Сенатор Клишас мобилизациядән качкан өчен җинаять җаваплылыгы белән янау – канунсыз дип белдерде

Андрей Клишас

Элегрәк Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылуы хәбәр ителгән иде. Ул Пенза өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек Максим Моисеевка ачылды. Шул ук вакытта прокуратураның бу җинаять эшен канунсыз дип табуы билгеле булды.

Өлешчә мобилизациядән баш таркан өчен, кешеләрне Русия җинаять кодексының 328 маддәсендә әйтелгән җинаять җаваплылыгы турында кисәтү – канунсыз. Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас үзенең Telegram-каналында шулай дип язды.

Ул әлеге маддәнең бары тик мәҗбүри хәрби хезмәттән качучы 18-27 яшьлекләргә карата гына гамәлдә булуын хәтерләткән.

Элегрәк Русиядә мобилизациядән качкан өчен беренче җинаять эше ачылуы хәбәр ителгән иде.

Пенза өлкәсендә яшәүче Максим Моисеевка ике мәртәбә хәрби чакыру кәгазе җибәргәннәр. Тик ул хәрби комиссариатка бармаган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты аңа 328.1 маддә нигезендә җинаять эше ачкан, тоткарлаган һәм ике көнгә изоляторга япкан.

"Агора" хокук яклау оешмасы җитәкчесе Павел Чиков Пенза өлкәсе прокуратурасының бу җинаять эше ачылуны канунсыз дип табуын хәбәр итте. Шикләнелүче аклау хокукы алган, аны 48 сәгатькә тоткарлаулары өчен компенсация биреләчәк диелә. Шул ук вакытта Чиков хәбәрендә тикшерү комитетының прокуратура карарын шикаять итәчәген әйелә.

  • 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә өлешчә мобилизация игълан итте. Русия cаклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләреннән сәламәтлеге хәрби хезмәткә яраксызлар, мобилизация яшен узганнар яки башка сәбәпләр белән мобилизациягә җәлеп ителмәскә тиешле кешеләрнең дә хәрби хезмәткә алынып, сугышка әзерләнүе турында күпсанлы хәбәрләр килә. Мобилизацияләнгәннәрнең бер өлеше сугышка әзерлексез үк җибәрелүе дә әйтелә. Мобилизациягә чакыру алып, ашыгыч рәвештә икенче көнне үк гаскәргә озатылучылар да шактый. Мобилизациянең канун бозулар белән узуын 30 сентябрьдәге чыгышында Путин да таныды.
  • Мобилизация игълан ителү белән Русиядән ирләр Казакъстан, Грузия, Финляндия һәм башка иләргә күпләп кача башлады. Илдән инде йөзләрчә мең кешенең китүе билгеле.
  • Русиянең кайбер төбәкләрендә мобилизациягә протест чаралары узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!