Хәбиров Украинада сугышучыларның гаиләләренә ярдәм итүне хакимиятнең төп бурычы дип атады

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров

Башкортстан башлыгы хакимиятләр өчен “махсус хәрби операцияне” хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип тә искәрткән.

Бүген, 12 сентябрьдә Башкортстан хөкүмәтендәге оператив җыелышта төбәк башлыгы Радий Хәбиров, җитәкчеләрнең исенә төшереп, иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дигән. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

"Безнең шәйморатовлылар хәзер алдынгы сафта булуын беләсез. Башлыкларга мөрәҗәгать итәм – нык игътибарлы булыгыз. Балаларын мәктәпкә озаттык, кемгәдер нәрсәләрдер алып бирдек. Төп игътибарыбыз - аларга, алар авыр бурыч үти, авыр һәм мөһим бурыч", дигән Хәбиров.

Башкортстан башлыгы хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип тә искәрткән.

Русиянең Украинага каршы сугышын хуплаучы төбәк җитәкчеләре арасында Башкортстан алдынгы рәттә. Республикада Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен батальоннар төзелде. Кайбер белгечләр фикеренчә, бу батальоннар – нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдиме белән төзелгән.

Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерү өчен республика Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алган иде.

Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәмнәр генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде.

Республика үзендәге 14 мәктәптә төзекләндерүне 1 сентябрьдән соң гына төгәлләгәндә, "ЛНР"да мәктәпне вакытында куллануга тапшырды.

Шул ук вакытта Украинаның басып алынган Луһански төбәгендә мәктәпне биш атнада ялт иттергән Башкортстан хакимияте республиканың үзендә балаларны елларча мәктәпсез тилмертә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!