренче чиратта Константин Малофеевның "Царьград" телеканалы кушылган, канун өлгесен социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләү башланган.
Патриархия канун өлгесенә элегрәк тә каршы чыккан иде. Әйтик Гаилә эшләре, ананы һәм баланы саклау патриарх комиссиясе мондый канунны кабул итү шәхси тормышка кагылышлы мәгълүматны яклау хокукын, ата-аналарның балаларны үзләре белгәнчә, ирекле рәвештә тәрбияләвенә хокукын бозачак, дип ышандырды.
Русия патриархы Кирилл гаиләдә көч куллану турындагы канун өлгесенә фикер белдереп, "гаилә-көнкүрештә көч куллану" дигән термин чит илдән алынган дип белдерде. Чит илләрдә мондый кануннар кабул ителгәч, Русиянең канун чыгаручылары аңында "чит илдәге әлеге яңа нәрсәләргә бәйлелек" туа дип фаразлады.
Канун өлгесен әзерләү барышы белән таныш бер чыганак әйтүенчә, нәкъ менә Урыс православ чиркәвенең карашы аркасында, Кремльдә әле эшләнеп тә бетмәгән һәм авторлары белән килештерелмәгән килеш канун өлгесен чыгарырга кушканнар, бу исә, көтелгәнчә, һәр тарафтан тәнкыйтьләүләр, тәкъдимне дискредитацияләүгә китергән.
2019 елның 19 декабрендә булган зур матбугат очрашуында президент Путин канун өлгесенә мөнәсәбәте "буталчык" булуын белдерде һәм гамәлдәге канун нормаларыннан кулланырга тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә Кремль канун өлгесен туңдырып торырга булды.
"Вёрстка" сораштырган белгечләр фикеренчә, Урыс православ чиркәвендә бу канун өлгесе күпгасырлык конструкцияне боза дип кабул иткәннәр, шуңа аңа каршы чыкканнар. "Гаилә-көнкүрештә көч куллануны "традицион кыймәт" дип кабул итеп, ир-атлар дәүләте үз көчен һәм хатын-кызларга басым ясау җайланмаларын югалтырга теләми, дип саный алар.
Русиядә гаиләдә көч куллануның рәхимсез очраклары даими теркәлеп тора. Күп очракларда дәүләт яклау сораучыларның мөрәҗәгатьләренә, хәтта кыйналган вакытта ашыгыч хезмәтләргә шалтыратуларына күз йома иде.
Соңгы ун елда Русия думасына 40 тапкырдан артык гаиләдә көч куллануны булдырмау турында канун өлгеләре кертелде, әмма бер генә укылыштан да узмады.
2017 елда Русия Җинаять кодексыннан кыйнаулар турындагы маддәне сөрттеләр, гаиләдә көч кулланган өчен исә административ җаваплылык кертелде.
Хатын-кызларның хөкүмәтнеке булмаган берләшмәләре консорциумы мәгълүматынча, Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.
Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан - икенче, Татарстан - 11 урында.
2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә. Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!