Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм нигезеннән кирпечләр коела башлаган

Казанда Сөембикә манарасы

Рәсмиләр манарага куркыныч янамый дип белдергән. Шулай да тарихи һәйкәлнең нигезен ныгытырга һәм реставрацияләргә ниятлиләр.

Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлаган. Бу хакта Казанның тарихи биналарын өйрәнүче Эдуард Хәйруллин язып чыкты. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге республиканың мәдәни объектларын саклау комитетына мөрәҗәгать юллады.

Эдуард Хәйруллин Сөембикә манарасы диварында ярыклар барлыкка килүен һәм "кирпечләр коелуын" язды. Ул манараны туристлардан чикләргә, реставрацияне планлаштырырга сораган.

Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге язган мөрәҗәгатьтә Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләгән. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән. Алар Татарстан мәдәни объектларын саклау комитетыннан реставрация планын күрсәтүне сораган.

Татарстан мәдәни объектларын саклау комитеты вәкиле "Реальное время"га биргән аңлатмасында Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдергән. Шулай да һәйкәлнең нигезен ныгыту эшләре көтелә, моның өчен инженер тикшерүләре һәм авариягә каршы чаралар проекты әзерләнә дип әйткән.

"Якын көннәрдә төзекләндерүче оешма эшкә алыначак. Иминлек техникасын үтәү максатында бу урын койма белән уратып алыначак", дип белдергән рәсмиләр.

Моннан тыш, икенче этап буларак Сөембикә манарасында реставрацион эшләре башкарылачак. Манараның тышкы һәм эчке өлешен төзекләндерергә җыеналар. Аерым алганда, ватылган кирпечләрне алыштыру да каралган.

2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.

Сөембикә манарасы – XVI нчы гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара төньяк-көнчыгышка 1,98 метрга авышкан. Манараның XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.

XVIII гасырда манарага икебашлы бөркет урнаштырылган. 1980 еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Ел саен татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!