21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация уздыру турында игълан итү белән кайбер кешеләргә военкоматка чакырулар килә башлады. Кемнедер 22 сентябрьгә, кемнедер 23 сентябрьгә. 21 сентябрь иртәнге сәгать 8гә, ягъни әле Путин чыгышын ясаганчыга кадәр чакырылучылар да бар иде.
Чәршәмбе кичкә таба Татарстан хәрби комиссариатының мобилизация турында фәрманы чыкты. "Татарстанда даими яшәүче, мобилизация күрсәтмәсе булган яки хәрби комиссариаттан шәхси повестка алган запастагы барлык офицер, прапорщик, мичман, сержант, старшина, солдат һәм матросларга күрсәтелгән вакытта һәм пунктка килергә, ә шәхси повестка алмаган очракта мобилизация күрсәтмәсендәге вакытта һәм пунктка килергә боерам", диелгән фәрманның беренче параграфында. Бернинди яшь чикләүләре күрсәтелмәгән.
Моннан тыш, мобилизация күрсәтмәсе булмаган һәм повестка алмаган запастагы офицер, прапорщик, мичман, сержант, старшина, солдат һәм матросларга район яки шәһәрдән чыгып китү вакытлыча тыела.
Ватсап, Телеграм чатлары, Вконтакте пабликлары гөрли, мобилизациягә кагылышлы постлар йөзләрчә коммент җыя. Сугышка барырга атлыгып торучылар юк, "z-патриотлар барсын", "депутатлар, түрәләр барсын, улларын җибәрсен" дип яза халык.
Татарстанның Актаныш районында да бүген берничә кеше район хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов имзасы белән "повестка" алган. 25 актанашлыга "сугышка чакыру" хаты килгән дигән мәгълүматны берничә кеше әйтте, әмма Азатлык аны төгәл раслый алмады. Яңа Әлем авылыннан ике кешегә чакыру килүен берсенең туганы раслады.
Мобилизациягә эләккән ирләр ачыктан-ачык та, аноним сөйләшүдән дә шүрли. Җинаять эше ачарга мөмкиннәр ди алар. "Бармасаң – төрмә, барсаң – үлем. Нәрсәне сайларга да белмәссең" – күпләр телендә шушы дилемма. Әмма Азатлык белән аралашкан кешеләр сугыштан, анда үлеп калудан курка.
Актаныш хәрби комиссариаты 21 сентябрь иртәсендә Путинның өлешчә мобилизация игълан итүенә алдан ук әзерләнгән булып чыкты. "Повестка" алучы актанышларның кайберәүләренең өйләренә чакыру кәгазен 20 сентябрь кичен үк алып килгәннәр, ә кемгәдер Путинның чыгышы тәмамлануга ук китереп тоттырганнар. Актаныш ирләре районның хәрби комиссариаты алдан ук әзерләнгән булып чыга дигән нәтиҗә ясый.
БУ ТЕМАГА: Сугышка киткән актанышлар язмышы: үлем, яралану һәм үч алу теләгеАктаныштан әни булган кеше улының "повестка"ны 20 сентябрь кичендә үк алганын сөйләде. Хатын елый. Улын ничек сугыштан саклап калырга мөмкин дип баш вата, исемен атамауны сорады, ләкин хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты.
Гаиләбез белән бу сугышны кабул итмәдек, каршы булдык
— Эштән соң улымның өенә хәрби комиссариатта эшләүче ике хатын килгән. Кулына "повестка" тоттырганнар, имза куйдыртканнар. 22 сентябрь иртәсендә, сәгать 8гә военкоматка килергә кушканнар. Нәрсәгә дип сораган улым. Уку булачак, Казандагы танк училищесына барырга дигәннәрме соң – ул үзе дә аңламаган, теге ике хатын да анык берни әйтмәгән. Ә "повестка" кәгазе артында үзең белән алырга кирәкле мөһим әйберләр исемлеге язылган. "Бармыйм, нишләп йөрим мин анда?" дигән ул. Әмма барырга кирәк булачактыр хәзер. Улым белән сөйләшә алмыйм, елыйм. Балага күз яшьләрен күрсәтәсем килми. Аның да йөрәге өзелә. Минем хисләр белән нишләсен ул?!
