Ижау мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә корбаннар саны 17гә җитте

Атыш булган мәктәп янында

Корбаннар арасында балалар да бар.

26 сентябрь иртәсендә билгесез ир-ат Ижауның 88нче мәктәбенә бәреп кергән һәм сыйныфта ут ачкан. Моны Удмуртия эчке эшләр идарәсе һәм Удмуртия башлыгы Александр Бречалов раслады.

Балалар арасында корбаннар, яраланучылар бар, дип хәбәр ителә. Русия Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматына караганда, атышта 9 кеше һәлак булган, алар арасында 5 укучы, 2 сакчы һәм 2 укытучы.

ЯҢАРТУ. Атышта корбаннар саны 17гә кадәр җитте, дип хәбәр итте Тикшерү комитеты. Алар арасында 11 бала диелә.

Бречалов сүзләренчә, билгесез кеше мәктәпкә үтеп кергән, сакчыны атып үтергән. Башлык мәгълүматына күрә, һөҗүм итүче үз-үзен атып үтергән, ләкин бу мәгълүмат тикшерүне таләп итә, ди ул.

Төрле телеграм каналлар да һөҗүм итүченең үз-үзен атып үтерүен яза.

ЯҢАРТУ. Тикшерү комитеты ут ачкан кешенең исемен атады. Аларның мәгълүматына күрә, атышны 1988 елгы Артем Казанцев оештырган. Ул үзе бу мәктәпне тәмамлаган булган. Казанцев өендә тентү уза диелә.

Русиядә соңгы елларда белем бирү йортларында ут ачу очраклары ешайды:

  • 2021 елның маенда Казанның 175нче мәктәбендә 19 яшьлек Илназ Галәвиев оештырган атыш нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды.
  • 2021 елның сентябрендә Пермь институтында атыш нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды.
  • 2022 елның апрелендә Ульяновск өлкәсенең Вешкайма бистәсендә кораллы кеше балалар бакчасына кереп, ике баланы һәм тәрбиячене үтергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!