Татарстан мәхкәмәсе "Русия армиясен дискредитацияләү" өчен Украина ватандашы булган татарны штрафка тарткан

Иллюстратив фото

Илдус Фатыйхов Нурлат мәйданында Татарстан һәм Украина байраклары белән басып торган.

Татарстанның Нурлат районы мәхкәмәсе Украина ватандашы Илдус Фатыйховны армияне "кимсетүдә" гаепле дип тапкан (Русия административ хокук бозулар кодексының 20.3.3 маддәсенең 1 өлеше) һәм аңа 30 000 сум штраф түләтү карары чыгарган, дип яза "Идел.Реалии".

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, җәй ахырында (төгәл датасы яшерелгән) Фатыйхов, "үзәк мәйданда Русия кораллы көчләре абруен төшерү һәм аларны дисредитацияләү" гамәлләрен кылган. Ул Татарстан һәм Украина байракларын һәм "BAIRAM BELEN TATARSTAN BOTENDONYA TATAR KONGRESSY HALIKARA UKRAINA KIEV" дигән А1 форматындагы плакат тотып торган.

Фатыйхов "Украинанадагы "махсус хәрби операция"гә каршы булуын әйтте" дип искәрткән мәхкәмә. Гаепләнүче үзе мәхкәмә утырышына килмәгән.

Карарда әйтелгәнчә, мәхкәмә карары үз көченә кергәч, Фатыйховның плакаты "юк ителергә тиеш".

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлап озак та үтмәде, март башында Русия административ хокук бозулар кодексына гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы маддә өстәлде. Ватандашлар өчен штрафның иң зур күләме – 100 мең сум, вазифаи затларга – 300 мең сум, юридик затлар өчен – бер миллион сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!