Кичә, 27 сентябрьдә Украинаның басып алынган җирләрендә Русиягә кушылу турында референдум дип аталган чаралар төгәлләнде. Сугыш сәбәпле, бу төбәкләрдән Башкортстан һәм Татарстанга күчеп килергә мәҗбүр украиннарга да тавыш бирергә мөмкинлек тудырдылар.
Башкортстанда үткән тавыш бирүләрнең ничек узуы турында мәгълүмат булмады диярлек. Башкортстан үзәк сайлау комиссиясенең төп һәм өстәмә рәсми сайтларында, Уфа шәһәр сайлау комиссиясенең рәсми сәхифәсендә бу хакта бер җөмлә дә юк.
Референдум өчен сайлау бүлгеләре оештырган җирлекләрнең рәсми хакимият сайтларында да белешмәләр күренмәде. Башкортстанда 23-26 сентябрьдә тавыш бирүләрнең украиннар вакытлыча урнаштырылган пунктларда үтүе, ә 27 сентябрьдә Уфа һәм Стәрлетамакта ачылган сигез сайлау бүлгесендә узуы гына билгеле.
Башкортстанның бәйсез басмалары бу чараны яктыртудан читләштерелгән, дип яза Idel.Реалии. Басма сораштырган журналистлар аноним калу шарты белән "безнең редакцияләргә референдумнар турында рәсми чыганакларга һәм тавыш бирүләрнең нәтиҗәләренә таянып кына" язарга куштылар дигән.
Дәүләтнеке булмаган басмада эшләүче бер журналист "безне беркая чакырмадылар, аккредитацияләмәделәр, бу тавыш бирүләр турында бернинди мәгълүмат бирмәделәр, бу мәгълүматны эзләвебезне җитәкчеләребез дә хупламады", дигән. Референдум мәсьәләләренә кагылышлы федераль call-үзәккә шалтраткач, журналистка "бу - "ЛНР", "ДНР", Херсон һәм Запорожье өлкәләре референдумы, безнеке түгел", дигәннәр һәм тавыш бирүчеләргә юнәлеш бирүдә генә ярдәм итүләрен, шул сәбәпле референдумнар турында мәгълүматны таба алмаячагын әйткәннәр.
Башкортстанның дәүләт басмалары да тавыш бирүләрнең беренче дүрт көнендә тын торды. Бары тик сишәмбе көнне генә Уфа белән Стәрлетамактагы тавыш бирү бүлгеләре турында берничә репортаж чыкты.
Бу репортажларда әйтелгәнчә, 27 сентябрьдә Уфада тавыш бирүләр "Моторостроитель" мәдәният сараенда узган. Анда дүрт сайлау бүлгесе оештырылган: "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләренең бүлге комиссияләре эшләгән.
Уфа хакимияте украиннарны вакытлы урнашкан урыннарыннан тавыш бирергә китерүне оештырган. Октябрьски шәһәрендә чараны картлар һәм инвалидлар интернатында үткәргәннәр. Кайбер мәгълүматларга күрә, Туймазыда һәм Иглинда да тавыш биргәннәр.
Ачык чыганакларда участок комиссияләренең кемнәрдән оешуы турындагы мәгълүматлар да юк. Шулай да, башкорт дәүләт медиаларының репортажларында Уфаның "Моторостроител"ендә Запорожье бүлге комиссиясен Галина исемле хатын-кыз, ә Херсонныкын "Ольга Александровна" җитәкләве әйтелә. Алар биргән шәрехләмәләргә карап, икесенең дә Украинадан күчеп килүчеләр булуын фаразларга мөмкин.
Тавыш бирүләрне Башкортстан иҗтимагый пулаты әгъзалары күзәткән, алар "референдумнар югары дәрәҗәдә оештырылган" дип белдерде.
Татарстанда да тавыш бирделәр: республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев биш көн барган тавыш бирүләр вакытында Татарстанның өч шәһәрендә сайлау бүлгеләре эшләячәк, алар Казанда, Чаллыда һәм Әлмәттә булачак дип белдергән иде.
Бүген Украинаның Русия басып алган җирләрендә узган референдумнарның нәтиҗәләре игълан ителде.
Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Русиягә кушылуны Донецки өлкәсендә сайлау бүлгеләренә килүчеләрнең 99,23 проценты, Луһанскида – 98,42 проценты, Запорожьеда – 93,11 проценты, Херсонда – 87,05 проценты хуплаган.
Украинаның оккупацияләнгән җирләрен Русиягә кушу мәсьәләсе Федерация шурасы утырышнда каралачак, ул 4 октябрьгә билгеләнгән.
Шул ук вакытта, фетнәчел Луһански "халык республикасы" башлыгы Леонид Пасечник өлкәне Русиягә 28 сентябрьдә үк кабул итүне сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать итте.
Украина президенты Владимир Зеленский Русия референдумнар нәтиҗәсен таныса, "Путин белән сөйләшер әйбер калмаячак" дип искәртте.
Көнбатыш илләре дә Русия уздырган референдумнарны танымаячагы турында берничә тапкыр кисәтте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!