Бомбаланган мәктәп: украин балаларының йөзләре
Черниговтагы 21нче мәктәп укучылары һава һөҗүме турында кисәтүче сирена тавышын яхшы таный. Алар шулай ук зенит снаряды тавышын канатлы ракетаныкыннан аера белә
"Бу — трагедия. Барлык югалтуларым өчен елап күзләрем кибеп бетте инде. Мәктәпне, дусларны, укытучыларны сагынам. Әмма быел яңа мәктәп, яңа укытучылар, дуслар. Иң мөһиме, тормыш дәвам итә", ди 16 яшьлек Кристина Игнатова. Бу фотода ул элек укыган сыйныф бүлмәсендә. 3 мартта Русия хәрбиләре әлеге мәктәпне бомбалаган иде
"Мин хәзер монда үземне кимсетелгән дип хис итәм. Русияләрнең минем мәктәбемне юк итүенә ачуым килә", ди 11 яшьлек Иван Губенко. Элек ул мәктәпнең шушы ишегалдында дуслары белән уйный торган булган
"Мәктәпне бомбалаганда котым оча язды. Без күршедә генә яшибез. Безнең тәрәзәләр ватылды, әнием һәлак була язды, чөнки ишек аны диварга китереп кысты. Ә люстра минем өскә төшә язды", дип искә ала 10 яшьлек Карина Музыка. Ул җимерелгән мәктәпкә көн саен килеп, монда дуслары белән очраша
12 яшьлек Анна Скибан: "Бик күңелсез. Минем мәктәптә шундый хәл булуына ышана алмыйм"
"Мин үз сыйныфымда бу сугышның бетүен ни кадәр нык теләвем турында уйланам", ди 13 яшьлек Александр Моргунов
"Мин мәктәпне тәмамлаганда чыгарылыш кичәсенең монда узуын телим. Бу мәктәп минем өчен туган йорт кебек", ди 13 яшьлек Анастасия Авраменко
"Бомбаланганнан соң башта мин мәктәпкә керергә курка илем. Озак вакыт аңа читтән генә карый идем. Ул чакта берни дә булмаган кебек тоела иде", дип искә ала 14 яшьлек София Жир. Аның сыйныфташы бомбалау вакытында һәлак булган.
12 яшьлек София Клишня үз сыйныфы бүлмәсендә элек үз партасы торган урында басып тора. "Кайчандыр мин укыган, хәзер җимерек хәлдәге бүлмәдә булу куркыныч", ди София
"Мәктәптә хәрабәләр астында калып һәлак булган кеше турында уйлыйм. Бик кызганыч", ди 12 яшьлек Михаил Кравченко. Кайчандыр бу урында компьютер сыйныфы булган
Әлегә Черниговтагы 21нче мәктәпне төзекләндерү планы да, аның өчен акча да юк
Украина баш прокуратурасы мәгълүматларына караганда, сугыш башыннан бирле илдә кимендә 379 бала һәлак булган
223 бала югалган санала