Казакъстан, Грузия чик буйлары һәм һава аланнарындагы фотоларга караганда, соңгы көннәрдә Русиядән китәргә омтылучылар саны арта бара.
Русия президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткән көнне үк инде төштән соң Казаннан Төркия, Казакъстанга билетлар сатылып беткән иде. Халык илдән китүнең төрле юлларын уйлый башлады. Телеграмда "Что там на границе Казани, Татарстана" дигән канал барлыкка килде. Өч көндә анда 1600гә якын кеше язылды. Әлеге битне алып баручы Казан егете Рамил (якын көннәрдә чит илгә китәргә җыена, шуңа исемен үзгәртүне сорады - ред.) кешеләр күбрәк бер-берсеннән Русия чиген узу нечкәлекләре турында сорашуын әйтте. Ул киләчәктә Грузия һәм Әрмәнстан чигеннән узарга теләүчеләр өчен тагын ике телеграм-канал булдырырга ниятли.
"Үзем дә якын көннәрдә чит илгә китәргә ниятлим. Күп сорауларым туды, бу телеграм каналны шуңа булдырдым. Хәзер инде үзем генә карап барырга җитешмим, ярдәмгә тагын бер кешене алдым. Кызыксынучылар арта", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Русиянең чик буе тикшерү урыннарында машиналардан чират тезелгәнГрузия белән чик буенда 15 километр юл тыгыннары барлыкка килде, һәм чиратта уртача 24-25 сәгать һәм аннан да күбрәк көтәргә кирәк, ди хокук яклаучы Анастасия Буракова. Казакъстанда бераз җиңелрәк, чөнки чик буе озынрак", ди ул.
Азатлык сөйләшкән кешеләрнең дә күпчелеге китү өчен Казакъстанны сайлаган булып чыкты. Русиянең Оренбур һәм Казакъстанның Актүбә чигендәге абыйлы-энеле татарлар чиктәге контрольне узар өчен җиде сәгать көткән. Алар гаиләләрен, эшләрен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган.
"Оренбурдан чиккә кадәр таксилар бар, бәясе бер кешегә 1300 сум. Чикне узгач, Актүбәгә кадәр - 1000 сум. Таксистларның эшләре җайга салынган.
Чиратны көткәндә күзәттем - Татарстан белән Башкортстан дәүләт номерлы машиналар күп, күп татар-башкорт егетләре белән аралаштым, алар барысы да сугышка бармас өчен илдән кача.
Чиктә Русия ягыннан кирәкмәгән сораулар белән йөдәтмиләр. Кергәндә казакълар да сораусыз мөһер куя. Актүбәдә туктарга теләгән идек, әмма бер генә кунакханә, хостелда урын юк. Барысы да мобилизациядән качкан кешеләр белән тулган", диде алар.
Казаннан IT белгече Гамил (исеме үзгәртелде) мин мобилизация турында ишетүгә Русиядән чыгып китү ягын карадым, ди.
"Билетлар кыйммәт. Шунда ук Казакъстан аша чыгу юлын эзли башладым. Оренбур өлкәсенең Орски шәһәре янындагы "АПП Орск" чикне кичү пунктына такси белән килдек. Аннары машинадан төшерәләр. Ике сәгать чамасы бардык. Яңгыр яварга тотынды. Анда ачык һава, бернинди бинага да кереп булмый. Килеп җиткәч, зур чиратта тордык. Сораулар бирделәр. Мобилизация турында беләсеңме, ни өчен Казакъстанга барасың һәм башкалар. Мөселман кешесе булсаң, күбрәк сорау бирәләр дип әйтәләр. Әмма безнең нәрсәгә китүебезне аңладылар инде. Чикне чыгуга казакъ таксистлары көтә. Актүбә шәһәренә килеп җиттек. Хәзер монда туктап кунарга урын юк. Кунакханәләр мобилизациядән качучылар белән тулган", ди ул.
Ижау шәһәреннән эшмәкәр Таһир башта мобилизация аңа кагылмас дип уйлаган.
"Мин хезмәт итмәдем, хәрби билетым "В" категориясендә, ягъни икенче чиратка гына эләгәчәкмен, мине читләтеп узар дидем. Әмма мобилизация игълан ителеп дүрт көн узганнан соң, хәрби комиссариаттагы танышларым минем кебек "запас"та булучыларны да сугышка чакырачакларын әйтте. Бүген – 25 сентябрь. Бер билет юк. Ике-өч көннән чикләрне ябачаклар, ди. Такси тоттым да гаиләм белән Чиләбегә киттек. Шактый озак барырга кирәк, ләкин бу - бердән-бер юл. Таксига 100 мең сум бирергә сөйләштем. Инде Казакъстанга поезд, яки автобус белән барырга билет калмаган. Такси Троицки шәһәре янындагы чиккә алып барачак. Аннан җәяү чыгарга туры киләчәк. Әлегә билгесезлек. Хатыным һәм ике балам белән чыгып китәбез. Килеп чыгармы, юкмы – Ходай кулында", ди ул.
