Путин Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте

Русия президенты Владимир Путин

Хәрби хезмәткә бары тик запастагы һәм гаскәрдә булып кайтканнар гына чакырылачак, алар өстәмә күнегүләр узачак. Мобилизация чаралары бүген үк башланачак. Путин бу хакта карарны инде имзалаганын әйтте.

Бүген, 21 сентябрь иртәсендә, русияләргә мөрәҗәгатендә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Мөрәҗәгатьнең тексты Кремль сайтында чыкты.

Хәрби хезмәткә бары тик запастагы һәм гаскәрдә булып кайтканнар гына чакырылачак, алар өстәмә әзерлекләр узачак. Мобилизация чаралары бүген үк башланачак. Путин моның хакта карарны инде имзалаганын әйтте.

"Хөкүмәт кичекмәстән саклану оешмаларының матди, ресурс һәм финанс мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш", диде Русия президенты.

Мөрәҗәгатендә Путин "Көнбатышның максаты – Русияне зәгыйфьләндерү, аерымландыру һәм юк итү" дип белдерде.

"Алар 1991 елда Совет берлеген тарката алдык, хәзер Русиягә вакыт җитте, ул күпсанлы дошман өлкәләргә таркалырга тиеш дип турысын әйтеп тора", дип искәртте ул. Путин бу чараларны Русия суверенитетын яклау өчен кирәкле һәм кичектерелмәс адымнар" дип атады.

Мөрәҗәгатендә Путин Көнбатышның алдынгы илләре Русияне атом коралы белән "шантажлый" дип белдерде. "Безнең илнең дә юк итүче төрле кораллары бар, кайбер компонентлары ягыннан НАТО илләренекенә караганда заманчарак та әле", диде Путин һәм Русиянең бөтенлеген, үз халкын яклау өчен "бөтен булган чараларны кулланачакбыз, бу күзгә төтен җибәрү түгел", диде.


20 сентябрьдә Русия думасы җинаять кодексына "мобилизация" һәм "сугыш вакыты" дигән төшенчәләр кертүче үзгәрешләрне кабул итте.

Яңа үзгәрешләр дезертирлык өчен җәзаны кырысландыра, үз ихтыяры белән әсир төшүчеләргә, хәрби боерыкны үтәмәүчеләргә мөддәтләр кертелә.

Шулай ук кичә Украинаның көнчыгышындагы Русия хакимиятен хуплаучы фетнәчел республикалада, Херсон һәм Запорожьеның Мәскәү контролендәге җирләрендә Русиягә кушылу турында референдум дип аталган чара узачагы билгеле булды. Тавыш бирүләр 23-27 сентябрьгә ниятләнелә.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәрләре Украинага бәреп керде. Мәскәү Украинада басып алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.
  • Моңа кадәр Русиядә ачык мобилизация булмады, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырыштылар.
  • 13 сентябрьдә Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков журналистлар белән сөйләшүдә мобилизация турында сүзләр алып барылмый, дип белдергән иде.
  • 15 сентябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Русия төбәкләре башлыкларын мобилизация башларга чакырды.
  • Чечня башлыгы фикеренчә, һәр төбәкнең җитәкчесе"бер мең ихтыярины гына булса да әзерләргә һәм өйрәтергә сәләтле". "Бөтен дәүләтне алсаң, бу 85 мең кешедән торган саллы хәрби контингент - гаскәр диярлек!", дип язды Кадыйров һәм бу "махсус операция"нең бурычларын кыска вакыт эчендә хәл итәргә булышачак диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!