Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия төбәкләре башлыкларын мобилизация башларга чакырды

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров

Кремльнең сугыш хәле игълан итүен яки Украинада “махсус хәрби операция” тәмамлануын көтеп утырырга кирәкми, дигән Кадыров һәм һәр төбәк башлыгын сугышка җибәрү өчен берешәр мең ихтыяри әзерләргә чакырган.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия төбәкләренең башлыклары мобилизация үткәрергә һәм Украинага каршы сугышка җибәрү өчен ихтыярилар әзерләргә тиеш дип белдерде. "Кремльнең сугыш хәле игълан итүен яки Украинада "махсус хәрби операция" тәмамлануын көтеп утырырга кирәкми. Бүген Русиянең һәр субъекты башлыгы дәүләткә булышырга әзер булуын дәлилләргә тиеш", дип язды ул үзенең Telegram-каналында.

Чечня башлыгы фикеренчә, һәр төбәкнең җитәкчесе"бер мең ихтыярины гына булса да әзерләргә һәм өйрәтергә сәләтле". "Бөтен дәүләтне алсаң, бу 85 мең кешедән торган саллы хәрби контингент - гаскәр диярлек!", дип язган Кадыйров һәм бу "махсус операция"нең бурычларын кыска вакыт эчендә хәл итәргә булышачак дигән.

24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланды. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар.

Иң беренче булып Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үз республикасында Украинага җибәрү өчен чечен батальоннары оештыра башлады. Аннан күреп, бу эстафетаны Русиянең башка төбәкләрендә, беренче чиратта Башкортстанда эләктереп алганнар иде. Соңыннан Татарстанда да ихтыярилардан батальоннар төзелде.

Шул ук вакытта хокук яклаучылар Чечняда Украинага каршы сугышка "ихтыярилар" буларак җибәрү өчен ир-атларны урлыйлар дип чаң суккан иде.

Август башына Русия төбәкләрендә 40тан артык шундый ихтыярилар батальоны оешуы хәбәр ителде.

Күптән түгелл КПРФ башлыгы Геннадий Зюганов һәм "Бердәм Русия" депутаты Михаил Шеремет илдә мобилизация игълан итәргә өндәде.

Мобилизация кирәклеге турында сүзләр Кремль яклы телеграм-каналларда Русия гаскәренең Харьков өлкәсеннән чигенүе турында хәбәрләр чыга башлагач ешайды.

13 сентябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшүдә мобилизация турында сүзләр алып барылмый, дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!