БУ ТЕМАГА: Сугышка мобилизация башланды. "Улларыбызны ничек сакларга?"Татарстаннан Шамил бу хәлләргә әзме-күпме алдан әзерләнгән.
"Мин күптән инде чемоданлы кәеф белән йөри идем. Мобилизация игълан ителүгә чыгып китәчәкмен дип әле февральдән уйлап йөрдем. Путин мобилизация турында әйткәч, әти-әниләргә хәлне сөйләдем. 22 сентябрьдә дустым белән Казаннан Омскига очкычка билет алдым. 7 мең тирәсенә чыкты. Хәзер туры очышларга билет калмады. Кичә 60 мең сум тора иде. Омскидан Казакъстанның Петропавловски шәһәренә поезд билеты алырга өлгердем. Ул 1,5 мең сум тирәсе чыкты. Поездга утырганда ни өчен барасыз дип кенә сорадылар. Без ике атнага туганнар янына киттек, дидек. Мобилизация, хәрби билетың бармы дип сораучы булмады. 24 сентябрьдә чикне чыктык.
Мин Русиянең бу сәясәтенә каршы. Бу сугышка китү – башка өеңә кайтмаячаксың, шунда ятып калачаксың дигән сүз.
Бу хәл шундый тиз булды. Казандагы фатирга бернинди вәкаләтнамә дә ясатырга өлгермәдем, хәтта авызга имплант куйдыра башлаган идем, анысын да эшләтеп бетерергә өлгермәдем. Эштә киткәнемне дә белмиләр. Аларга хәлне соңрак аңлатам. Хәлемә керерләр дип уйлыйм. Әлегә Казакъстанда яшәп торырга уйлыйм. Аннан башка илгә китәчәкмен", диде ул.
БУ ТЕМАГА: Хәрби хезмәткә өлешчә яраклыларны да мобилизацияләргә мөмкиннәрМәскәүдән 35 яшьлек Илдар гаскәрдә булмаган, хәрби кафедрада да укымаган. Шулай да илдән китәргә булган.
"23 сентябрь иртән машина белән Маштаково дигән чик узу ноктасын (Самар-Җаек) 10 сәгатьтә үттем – теләсә кайсы чикне үткәндәге кебек стандарт сораулар, шаяртып кына "качасызмы" дип сорадылар, җавап бирмәдем, җилкәләремне сикертеп кенә куйдым.
Ун сәгать дигәнем сигез сәгать чират һәм бер сәгать безнекеләрне һәм бер сәгать Казакъстан чикчеләрен. Чикне җәяү кичү җиңелрәк, шактый тизрәк узарга була (миңа калса, якынча 3-4 сәгать), минем яннан 200-300ләп кеше җәяү узды. Казакъстан чигендә инде таксистлар көтеп тора.
Төнге сәгать 12дә мин чиктә идем, иртәнге 10да – Казакъстанда. Йокысыз бер тәүлек.
Казакъстанда безнекеләр бик күп. Берәр квота гына кертмәсеннәр. Табигый, җирле халыкның барысы да канәгать түгел. Фатир бәяләре күп тапкырларга үскән", диде ул.
Чыннан да Казакъстанда фатир табу проблемга әйләнгән. Хәтта халыкны кызганып Казакъстан чигендәге Җаек шәһәрендә кинотеатр хуҗасы төнгелеккә урамда калганнарны кунып чыгу өчен залларын тәкъдим итә башлаган.
Якшәмбе көнне Башкорт милли сәяси хәрәкәте дә Казакъстан халкына мөрәҗәгать белән чыкты һәм мобилизациядән, сугыштан качып килгән татар-башкортларга ярдәм итүне сорады.
БУ ТЕМАГА: Мобилизация кемгә кагыла һәм кемгә кагылмый- Владимир Путин Украинаның кайбер төбәкләрендә оккупацион хакимияте тарафыннан игълан ителгән референдум үткәрүне хуплады һәм Русиядә өлешчә мобилизация игълан итте.
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия басып алган территорияләрдә Русиягә керү турында референдум дип аталган чаралар узачак. Украина аларның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- Русия думасы 20 сентябрьдә бер көн эчендә Җинаять кодексына төзәтмәләр кабул итте, аларда "хәрби хәл" һәм "мобилизация" телгә алына. Хәрби хезмәткә һәм җыенга килмәү, хәрби гамәлләрдә катнашудан баш тарту, мародерлык өчен җәзалар кырыслатыла.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!