Ачуым да килмәгәе, мин дә, ул да – гаиләбез белән бу сугышны кабул итмәдек. Каршы булдык. Үлемнәр дә күп бит. Аны яшерәләр, әмма ишетелә, әле тегендә, әле монда мәет диләр. Безгә кирәк сугыш түгел бу. Улымнан "Куркасыңмы?" дип тә сорамадым. Курка, кем курыкмый соң?
Узган ел гына өйләнештеләр. Матур гына яшиләр иде, балалары юк. Килен елый. "Нишлик икән?" ди. Ә мин нәрсә дип җавап бирә дә алмыйм. Качып калырдай бернинди дә мөмкинлек юк бит.
Татарстанның Кукмара районына да "повестка" таратучылар үз эшен бик тиз башкарган. 21 сентябрь иртәсендә мобилизациягә туры килгәннәрнең исемлеге буенча да Украина сугышына чакыру таратканнар.
Азатлыкны укучы ханым, шулай ук исемен атамау шарты белән бераз сөйләшергә ризалашты. "Повестка" аның энесенә килгән.
Без чит илдә нишләп йөрибез, бу – оятсыз сугыш
— Мин Путинның чыгышын тыңлап кына бетердем, ватсаптан энем: "Мин дә мобилизациягә эләгәм, "повестка" бар" дип язды. Ничек шулай тиз дип аптырап калдым. Аңа "повестка"ны кулына да тоттырмаганнар, авыл советыннан гына шалтыратканнар. Үзе дә мобилизация турында интернеттан гына укып белгән. Берни аңлатмаганнар, — дип сөйли хатын. — Бүген ул Кукмараның хәрби комиссариатына барырга тиеш. Энем – азсүзле, без аның белән күпләп сөйләшмибез, әмма Украинада сугыш башлангач ук ул "Без чит илдә нишләп йөрибез, бу – оятсыз сугыш" дигәнрәк фикерләр әйтте. Энемә – 38 яшь, гаиләсе бар, хатыны белән балалар үстерәләр. Ул вакытында диңгез флотында хезмәт итте, кайтты да эшли башлады.
Мин аңа хәлләр катлауланачак дип әйтеп килдем, кит, чит илгә, мәсәлән, Төркиягә китеп урнашырга була дип кыстадым. 24 февральдән соң күп кеше Төркиягә китеп барды, кешеләр улларын шулай саклап калды. Ә хәзер нишләрбез? Акча төртеп калдырып та булмый бит аны...
Хәрби комиссариатлар Чаллы белән Казанда да җанланды. Алар да исемлекләр белән кешеләрне барлый, "сборлар"га дип үзләренә чакырта. Бу хакта интернетта таралган төрле фотолар сөйли.
Берничә ел элек ГРУның махсус төркемендә хезмәт итеп кайткан казанлы (ул да исемен атамауны сорады) "повестка"ны бүген-иртәгә көтәм, чөнки мин хәрби комиссариат хисабында торам, алар мине белә, үзләрен озак көттермәс" дип әйтте. Җәй көнне үк хәрби комиссариаттан ул Татарстанның ихтыярылар отрядына язылырга дип чакырган хат алган, берничә тапкыр Украинага сугышка барырга дип үгетләргә махсус өенә дә килгәннәр. Мин сугыша беләм дип саналам алар өчен, диде ул Азатлыкка.
Бер дә ризалашасы килми бу хәлләр белән, сугышка баруым да күз алдына да килми. Әмма бу – чынбарлык
— Мобилизация турында интернеттан белдем, кемнең эләккәнен карадым, мин беренче сафларда ук булырга тиешле кеше икәнемне аңладым. Ни дим, беренче карашка мин тыныч, әмма күңелдә шом. Бер дә ризалашасы килми бу хәлләр белән, сугышка баруым да күз алдына да килми. Әмма бу – чынбарлык, — дип хисләре белән уртаклаша ул. — Җәй көне хәлләр кискенләшкәч, чыгып китәргәме соң дигән уй да килгән иде, аннары туганнар, дуслар, нигез, җир дип торып калдым. Барыбыз да шул бит. Гел бу сугышны кабул итә алмадым, XXI гасырда кемгә кирәк бу дип ачу чыга.
