Путин мобилизациясе игълан ителүгә бер атна дигәндә Татарстан белән Башкортстанда бөтен шәһәр-авыл кешеләренә сугышка чакыру кәгазьләре китерелде. Мобилизация фәрманы гамәлгә керүнең өченче көнендә үк район үзәкләреннән ирләр тулы автобуслар Казанга, Уфага кузгалды. Бу эш туктамый, көн саен бара. Кайбер районнарда шәһәр, республика ара рейсларыннан зур автобуслар алынган, бәләкәй автобуслар гына калган. Зур автобуслар көн саен конвейр рәвешендә район үзәкләреннән җыелу пунктларына ирләрне ташуда файдаланыла.
Татарстан белән Башкортстан хакимиятләре ике республикадан мобилизациягә ничә кеше эләгәчәгенең төгәл санын әйтми. Мобилизация нинди масштабларда барганын өздереп әйтеп булмый. Әмма татар һәм башкорт районнарының кечкенә авылларына да каядыр 20, каядыр 40 данә "кара" кәгазьләр тоттырылган. Һәр "повестка" – Русиянең Украианага каршы алып барган сугышында катнашырга тиешле кеше. Һәр повестка – аерым бер кеше, гаилә, нәсел фаҗигасе. Исән, сау-сәламәт кайтуга мобилизацияне игълан итүче федераль үзәк хакимияте дә, республикалар түрәләре, хәрби комиссариатлар да бернинди дә гарантия бирми.
Бу көннәрдә Дагыстан, Кабарда-Балкар, Чечняның шәһәр, район үзәкләрендәге мәйданнарга хатын-кызлар чыкты, урам чараларын оештырды. Алар куылды, әмма ярсыган һәм ачулары кабарган хатын-кызлар "Улымны сугышка җибәрмим", "Украина Русиягә бәреп кермәде", "Үз улыңны сугышка җибәр" дип полиция белән талашты. Кешеләр федераль трассаны япты, полиция аларны куып таратыр өчен һавага атты, әмма бу халыкны куркытмады, алар таралмады.
БУ ТЕМАГА: Махачкалада мобилизациягә каршы протестларда дистәләрчә кеше тоткарландыУкраинадагы кешеләрне үтерергә һәм үзләре үлемгә җибәрелгән уллары, ирләре өчен ярсыган Кавказ хатыннары видеолары яшен тизлегендә таралганда Татарстан белән Башкортстан дәүләт медиалары һәм дәүләткә якын пабликларда исә башка күренеш. "Прощание славянки", "Шәйморатов генерал" көйләре белән озатылган дистәләгән ирләрнең тезелеп басып истәлеккә фотога төшү, каядыр имамнарның дога укуы, каядыр хәрби комиссарларның "Ура" дип кычкыруы, каядыр елап, каядыр кул чабып сугышка озатуларны күрсәтелә.
Авыл кешесендә, сугышка барсаң – үлем, бармасаң – төрмә, дигән фикер киң таралган
Күпчелек очракта берниндә дә каршылык күрсәтү түгел, хәтта сорау бирү дә күренми. Азатлык аралашкан татар авылларында бер үк күренеш – хәрби комиссариаттан шалтырату белән барысы да хәрби комиссариатка бара, чакыру кәгазен имзалый. Күпчелек хатыннар эшне бик тиз тоттылар дип сөйли. Русия алып барган сугышка риза булмаган кешеләр арасында "Нишләтик, төрмәгә утырталар бит!"дип фәрманга буйсыну сәбәпләрен аңлата. Әйтергә кирәк, Татарстан, Башкортстан, федераль үзәк медиасы, аеруча телеведение соңгы көннәрдә тапшыруларында мобилизациягә эләгүчеләр хәрби комиссариатларга килмәсә, җинаять эше ачылачак дип тәкрарлый. Авыл кешесендә, сугышка барсаң – үлем, бармасаң – төрмә, дигән фикер киң таралган.
Шулай да Татарстан белән Башкортстанда Путин башлаган сугышка барырга теләмичә мобилизациядән качкан татар-башкортлар да шактый. Соңгы өч көндә Татарстан, Башкортстан, Оренбурдан Казакъстан чиген чыгарга теләүчеләр арасында татар, башкорт ир-егетләре күп дип хәбәр ителә. Казакъстанга китүчеләргә анда татарлар да ярдәмгә килә. Шул ук вакытта ике республикада да сугыштан качуларга басым оештырылу күренешләре дә барлыкка килгән.
