Басып алынган Херсон, Луһански һәм Запорожье өлкәсендәге Мәскәү куйган "хакимиятләр" референдум уздырмакчы

Архив фотосы

Русиягә кушылу турында "референдумнар" 23-27 сентябрьдә үтәчәк  дип хәбәр ителә.

Бүген, 20 сентябрьдә Украинаның Херсон өлкәсендәге басып алынган җирләренә Мәскәү билгеләгән "хакимиятләр" Русиягә керү турында референдум уздырачагын белдерде. Бу хакта оккупацион хакимият "башлыгы" Владимир Сальдо хәбәр итте.

Бу карарга басып алынган җирләрдә "яшәүчеләрнең һәм иҗтимагый оешмаларның мөрәҗәгатьләрен караганнан соң" килүләре әйтелә.

"Русия Федерациясе җитәкчелеге референдум нәтиҗәләрен кабул итәр һәм Херсон өлкәсе Русиягә кереп, бердәм дәүләтнең тулы канлы субъекты булыр дип инанам", дип искәрткән ул.

Сальдо Херсон өлкәсендә Украинага каршы сугышу өчен ихтыяриладан батальоннар төзергә кирәк булуын да әйткән.

Шулай ук бүген Русия гаскәрләре оккупациясендәге Мелитопольдә "Запорожье өлкәсе ватандашларының гомумхалык җыены" узган.

Чараны төбәкнең Мәскәү куйган "хакимиятләре" оештырган. Бу җыенда "Без Русия белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең вәкилләре дә катнашкан, алар Запорожье өлкәсе "башлыгы" Евгений Балицкийга мөрәҗәгать иткән һәм Русиягә керү турында референдум уздыруын сораган. Тавыш бирүләр уздыру турындагы резолюцияне бертавыштан хуплаулары әйтелә.

Шулай ук бүген фетнәчел Луһански "халык республикасы"ның "парламент депутатлары" да референдум үткәрү турындагы канунны бертавыштан кабул иткән. Бу хакта Русия думасы вәкиле Виктор Водолацкий хәбәр итте.

"ЛНР"ның Русиягә кушылуы турындагы референдум 23-27 сентябрьдә үтәчәк дип хәбәр ителә.

Донецки "халык республикасы"нда да 23-27 сентябрьдә референдум уздырачаклар, бу хакта төбәкнең Русия билгеләгән "башлыгы" Денис Пушилин җиткерде.

Бер көн алдан фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда Русиягә кушылу турындагы референдумнарны ашыгыч рәвештә уздырырга чакырдылар. Бу тәкъдимне фетнәчел төбәкләрнең "Иҗтимагый пулатлары" ясады.

Алданрак РБК агентлыгы президент хакимиятенә якын биш чыганагына сылтанып, Кремль фетнәчел Луһански һәм Донецки "халык республикаларында" һәм басып алынган Харьков, Запорожье, Херсон җирләрендә референдумнарны көз ахырына кадәр үткәрергә ниятли дип язды.

Башта Кремль Русиягә керү турындагы референдумнарны Украинаның басып алынган кайбер төбәкләрендә 11 сентябрьдә үткәрмәкче иде. Әмма фронттагы вазгыять һәм украин гаскәрләренең һөҗүмгә күчүе сәбәпле бу тормышка ашырылмый калды.

5 сентябрьдә Украинаның Русия хәрбиләре басып алган Херсон өлкәсендә Русиягә кушылу турындагы референдумның кичектерелүен расладылар. Аны "иминлеккә бәйле вазгыять аркасында" уздырмый торулары әйтелде.

Украина президенты Владимир Зеленский, Русия басып алган җирләрдә референдумнар үткәрсә, бу аңа Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга юл ябачак, дип кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!