Кешеләр арасында фикерләр төрле. Әмма ни хикмәт, сугышны яклаучыларга: "Син барасыңмы?" дигәч, алар: "Юк, мин бит чирле. Минем өч балам бит. "Негоден", картмын" дигән сәбәпләр табалар. Кем диванда "давай" дип ята, берсенең дә сугышка барасы килми. Авылда да сугышны яклаучылар күп, Украинадан кайтарылган мәетләр дә фикерне үзгәртмәде. Аларны да качырып кына, артык шау-шусыз җирләделәр, кеше ни барганын аңламый бугай.
Бу хәлләрне берсе дә, берни дә тукта алмый бугай. Бер могҗиза белән башка планетадан килеп утыручы кораблар килеп утырса гына. Белмим, чынында мин тапкан малымны кемгә яздырыйм икән дигән уйлар белән йөрим.
Чаллы ирләренә дә повесткалар килә башлаган. Алар бу хакта ачык пабликларда үзләре хәбәр итә. Артур Нигъмәтуллин исеме белән язучы ир "нишлисең, чакыргач барасың инде, баш тартсаң, дезертирлык өчен утыртып куялар. Алдан ук моны хәл иттеләр", дип язды.
Казаннан 22 яшьлек запастагы кече сержант илдән китеп бара, мәгънәсез үләргә теләмим ди.
Мондый дәүләт өчен гомеремне бирмәячәкмен. Сугышка барганчы, төрмәгә утырам
— Сугышка барасым килми, чөнки нәрсә өчен сугышырга кирәген, мәгънәсен аңламыйм. Украина кешеләре безгә нәрсә белән яный? Алар монда килә мени? Нәрсә өчен сугышуыбызны аңламыйм: агрессор урынына сугышыйммы? Мәгънәсезгә үләргә теләмим, бу ил өчен тормышымны бирергә әзер түгелмен. Ике атна элек әтиемә, тупас итеп әйткәндә, үлем хөкеме чыгардылар. Аның калкансыман бизендә яман шеш, 3нче дәрәҗә, анализ өчен метастазасын ачтылар, ул бернәрсә дә күрсәтмәде. Ачылганнан соң, яман шеш 4нче дәрәҗәгә кадәр таралды, аннан соң аңа химиотерапия бирелмәде, чөнки ул бик кыйммәт. Калдырылар да киттеләр. Әтием дәвалану өчен Израилгә китте, аңа паспорт, полис бирделәр, хәзер ул анда бушлай дәваланачак. Ә Русиядә калдырдылар да киттеләр. Мондый дәүләт өчен гомеремне бирмәячәкмен. Сугышка барганчы, төрмәгә утырам. Кулымны канга буярга теләмим, шулай ук үләргә дә теләмим.
БУ ТЕМАГА: Мобилизация. "Көчсезлек билгесе", "сугышырга мотивация юк", "ризасызлык артачак"Мобилизация булачагын белдемме? Әйе, бу билгеле иде. Аңа кадәр илдән китәргә тырыштым. Шулай килеп чыкты, хәзер генә китәм. Августтан бирле бу башланыр дип куркып яшәдем, чөнки иртәме-соңмы бу нәрсә белән дә булса бетәргә тиеш иде. Сугыш болай гына, мобилизациясез генә бетә алмый. Дусларым, туганнарым белән нәрсә эшләргә - алар нишләр хәзер, качарлармы, белмим. Минем барлык танышларым сугышны хупламый, хезмәт итәргә һәм сугышырга теләмиләр. Миңа калса, хуплаучылар - хәтта моңа лояль булган туганнарым да - хәзер үз-үзләрен корбан итмәячәк. Аларның берсе дә сугышырга яки улларын шунда җибәрергә теләмәячәк. Мин китәм, әгәр барып чыкса; монда калачак туганнарым һәм дусларым өчен куркачакмын, алар Русиядә имин дигәннәр иде. Алар да качар дип өметләнәм.
- Владимир Путин Украинаның кайбер төбәкләрендә оккупацион хакимияте тарафыннан игълан ителгән референдум үткәрүне хуплады һәм Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия басып алган территорияләрдә Русиягә керү турында референдум дип аталган чаралар узачак. Украина аларның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- Русия думасы 20 сентябрьдә бер көн эчендә Җинаять кодексына төзәтмәләр кабул итте, аларда "хәрби хәл" һәм "мобилизация" телгә алына. Хәрби хезмәткә һәм җыенга килмәү, хәрби гамәлләрдә катнашудан баш тарту, мародерлык өчен җәзалар кырыслатыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!