БУ ТЕМАГА: "Казакъстан чигендә сәгатьләрчә чират торасы". Татар-башкортлар да мобилизациядән кача
Хәрби комиссариатлар сугышка чакыру эшен "үрнәкле" итеп оештыруга авыл советлары хезмәткәрләрен җәлеп иткән. Мобилизациягә эләккән, "прописка"сы авылда булып Казанда яки башка шәһәрдә яшәүчеләргә "ау" оештырылган. Бу эшне авыл советлары хезмәткәрләре башкара. Алар исемлек буенча йорттан йортка йөреп "Улың кайтсын, "повестка"ны килеп алсын" дип әйтеп йөрүләрен Теләче, Кукмара, Кайбыч, Әгерҗедә булганын сөйләделәр Азатлыкка. Күп очракта авыл советлары мобилизация эшендә катнашырга туры килүен "өстән кушылу" белән аклый. Азатлык белән аралашкан кешеләр моны "арттырып план үтәү" дип саный. Кемдер читтә йөреп чакыру кәгазен ала алмаган очракта авыл советы хезмәткәре аналарга бу хәл авылга кара тап булып төшәчәк дип басым ясавын сөйләделәр.
Теләче
Чулпан Казанда яши. Ире бар. Илдарга – 28 яшь. Икесенең дә исемен үзгәртеп бирәбез, бу – Чулпанның үтенече. Узган елны өйләнешкәннәр, балалары юк әлегә. Ире армиядә булган, "десантник". Илдар Путин мобилизациясенең беренче дулкынына эләгә торган кеше. Чынында "повестка" аңа инде бар. Язылган, тапшыра гына алмыйлар. Хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе үзенә тапшырылырга тиеш, ә ул теркәлгән адреста яшәми. Мобилизация игълан ителүнең икенче көнендә үк аны авыл советыннан эзләтә башлаганнар. Шалтыратып та тота алмаганга авыл советы хезмәткәрләре ул яшәгән йортка килгән. Туган нигезендә исә әти-әнисе, энекәшләре аның.
Улым, кайт, бөтенесе сугышка киткәндә син генә торып калгач, бөтен авылны, безне хур итәчәксең
— Мин дә, ирем дә баштан ук бу сугыш белән риза булмадык. Әмма хәлләр бүгенге көндәге кебек мәхшәргә җитәр дип уйламадым. Безнең өйдә мәет юк, әмма мин дә, ирем дә фаҗига кичерәбез, — дип елап сөйли Чулпан. — Прописка буенча яшәмәгәч, безгә алай тиз генә килеп җитмәсләр дип уйладык. Иремнең сугышка барасы килми, күреп торабыз бит инде ниләр барганын. Әмма шушы соңгы өч көндә иремә көне-төне йә әни, йә әти, йә аның энелере шалтырата. Улым, кайт, бөтенесе сугышка киткәндә син генә торып калгач, бөтен авылны, безне хур итәчәксең дип елады әни. Аңа авыл советыннан киләләр дә киләләр. Кайтмаса, федераль розыскка бирәбез дип куркытканнар. Әнинең кан басымы күтәрелеп егылган. Кайтсын, бөтенесе китә авылдан дигәннәр.
Әнисенә энесе кушылды. "Абый, син ир түгелмени соң? Нәрсә хатын итәге артына качып ятасың?! Бөтен егетләр китә, син хатын сүзен тыңлап, Казанда ятасың" диде. Һәм бу шалтыратулар даими. Көне-төне. Бер яктан мин елыйм, җибәрмим, дим. Икенче яктан әнисе кан басымы белән елап ята. Ирем ике ут арасында калды.
Ник аңа карар итәргә мөмкинлек бирмиләр? Әйе, минем җибәрәсем килми, чөнки ул анда кешеләрне үтерергә җибәрелә, үзе дә үлеп кайта ала. Ни өчен? Без бит яңа гына яши башладык. Кайда гаделлек?! Ничек үз балаңны сугышка җибәрергә мөмкин? Төкерим мин ул хур калудан. Баш исән калсын иде ул. Чыгып китик дидем, үзең чыгып кит дидем, ризалашмады.
Ирем кайтты кичә авылга. Бу кадәр басымга түзә алмады, "трус" дип мыскылладылар. Алды "повестка"ны. Атнакич аларны җыеп алып китәләр. Мин нишләргә белмим, көрәштем, әмма туганнар миңа каршы чыкты. Шәхси фаҗига, үземне кая илтеп тыгырга белмим.
Кукмара
— Минем энем Казанда яши, "пропискасы" авылда. Ул кайтмады, әмма телефоны туктамыйча шалтырый да шалтырый. Безнең авыл советы телефоны ди. Алмаган. Әмма алар әни белән әти йортына килгән, — дип сөйли Казанда яшәүче Эльмира. — Улыңа "повестка" тапшырырга кирәк, кайчан кайта дип сораганнар. Тапшыра алмыйча йөрибез дип борчылалар. Бер килделәр, ике килделәр. Өченче тапкыр: "Фирая апа, улың кайтсын, алмаса тагын да начаррак булачак бит дигәннәр. Әни әлегә ул басымга түзә, әмма төрмәгә утыртырлар дип курка.
Сугыш та куркыныч, әмма бармасаң, төрмәгә эләгәсең
Моннан тыш күршеләр дә әнине аптыратып бетергән, "Улың бармыймени? Торып каламени? Ничек була соң бу?" диләр. Ничектер кимсетеп әйтәләр. Шуңа әни югалып кала кайчак, "Йә, барса барсын индеме соң?" дип шикләнә.
Шул авыл советларында үзебезнең кешеләр, күршеләр эшли бит! Тапмадык дип эшне төгәллә дә куй бит инде! Юк, план үтәгән кебек кыланалар. Авыл халкы сугыш та куркыныч, әмма бармасаң, төрмәгә эләгәсең дип курка. Аның авыл советы кешеләре дә "Путин уголовка турында фәрманны имзалады. Сугышка бармаган очракта төрмә" дип сөйли, төрлечә куркыталар.
Казан
Казаннан Тәлгать мобилизациядән качып Төркиягә китәргә әзерләнгән, әмма бармый калган. Сәбәбе – әнисе һәм туганнары.
— Мин сугышка эләгергә куркам. Күрәм бит, теләсә кемне сугышка алалар, берсен дә карап тормыйлар. Университетны ике ел элек тәмамландым, хәрби билет бар. Мобилизация игълан ителгәч, курыктым дип әйтү аз булыр, мин утырып еларлык хәлдә идем. Илдән китәм, Төркиягә очарга дип әзерләндем. Башта Казаннан Чиләбегә, аннары Казакъстанга. Астанага барып җиткәч, Истанбулга очам дип маршрут төзелде. Билетлар алынды, — дип сөйли Тәлгать. — Мин әни белән яшим, ул безне ялгыз тәрбияләде. Китүемне әнигә әйттем һәм ул моны кырт кисте. Чит илгә китеп качумы, сугышка китеп үлүме – минем өчен икесе дә бер, диде. Моны ул качу дип бәяләде. Әле "повестка" килмәгән, нәрсә борчылырга? Нәрсә паника оештырасың, диелде.
БУ ТЕМАГА: "Нәрсә өчен үләчәкләр? Путин сарае өченме?" – "Весна" хәрәкәте мобилизациягә каршы русиякүләм каршылык чарасын игълан иттеТөркиягә билетлар которып үсте, әмма мин барыбер китү уеннан кире кайтмадым. Чөнки куркам, кешеләрне үтерергә барасым килми. Әйе, миндә паника. Мин гап-гади айтишник, мин корал тоткан кеше түгелмен. Якшәмбе көнне әни абыйны, аның хатынын чакыртты, әтинең абыйсы килде. Минем мәсьәлә гаилә шурасында тикшерелде. "Әле эш тәҗрибәң дә юк, чит илдә нинди акчага яшәрсең. Сине анда кем көтеп тора? Ничек эш табачаксың? дигән сораулар бирделәр. Әни тагын, "Качу дөрес түгел, илдән киткәч, кайта алмаячаксың. Кайткан очракта нинди йөз белән кайтырсың?" диде. Нәтиҗәдә мин беркая да китмәдем.
Пропаганда корбаннары
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова татар хатыннарының улларын үзләре үк сугышка этәреп җибәрү тоташ күренеш түгел дип саный, ул моны халыкның куркытылуы һәм озак еллар буена сугыш, хәрбиләр темасында тәрбияләнү, көне-төне федераль һәм республика дәүләт медиасының каһарманлык идеологиясенә корылган пропаганда корбаннары дип саный.
Сугышка бармау – хурлык, оятка калу, дип уйлау бар икән, бу – пропаганда эшендә кулланылган медиа җаваплылыгында
— Безнең бөтен татар әдәбияты СССР, Икенче Дөнья сугышындагы каһарманнарны данлауга нигезләнде. Милләт азатлыгы өчен көрәшүче Батыршалар турында белми кешеләр, ләкин Муса Җәлилне белә. Әдәбият, матбугат СССР, Русия өчен гомерләрен биргән каһарманнар турында гына язды. Армиягә бару, Русия чикләрен саклау каһарманлык, батырлык дип күрсәтелде. Әле дә шулай. Сугышка бармау – хурлык, оятка калу, дип уйлау бар икән, бу – пропаганда эшендә кулланылган медиа җаваплылыгында, — ди ул. — Чечен сугышы вакытында татар хатын-кызлары үз уллары өчен сугышты, мәйданнарга чыкты, әҗәл авызыннан тартып алды, ул вакытта череп бетмәгән булганбыз.
Эчтән риза булмаучылар бар. Тукай районының Малтабар авылына 11 повестка килгән. Әмма алар да төрмә дип куркытылган. Республика телеведениесе шуны сөйли, Мәскәүнеке төрмә белән яный. Кешеләрдә уйлау, фикерләү сәләте юк, көрәшү юлларын белмиләр, кануннарны белмиләр. Аларга кануннарны аңлатучы да юк. Халык – хакимият пропагандасы корбаны.
Авыл советларының бүгенге кылануы тарихта да булган. Сталин репрессия турында фәрман имзалагач, әмерләр Мәскәүдән төшерелгән, әмма кешеләрне сөргенгә җибәрү, атып үтерү планын үтәүчеләр урындагы кешеләр булган. Бүген дә Путиннан хәрәм сугышта катнашу әмере төшерелде. Сугышка барырга өндәүче медиа кешеләре дә, сугышка озатуда катнашып, повестка тапшырам дип тырышучы авыл советы хезмәткәрләре дә киләчәктә ничек җавап бирәчәк?
Күршең кадерлеме, улыңмы?
Психолог, ике ул әнисе, бу очракта авыл халкы алдында хур калу, оят турында уйлап эш итү урынсыз, дип сөйләде Азатлыкка. Беренче чиратта авыл кешеләреме яки күршеләр яки улыгыз, ирегез кадерлеме дигәнне уйларга кирәк ди ул.
— Күрше кадерлеме яки улыгызмы? Күршенең фикере улыгыз яки ирегезнең исән калуыннан кадерлерәк икән, сезгә сорауларым юк. Ләкин кеше үз акылында икән, сугышка озатылган кадерле улы яки ире табутта кайта алуын яки гомерлеккә гарип калуы турында уйларга тиеш. Якын кешегез табутта яки акылдан язган килеш кайткан очракта, авыл халкы фикеренең мөһимлеге калмас.
Кеше сугыштан качкан очракта да аларга ярдәм итәргә кирәк, димәк бу кешеләр җинаятьче булырга теләмәгән. Аларга теләктәшлек белдерергә кирәк, дезертир дип мыскыллау булмаска тиеш. Шуны аңларга кирәк: сугыштан исән кайтып була, Аллаһ гомерен алмаса, исән кала, әмма сәламәт булып кайтмаячак кеше. Кимендә психик чирле булып кайтып керәчәк ул.
- 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Аңа мәҗбүри хәрби хезмәттә булып кайткан, хәрби тәҗрибәсе һәм белгечлеге булганнар эләгә. Саклану министры Сергей Шойгу 300меңләп кешене җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллион кешегә кадәр алынырга мөмкин дип язды.
- 24 февральдә Владимир Путин әмере белән Русия Украинага һөҗүм итте. Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булучы Татарстан ир-егетләрен бер исемлеккә туплап бара. Хәзерге вакытта анда 125 татарстанлы бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!